Фәнни-методик эшчәнлек

Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында әдәбияттан еллык белемнәрне бәяләү

(“Белем.ру” порталындагы язма: belem.ru/node/6443) Максаты: укучыларның 8 нче сыйныфта татар әдәбияты фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү. Үтәү вакыты: 45 минут. 1 нче вариант 1. Түбәндә саналган әсәрләрнең кайсысы музыкаль драма? 1) Г.Камал “Беренче театр” 2) Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” 3) М.Фәйзи “Галиябану”

Дәрестән тыш эшчәнлек Фәнни-методик эшчәнлек

Шәмаилләр ясыйбыз

(“Белем.ру” порталындагы блогта язма: belem.ru/node/6211) “Һәрбер һөнәр иясенең үз эшенә бәйле махсус эш коралы булган кебек, төрле һөнәр ияләре өчен уртак эш коралы бар. Шуларның берсе – халыкларның аралашу, дөньяны, үткәннәрне хәзерге белән бәйләүче “язу” дигән корал”, – дип язган Әбрар ага Кәримуллин. Чыннан да, язу (графика) – үткәннәрне бүгенге белән тыгыз бәйләп торучы чара, […]

Автор турында Фәнни-методик эшчәнлек

Укытучының интернетта үз мәйданчыгы булырга тиеш!

  2011 нче ел, 1 август, 2011. Укытучының интернетта үз мәйданчыгы булырга тиеш! (“Азатлык” радиосына бирелгән интервью. Әңгәмәдәш – Раил Гатауллин) Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова – интернетта берничә татар телле ресурс авторы да. Аның белән әңгәмә кордык. Бүгенге татар интернетын кулланучылар арасында укучылардан кала сан ягыннан иң күбе – мөгаен, укытучылардыр. Укытучылар […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Укучыларның проект эшчәнлеге белән идарә итү

(Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышында ясаган чыгыш. 2010 ел.) Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.   Проект сүзе өч мәгънәне аңлата: 1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Фәнни-методик эшчәнлек

Гарәп графикасының милли сәнгатебездә тоткан урыны

10 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе өчен эшкәртмә. (Әлеге хезмәт “Фән һәм мәктәп” журналында 2005 нче елда басылып чыкты, №11, 20-22 б.) Максат: гарәп язуы үзен­чәлекләрен өйрәнүне йомгак­лау, язу үрнәкләре белән ти­рәнрәк таныштыру; укучылар­ның бәйләнешле сөйләм те­лен үстерү; сәнгать әсәрләрен аңларга, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез һәм тарихыбызга хөрмәт, Ватан­ны […]