Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: кызларыбыз – җиңүчеләр!

21 декабрь көнне татар теленнән олимпиаданың муниципаль туры үтте. Әлеге бәйгедә 5А сыйныфы укучысы Зиатдинова Айназ һәм 9А дан Әхмәтҗанова Эльвина җиңүчеләр булдылар. Булдырдыгыз, кызлар! Афәрин! Өметләремне акладыгыз. Киләчәктә дә сезгә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Сез булдырасыз. Мин сезгә ышынам!

Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: Алсуыбыз – җиңүче!

19 декабрь көнне татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан олимпиадның муниципаль туры үтте. 11А сыйныфы укучысы Җәлилова Алсу зур уңышы белән сөендерде: 1 нче урынны яулады. Алсу, сине зур уңышың белә ихластан котлыйм. Җиңүләрең соңгысы булмасын, яңа үрләр сиңа! Афәрин! Булдырдың! Алда да сынатмассың дип ышанып калам!

Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: Алмазны котлыйбыз!

16 декабрь көнне татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән предмет олимпиадасының муниипаль туры узды. Бәйге нәтиҗәсе куандыра: 6А сыйныфында белем алучы укучым Юнысов Алмаз призлы урын яулады. Алмазны чын күңелдән уңышы белән котлыйм. Алга таба да сынатмас, тагын да зуррак үрләр яулар дип ышанып калам.

Яңалыклар

Безнекеләр — ТНВ каналында

Район үзәге мәктәпләрендә укучы балалар, шул исәптән минем укучыларым Галеев Адель (11А сыйныфы) , Мирсәетова Сөмбел (11А сыйныфы), Гәрәева Регина (5А сыйныфы), Зиатдинова Айназ (5А сыйныфы), Низамов Ринат (6А сыйныфы), ТНВ каналының балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов һәм халык язучысы Ф. Садриевка багышланган әдәби тапшыруларында катнашып, телевидение хезмәткәрләренең авыр иҗади эше белән якыннан таныштылар. Әлеге мизгелләр балалар […]

Яңалыклар

“Белем җәүһәрләре – 2016” бәйгесендәге уңышларыбыз

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар белән беррәттән,  әлеге тантанага мин үзем һәм минем укучым Җәлилова Зөлфиягә да чакырулы иде. Татарстан Республикасының Мәгариф […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Яңалыклар

Фәнни-гамәли конференциядә

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җәлилова Зөлфия Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Зөлфияне беренче чыныгуы белән котлыйм. Алга таба да фәнни-эзләнү эшләрендә көтелмәгән ачышлар телим!