Әхлаклы бала

Әхлак дәресләре: Вакытыңны заяга уздырма

Тема: Вакытны заяга уздырма (8-11 нче сыйныфлар өчен) Максат: Әхлак нормаларын, сәламәт яшәү рәвешен яшәеш нормасы итеп кабул итү өчен шартлар тудыру;  укучыларга билгеле бер тәртип (режим) белән яшәүнең өстенлеген аңларга ярдәм итү; төгәллеккә омтылыш-теләк уяту. Җиһазлау: презентация, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, А3 зурлыгындагы ак кәгазьләр, төсле фломастерлар, глоссарий. Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, парларда, […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Яратуны якыннарыңнан башла

Тема 2.5 Яратуны якыннарыңнан башла. (5-8 нче сыйныф кызлары өчен) Максат: Яратуның кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай илаһи бөек көч, ныклы гаилә, туганлык мөнәсәбәтләренең, яшәүнең какшамас нигезе икәнлеген аңлау өчен шартлар тудыру. Җиһазлау: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, интеллект-карта ясау өчен ак кәгазьләр, каләм. Кулланылган әдәбият: 1) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. / Ганиев Ф.Ә ред. – […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Һәркемнең гомере бер генә

Тема 2.4  “Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк”. (Ф.Яруллин) Максат:  укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләнү өчен шартлар тудыру; игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру; үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү. Җиһазлау: проектор, уен өчен туп, пиктограммалар ясалган карточкалар, чәчәкләр, презентация, проектор, экран, ноутбук, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Чакырылучы […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле

Тема 2.3  “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле”. Эпиграф: Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен үзгәрт. (Мәкаль). Максат: Укучыларда күркәм сыйфатлар, әти-әниләргә, якыннарына карата мәрхәмәтлелек, игътибарлык, барлык җан ияләренә шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру. Чакырылган кунак: Фәрдиев Булат Марат улы. Дәрес формасы: телдән журнал. Мөслимленең әхлак кодексы: Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает! Проблемалы сораулар: Әхлаклылык, әдәплелек […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Каракның бүреге яна

Тема 2.2  Каракның бүреге яна. Максат: гүзәл холыкка ия булуның өстенлегенә төшенү; начар гадәтләрнең берсе булган урлашу гадәтенең зыянын аерым мисалларда аңлау, эчке матурлык сыйфатлары булдыруга омтылыш тудыру; дөреслек – ялган төшенчәләрнең капма-каршы төшенчәләр булуын аңлау; төркемнәрдә эшли белергә, әңгәмәдәшеңне ишетә һәм аңлый белергә өйрәнү; гадел булуны тормыш рәвеше итү теләге булдыру. Укучылар эшчәнлеген оештыру […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Исемең матур – кемнәр куйган?

Тема 2.1  Исемең матур – кемнәр куйган? Максат:  укучыларга татар исемнәре, аларның мәгънәсе,  исем кушу йоласы турында мәгълүмат бирү; татар исемнәренә хөрмәт, ихтирам, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү; исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү. Җиһазлау: аудиоязмалар, мәкальләр, шигырь юллары, презентация. Дәрестә катнашучылар: дин әһеле, әти-әниләр. Дәрес формасы: әдәби-музыкаль […]

Әхлаклы бала

Әхлак дәресләре: Әфганстан – йөрәк ярасы

Тема 1.1. Әфганстан – йөрәк ярасы. Максат:  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлауга булышлык итү. Җиһазлау: Плакатлар: “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” Н.А.Островский. “…герой – хәлиткеч моментта кешелек […]

Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Әхлаклы бала

АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ “Әхлаклы бала – ил күрке” (әхлак дәресләре)

Әхлак – гамәли акыл; кешелек сыйфатлары; характерга, җан-акыл төзелешенә хас күнекмәләр; гадәтләр, йолалар, мода, хәрәкәт; иҗтимагый аң формасы һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төре; тарихның гуманистик перспективасын, кешелеклелек идеалын чагылдыручының үзкыйммәтен раслау, бәхеткә һәм лаеклы тормышка омтылу; «башкаларга ярдәм вә яхшылык итү, һичкемгә җәбер вә зарар итмәү табигате». Әхлак җәмгыять тормышының бөтен өлкәсендә кеше хәрәкәтен тәртипкә сала һәм билгеле бер иҗтимагый нигезләрне, […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Остаз Әти-әниләргә әйтер сүзем Әхлаклы бала

Әхлак дәресләре: Акчага мөнәсәбәт

Тема: Акчага мөнәсәбәт (5-8 нче сыйныф кызлары өчен) Максат: Әхлак нормаларын, сәламәт яшәү рәвешен яшәеш нормасы итеп кабул итү өчен шартлар тудыру;  укучыларга акчага дөрес бәя бирергә, тир белән тапканның кадерен белергә, сакчыл булырга кирәклекне аңларга ярдәм итү; төгәллеккә омтылыш-теләк уяту. Җиһазлау: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, интеллект-карта ясау өчен ак кәгазьләр, каләм, глоссарий. Кулланылган әдәбият: […]

Автор турында Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре Фәнни-методик эшчәнлек

Мөслимдә “Серле язу” бар

Расиха ФӘИЗОВА Мөслим районының Мөслим 2нче урта мәктәбе укучылары соңгы алты ел дәвамында остазлары Гөлназ Җәлилова белән әнә шул “Серле язу”ның асылына төшенергә тырышалар да инде. Сыйныфка керә-керешли, өстәлләргә тезеп салган шәмаилләр яныннан ым кагып, Нәҗип Нәккаш, Фирдәвес Гыйрфанов, Зөлфия Мөхәммәтдинова, дип, һәркайсын барлый-барлый үтәм. Дистәләп кенәме икән. Һәммәсе, әлеге танылган шәмаилчеләрнең эшләрен өлге итеп […]