Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проекты

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проектына 2012 нче елда нигез салынды. Ул орфограммалар белән эш буенча виртуаль факультатив буларак эшли башлаган иде. Укучыларның гына түгел, мөгаллимнәрнең имтиханага, олимпиадаларга һәм төрле сынауларга әзерләнүдә туган кыенлыкларын исәпкә алып, ул бүген берничә бүлек белән баетылган рәвештә эшләп килә. Шул ук вакытта орфограммалар белән эшләү өчен күнегүләр әле эшләнә генә […]

Укучыларыма

Бәхәсле сораулар: БРТ демоверсиясен эшлибез

21 нче код өчен БРТ демоверсиясеннән сорау (2017).   II бүлек. 2 нче бирем.   Күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез. Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли.  Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сөйләргә ярата иде.  Безне барыннан да ныграк дулкынландырганы Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” булгандыр. […]

Фәнни-методик эшчәнлек

9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы

(“Белем.ру” порталындагы язма: belem.ru/node/6209) Татар теленнән бердәм республика тесты ул – укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча тикшерү формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота. Укучыларны татар теленнән яңа формадагы бердәм республика тестына әзерләү татар теле […]

Яңалыклар

БРТ – 2017

Кадерле укучыларым, һөнәрдәшләр, хөрмәтле әти-әниләр. Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2017 ел өчен татар теленнән бердәм республика тесты буенча күрсәтмә материаллар урнаштырылды. Сайт материаллары белән якыннан танышу өчен, әлеге сылтама буенча үтегез: Единое республиканское тестирование по татарскому языку для обучающихся 9 классов > 2017 год   Татар әдәбияты үзәгенең рәсми […]

Яңалыклар

Татар теле укытучылары өчен семинар

22 нче ноябрь көнне Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “9,11 нче сыйныф укучыларын татар теле һәм әдәбиятыннан БДТ (ЕРТ), ТДИ (ОГЭ), БДИ (ЕРЭ)ны уңышлы тапшыру технологияләрен өйрәтү” дигән семинары узды. Әлеге семинарда без укучыларны 21,22,23,24 нче кодлар нигезендә бердәм дәүләт тестлаштыруына һәм ТДИга әзерләү үзенчәлекләрен карадык. Шулай ук быелгы уку елында булачак […]