Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: Алмазны котлыйбыз!

16 декабрь көнне татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән предмет олимпиадасының муниипаль туры узды. Бәйге нәтиҗәсе куандыра: 6А сыйныфында белем алучы укучым Юнысов Алмаз призлы урын яулады. Алмазны чын күңелдән уңышы белән котлыйм. Алга таба да сынатмас, тагын да зуррак үрләр яулар дип ышанып калам.

Яңалыклар

Минобрнауки РФ готовит изменения во ФГОС среднего общего образования

Министерство образования и науки РФ разработало изменения в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования. Они, в частности, подразумевают формирование у школьников антикоррупционного мировоззрения и способности противостоять экстремизму и национализму. Кроме того, раздел, посвященный предметным результатам освоения программы, планируют дополнить подразделом «Астрономия».   Проект приказа о внесении изменений во ФГОС среднего общего образования опубликован на […]

Яңалыклар

Татар теле укытучылары өчен семинар

22 нче ноябрь көнне Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “9,11 нче сыйныф укучыларын татар теле һәм әдәбиятыннан БДТ (ЕРТ), ТДИ (ОГЭ), БДИ (ЕРЭ)ны уңышлы тапшыру технологияләрен өйрәтү” дигән семинары узды. Әлеге семинарда без укучыларны 21,22,23,24 нче кодлар нигезендә бердәм дәүләт тестлаштыруына һәм ТДИга әзерләү үзенчәлекләрен карадык. Шулай ук быелгы уку елында булачак […]

Яңалыклар

Безнекеләр — ТНВ каналында

Район үзәге мәктәпләрендә укучы балалар, шул исәптән минем укучыларым Галеев Адель (11А сыйныфы) , Мирсәетова Сөмбел (11А сыйныфы), Гәрәева Регина (5А сыйныфы), Зиатдинова Айназ (5А сыйныфы), Низамов Ринат (6А сыйныфы), ТНВ каналының балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов һәм халык язучысы Ф. Садриевка багышланган әдәби тапшыруларында катнашып, телевидение хезмәткәрләренең авыр иҗади эше белән якыннан таныштылар. Әлеге мизгелләр балалар […]

Яңалыклар

“Белем җәүһәрләре – 2016” бәйгесендәге уңышларыбыз

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар белән беррәттән,  әлеге тантанага мин үзем һәм минем укучым Җәлилова Зөлфиягә да чакырулы иде. Татарстан Республикасының Мәгариф […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Яңалыклар

Фәнни-гамәли конференциядә

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җәлилова Зөлфия Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Зөлфияне беренче чыныгуы белән котлыйм. Алга таба да фәнни-эзләнү эшләрендә көтелмәгән ачышлар телим!

Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары

26 нчы октябрь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары” дигән темага семинары узды. Семинарда шулай ук Актаныш районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Семинар барышында 6 нчы сыйныфта ФГОС таләпләре,7 нче сыйныфта исә язма эшкә […]

Яңалыклар

«Мәгариф. Татар теле» журналы — 2016, №3

«Мәгариф» журналының рәсми сайтында «Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы саны дөнья күрде. Ул бушлай таратыла. ЭЧТӘЛЕК Милли мәгариф өлкәсендәге мөһим казанышларыбыз (ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.ФӘТТАХОВның, яңа уку елы башлану уңаеннан, милли мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгате) МӨГЪТӘСИМОВА Г. ТДИга әзерләүнең үз системасын булдыру зарур Татар теленнән 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре […]

Яңалыклар

Мөслимдә — татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре

7-8 нче сентябрь көннәрендә районда “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды. Әлеге чараның төп максаты — якташларыбыз шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюповның 70 еллык, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты  Наил Әюповның 80 еллык юбилейларын искә алу. Бәйрәмдә Мөслим төбәгеннән чыккан фән эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар һәм артистлардан […]

Яңалыклар

Яңа уку елы белән!

Яңа уку елы башлану белән барыгызны да котлыйм, кадерле хезмәттәшләрем, һөнәрдәшләрем, укучыларым һәм әти-әниләр. Һәммәгезгә авыр сынауларны җиңел үтүегезне, кызыклы очрашулар, танып-белү ләззәте телим, һәр эштән тәм һәм ямь табып эшләргә һәм яшәргә язсын! Яңа уку елы уңышлы булсын!