Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек

“Мөслим төбәге фольклоры” интернет-проекты

“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Г.Тукай. Заман таләпләре үзгә, ихтыяҗ да бүтәнчәрәк тоелган чорда халык авыз иҗаты темасы Интернет сәхифәләре өчен бик актуаль, безнеңчә. Халык иҗаты әле бүгенге көндә дә мул сулы саф чишмә булып, тарихыбыз битләрен, халык тәҗрибәсен, акылын, тел җәүһәрләрен һәм башка хисапсыз хәзинәләрне ияртеп […]

Дәрестән тыш эшчәнлек

Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам! (тәрбия сәгате)

Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү. Җиһазлау: М.Шәмсетдинованың “Тәравих” инструменталь музыкасы, Казанга багышланган җыр язмалары, Казанның 1000 еллыгы эмблемасы, Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романы, компьютер, проектор, магнитофон, чүлмәк, Казанда яшәп иҗат иткән якташларыбызның портретлары, китапларыннан күргәзмә…   […]

Дәрестән тыш эшчәнлек

“Әфганстан – йөрәк ярасы”

(урта сыйныф укучыларының әфганчы белән очрашу кичәсе) Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату. Җиһазлау: 1) Плакатлар: “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” (Н.А.Островский) “…герой – хәлиткеч моментта кешелек […]

Дәрестән тыш эшчәнлек

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

(5 нче сыйныф укучылары белән үткәрү өчен концерт программасы) 1 нче укучы. Килеп җитте 8 нче Март, Әниләр, бу сезнең көнегез. Сез үстергән балалардан бүген Кайнар котлау кабул итегез.   2 нче укучы. Бүген бәйрәм – 8 нче Матр, Әниләр бәйрәме. Язгы кояш бүләк итә Алсу нурлар бәйләмен.   3 нче укучы. Бу бәйрәмне һәрбер […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Фәнни-методик эшчәнлек

Шәмаилләр ясыйбыз

(“Белем.ру” порталындагы блогта язма: belem.ru/node/6211) “Һәрбер һөнәр иясенең үз эшенә бәйле махсус эш коралы булган кебек, төрле һөнәр ияләре өчен уртак эш коралы бар. Шуларның берсе – халыкларның аралашу, дөньяны, үткәннәрне хәзерге белән бәйләүче “язу” дигән корал”, – дип язган Әбрар ага Кәримуллин. Чыннан да, язу (графика) – үткәннәрне бүгенге белән тыгыз бәйләп торучы чара, […]

Дәрестән тыш эшчәнлек Фәнни-методик эшчәнлек

Гарәп графикасының милли сәнгатебездә тоткан урыны

10 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе өчен эшкәртмә. (Әлеге хезмәт “Фән һәм мәктәп” журналында 2005 нче елда басылып чыкты, №11, 20-22 б.) Максат: гарәп язуы үзен­чәлекләрен өйрәнүне йомгак­лау, язу үрнәкләре белән ти­рәнрәк таныштыру; укучылар­ның бәйләнешле сөйләм те­лен үстерү; сәнгать әсәрләрен аңларга, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез һәм тарихыбызга хөрмәт, Ватан­ны […]