Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Татар теленнән интерактив күнегүләр

Кадерле укучыларым! Сезгә learningapps.org сайтында төрле авторлар эшләгән интерактив күнегүләргә сылтамалар куям. Әлеге күнегүләр сезгә татар теленнән белемнәрегезне искә төшерергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итәр дип ышанып калам. 1. Алфавитны беләсеңме? 2. Лексикология (кроссворд) 3. Фигыль юнәлешләре 4. Исемнәрне килешләр белән төрләндер. 5. Сыйфатларның ясалышы (пазл уены). 6. Мисалны тыныш билгеләренә туры китер (парлаштыру уены). 7. […]

Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

Әдәбияттан эш дәфтәре

2008 – 2013 нче елларда актив эшләгән сайтымда мин “Әдәбияттан эш дәфтәре” бүлеге ачкан идем. Әлеге сәхифә аерым проект буларак та эшли. Бүлектә укучыларны интерактив материаллар, кызыклы мәгълүматлар, уеннар һ.б. үзенчәлекле мәгълүмат һәм белем бирү чаралары көтә. Игътибарыгыздан читтә калмасын өчен, яңа сайтыма әлеге проектка да сылтама куярга булдым. Әдәбияттан хәзер инде федераль стандартларга туры […]

Автор турында Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек

“Хезмәтем – җан рәхәтем” исемле методик җыентык

Җәлилова Г.И. Хезмәтем – җан рәхәтем. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе. – Мөслим, 2017, – 104 б. Кулланмада авторлык программалары, мастер-класс, дәрес эшкәртмәләре, дидактик материаллар, укытучының күп еллык эш тәҗрибәсен чагылдырган мәкаләләр урын алды. Рецензия авторы – Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Рифә Фатхрахман кызы Харрасова. […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Сөмбелә бәйрәме өчен презентация

“Икмәк – игенченең җан җылысы” темасына тупланган рәсемнәрдән эшләнде. Әлеге презентацияне сыйныф сәгатьләрендә, төрле кичәләрдә игенче хезмәтенә дан җырлау, икмәк кадерен белергә өйрәтү максатларында файдаланырга мөмкин. View this publication on CalaméoPublish at Calaméo or browse the library.  

Фәнни-методик эшчәнлек

“Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт өчен биремнәр

Вариант №1. Эш кәгазьләреннән акт турында ниләр беләсез? Сезнең чыннан да 10 нчы сыйныфта укуыгызны раслап, мәктәп дирекциясе исеменнән белешмә языгыз. Вариант №2. Васыятьнамә (завещание) нинди тәртиптә языла? Фермер хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле акчагызны алуны бер иптәшегезгә ышанып тапшыруыгыз турында ышанычнамә (доверенность) языгыз.

Фәнни-методик эшчәнлек

Татар теле дәресләрендә VOTUM интерактив системасын куллану

(“Белем.ру” порталындагы блог язмасы: belem.ru/node/6235) Кадерле хезмәттәшләрем. Мәктәбебезгә күптән түгел генә VOTUM интерактив чарасы кайтартылды. Без – өйрәнү этабында. Блогымның әлеге сәхифәсендә мин системаны татар теле дәресләрендә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйм. Әлегә бу сәхифәдә “Сингармонизм законы”, 2 вариантта – татар мәктәбе – 5, 9 нчы сыйныфлар, “Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” – 8 нче сыйныф […]

Фәнни-методик эшчәнлек

“Сүзлекләр” темасы буенча шәхси биремле карточкалар

Максат:  төрле сүзлекләр белән шәхси танышу мөмкинлеге тудырып, алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Җиһазлау:  кабинетта һәм мәктәп китапханәсендә булган төрле сүзлекләр тупланмасы. №1. Келәм, Зөбәрҗәт, ваемсыз, бәйге, дәвер, гадел, коткару сүзләренең мәгънәләрен белү өчен, нинди сүзлекләрдән файдаланырга кирәк? №2. Көчәергә, чәчәк атарга, тышкы, дус  сүзләренә капма-каршы мәгънәле сүзләрне кайсы сүзлектән карарсыз? Язып алыгыз. №3. Боегырга, […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Әдәбият дәресләрендә VOTUM интерактив системасын куллану

(“Белем.ру” порталындагы язма: belem.ru/node/6239) Әлеге сәхифә VOTUM интерактив системасын әдәбият дәресләрендә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен ясалды. Хәзергә биредә гади тест формалары урнаштырыла. Тәҗрибә арта барган саен, Алла бирса, сезне кызыклырак ресурслар белән дә сөендерә алырмын дип уйлыйм. Чөнки әлеге системаның мөмкинлекләрен әле өйрәнеп кенә киләбез. Система турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтларында таныша аласыз. […]