Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

Әдәбияттан эш дәфтәре

2008 – 2013 нче елларда актив эшләгән сайтымда мин “Әдәбияттан эш дәфтәре” бүлеге ачкан идем. Әлеге сәхифә аерым проект буларак та эшли. Бүлектә укучыларны интерактив материаллар, кызыклы мәгълүматлар, уеннар һ.б. үзенчәлекле мәгълүмат һәм белем бирү чаралары көтә. Игътибарыгыздан читтә калмасын өчен, яңа сайтыма әлеге проектка да сылтама куярга булдым. Әдәбияттан хәзер инде федераль стандартларга туры […]

Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проекты

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проектына 2012 нче елда нигез салынды. Ул орфограммалар белән эш буенча виртуаль факультатив буларак эшли башлаган иде. Укучыларның гына түгел, мөгаллимнәрнең имтиханага, олимпиадаларга һәм төрле сынауларга әзерләнүдә туган кыенлыкларын исәпкә алып, ул бүген берничә бүлек белән баетылган рәвештә эшләп килә. Шул ук вакытта орфограммалар белән эшләү өчен күнегүләр әле эшләнә генә […]

Автор турында Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек

“Хезмәтем – җан рәхәтем” исемле методик җыентык

Җәлилова Г.И. Хезмәтем – җан рәхәтем. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе. – Мөслим, 2017, – 104 б. Кулланмада авторлык программалары, мастер-класс, дәрес эшкәртмәләре, дидактик материаллар, укытучының күп еллык эш тәҗрибәсен чагылдырган мәкаләләр урын алды. Рецензия авторы – Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Рифә Фатхрахман кызы Харрасова. […]

Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре

Укучыларның проект эшләре белән җитәкчелек итүчегә ярдәмгә

Әлеге методик ярдәмлек татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына түгел, башка предмет ияләренә, шулай ук сыйныф белән җитәкчелек итүче һөнәрдәшләремә дә файдалы булыр дип уйлыйм. Берничә ел дәвамында башкарган проектыбызның нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителгән хезмәттә без проект эшебезнең үзенчәлекләре, үзебезнең чыгышларыбыз, файдалы мәгълүмат белән уртаклашабыз. Материалны әлеге сылтама буенча күчеп тә укырга мөмкин: http://gzalilova.narod.ru/swf-f/mtf/index.html View […]

Укучыларыма

Укучыларның иҗади эшләрен бәяләү критерийлары

Әдәби әсәрләрне бәяләү критерийлары Идея эчтәлеге (10 балл). Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек (10 балл). Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре (10 балл). Композицион осталык (10 балл). Авторның үз стилен булдыруы (10 балл).   Укучыларның фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларын бәяләү критерийлары Эшнең фәннилеге (10 балл). Заман таләпләренә туры килүе (10 балл). Шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну (10 […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Проект эше “Язучы Фоат Садриев сайты: иҗат, заман, шәхес” (f-sadriev.hostenko.com/)

Автор: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.   Теманың актуальлеге Укучыны мәгълүмат чыганаклары белән эш итә белергә өйрәтү – мөгаллимгә заман куйган таләпләрнең берсе. Ә мәгълүматның хәзер күләме генә түгел, формалары да гаҗәеп төрле, һәм яшүсмерләр, яшьләр арасында аның цифрлы, ягъни электрон форматтагысы бик […]

Укучыларыма

Атаджанова Н. “Яңа әкият”

Мәктәбебезнең 2010 нчы елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы Атаджанова Нәфисәнең “Минем беренче китабым” сериясеннән чыгарган беренче китабына “Адашкан бәхет”, “Сүнгән йолдыз”  һәм “Яңа әкият” исемле пьесалары керде. Әлеге әсәрләре белән ул, 2010 елда “Илһам” бөтенроссия бәйгесендә катнашып, 2 нче урыннын яулады. View this publication on CalaméoPublish at Calaméo or browse the library.