Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Татар теленнән интерактив күнегүләр

Кадерле укучыларым! Сезгә learningapps.org сайтында төрле авторлар эшләгән интерактив күнегүләргә сылтамалар куям. Әлеге күнегүләр сезгә татар теленнән белемнәрегезне искә төшерергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итәр дип ышанып калам. 1. Алфавитны беләсеңме? 2. Лексикология (кроссворд) 3. Фигыль юнәлешләре 4. Исемнәрне килешләр белән төрләндер. 5. Сыйфатларның ясалышы (пазл уены). 6. Мисалны тыныш билгеләренә туры китер (парлаштыру уены). 7. […]

Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проекты

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проектына 2012 нче елда нигез салынды. Ул орфограммалар белән эш буенча виртуаль факультатив буларак эшли башлаган иде. Укучыларның гына түгел, мөгаллимнәрнең имтиханага, олимпиадаларга һәм төрле сынауларга әзерләнүдә туган кыенлыкларын исәпкә алып, ул бүген берничә бүлек белән баетылган рәвештә эшләп килә. Шул ук вакытта орфограммалар белән эшләү өчен күнегүләр әле эшләнә генә […]

Укучыларыма

Бәхәсле сораулар: БРТ демоверсиясен эшлибез

21 нче код өчен БРТ демоверсиясеннән сорау (2017).   II бүлек. 2 нче бирем.   Күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез. Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли.  Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сөйләргә ярата иде.  Безне барыннан да ныграк дулкынландырганы Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” булгандыр. […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма

Олимпиадага әзерләнүчегә

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге предмет олимпиадаларын оештыру һәм үткәрү буенча расланган күрсәтмәләр:   Татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар теле – 21 код View this publication on CalaméoPublish at Calaméo or browse the library.   Татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар әдәбияты – 21 код View this […]

Укучыларыма

Укучыларның иҗади эшләрен бәяләү критерийлары

Әдәби әсәрләрне бәяләү критерийлары Идея эчтәлеге (10 балл). Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек (10 балл). Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре (10 балл). Композицион осталык (10 балл). Авторның үз стилен булдыруы (10 балл).   Укучыларның фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларын бәяләү критерийлары Эшнең фәннилеге (10 балл). Заман таләпләренә туры килүе (10 балл). Шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну (10 […]

Норматив документлар һәм УМК

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән УМК

Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар)”. Төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. – Казан, 2013, (http://mon.tatarstan.ru/rus/programmy.htm) Авторлык программасы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган […]

Фәнни-методик эшчәнлек

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслегенә бәяләмә

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслеге 2008 нче елда ТР Мәгариф һәм министрлыгы заказы буенча “Белем.ру” ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән. Татар теле укытучылары күптән көткән әлеге дәреслек – укучылар һәм мөгаллимнәр өчен киң мөмкинлекләр бирүче электрон әсбап. Дәреслекне компьютерга урнаштыру уңайлы. Программаның төрле операцион системалар өчен эшләнүе авторларның киләчәккә карап эшләвен күрсәтә, озак еллар уңышлы эшләвен […]

Фәнни-методик эшчәнлек

9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы

(“Белем.ру” порталындагы язма: belem.ru/node/6209) Татар теленнән бердәм республика тесты ул – укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча тикшерү формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота. Укучыларны татар теленнән яңа формадагы бердәм республика тестына әзерләү татар теле […]

Фәнни-методик эшчәнлек

“Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт өчен биремнәр

Вариант №1. Эш кәгазьләреннән акт турында ниләр беләсез? Сезнең чыннан да 10 нчы сыйныфта укуыгызны раслап, мәктәп дирекциясе исеменнән белешмә языгыз. Вариант №2. Васыятьнамә (завещание) нинди тәртиптә языла? Фермер хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле акчагызны алуны бер иптәшегезгә ышанып тапшыруыгыз турында ышанычнамә (доверенность) языгыз.

Фәнни-методик эшчәнлек

Татар теле дәресләрендә VOTUM интерактив системасын куллану

(“Белем.ру” порталындагы блог язмасы: belem.ru/node/6235) Кадерле хезмәттәшләрем. Мәктәбебезгә күптән түгел генә VOTUM интерактив чарасы кайтартылды. Без – өйрәнү этабында. Блогымның әлеге сәхифәсендә мин системаны татар теле дәресләрендә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйм. Әлегә бу сәхифәдә “Сингармонизм законы”, 2 вариантта – татар мәктәбе – 5, 9 нчы сыйныфлар, “Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” – 8 нче сыйныф […]