Остаз

Дәреснең технологик картасы

Тема: Дәрестән тыш уку. “Өч Мәхмүт” хикәясенең  эчтәлеге (И.Гази) Сыйныф: 6 (татар мәктәбе) Максат:  Дидактик максат: хикәяне анализлау нәтиҗәсендә әсәрнең эчтәлеген танып белү процессын оештыру. Үстерелешле максат: эмоциональ, образлы һәм сүзле-логик хәтерне яхшырту, танып белү эшчәнлеген тизләтү өчен шартлар тудыру. Тәрбияви максат: бер-береңә карата ихтирамлы булуның кешене бизәүче сыйфат икәненә төшенүгә ярдәм итү, укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек, […]

Остаз Фәнни-методик эшчәнлек

Осталык дәресләренең авторлык программасы

Мөгаллимгә үзенең хезмәт юлында нинди генә бәйгеләрдә катнашырга туры килми. Мин дә 2015 нче елда Мәгарифне үстерү институты игълан иткән “Осталык дәресләренең авторлык программалары бәйгесе”ндә катнашып, әлеге конкурсның лауреаты исеменә лаек булдым. Мәртәбәле жюри хөкеменә куелган әлеге хезмәтем үзем өчен дә яңа төрле эш булды. Бәйгенең максатын, бурычларын аңлаган хәлдә, мондый төр бәйгеләр безне фәнни-методик […]

Безнең проектлар Остаз Фәнни-методик эшчәнлек

Татар теле – анам теле

Республикабызда төп аралашу чарасы, милли мәдәниятнең нигезе, татар халкын берләштерү чарасы буларак татар телен саклау һәм үстерү максатында без, авыл мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, яңа төрдәге нинди кызыклы проектлар башкара алабыз? Шулар турында фикерләшик: булганнарын барлыйк, яңаларын тәкъдим итик. Анам теле – балам теле. Кече яшьтәге балалар өчен тәрбияви эчтәлектәге әдәби әсәрләр (шигырь, хикәя, […]

Норматив документлар һәм УМК Остаз Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре Фәнни-методик эшчәнлек Электрон портфолио

Мөгаллим портфолиосы

Мөгаллимнең эш барышында тутырылучы иксез-чиксез кәгазьләре арасында портфолио дип аталучы тупланма аерым урын алып тора. Аны укытучының өстәл китабы дип тә атап булыр иде. Әлеге язмамда мин сезгә портфолионың системага салынган эчтәлеген тәкъдим итәм. Ул бүгенге мәктәп шартларын исәпкә алып төзелде. Портфолионы кәгазьдә генә түгел, ә электрон формада да (сайт, блог, презентация папкасы, онлайн документлар […]

Норматив документлар һәм УМК Остаз

5-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программалары

Татар мәктәпләрендәге 5 – 8 нче сыйныф укучыларына әдәбият укыту тәҗрибәсеннән атнага 1 сәгатьтән ФДББС таләпләрен исәпкә алып төзелгән эш программаларымны тәкъдим итәм. Кадерле һөнәрдәшләрем, игътибар итегез: эш программалары мәктәпнең локаль актына нигезләнеп, шундагы күрсәтмәләр, мәҗбүри булырга тиешле бүлекләрне, аларның урнашу тәртибен истә тотып эшләнә, шуңа күрә һәр мәктәпнең, хәтта һәр укытучының эш программасы азмы-күпме дәрәҗәдә […]

Норматив документлар һәм УМК Остаз Фәнни-методик эшчәнлек

10 нчы сыйныфта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту тәҗрибәсеннән

Туган тел буларак татар телен сайлаган рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту тәҗрибәсеннән атнага берешәр сәгатьтән төзелгән эш программаларымны тәкъдим итәм. Кадерле һөнәрдәшләрем, игътибар итегез: эш программалары мәктәпнең локаль актына нигезләнеп, шундагы күрсәтмәләр, мәҗбүри булырга тиешле бүлекләрне истә тотып эшләнә, шуңа күрә һәм мәктәпнең, хәтта һәр укытучының эш программасы азмы-күпме дәрәҗәдә бер-беребезнекеннән аерыла. […]