Автор турында Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре Фәнни-методик эшчәнлек

Мөслимдә “Серле язу” бар

Расиха ФӘИЗОВА Мөслим районының Мөслим 2нче урта мәктәбе укучылары соңгы алты ел дәвамында остазлары Гөлназ Җәлилова белән әнә шул “Серле язу”ның асылына төшенергә тырышалар да инде. Сыйныфка керә-керешли, өстәлләргә тезеп салган шәмаилләр яныннан ым кагып, Нәҗип Нәккаш, Фирдәвес Гыйрфанов, Зөлфия Мөхәммәтдинова, дип, һәркайсын барлый-барлый үтәм. Дистәләп кенәме икән. Һәммәсе, әлеге танылган шәмаилчеләрнең эшләрен өлге итеп […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Сөмбелә бәйрәме өчен презентация

“Икмәк – игенченең җан җылысы” темасына тупланган рәсемнәрдән эшләнде. Әлеге презентацияне сыйныф сәгатьләрендә, төрле кичәләрдә игенче хезмәтенә дан җырлау, икмәк кадерен белергә өйрәтү максатларында файдаланырга мөмкин. View this publication on CalaméoPublish at Calaméo or browse the library.  

Фәнни-методик эшчәнлек

Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы) Дәрес Татар теле (татар мәктәбе) Сыйныф 6 Дәрес төре Яңа төшенчәләр формалаштыру Тема Үткән заман хикәя фигыльләр,  аларның зат-сан белән төрләнеше. Максат Белем бирү максаты: Үткән  заман хикәя фигыльнең ике төре турында мәгълүмат формалаштыруга, аларның аермасын аңларга ярдәм итү. Үстерү максаты:  Үткән заман фигыль кушымчаларын сөйләмдә дөрес […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Проект эше “Язучы Фоат Садриев сайты: иҗат, заман, шәхес” (f-sadriev.hostenko.com/)

Автор: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.   Теманың актуальлеге Укучыны мәгълүмат чыганаклары белән эш итә белергә өйрәтү – мөгаллимгә заман куйган таләпләрнең берсе. Ә мәгълүматның хәзер күләме генә түгел, формалары да гаҗәеп төрле, һәм яшүсмерләр, яшьләр арасында аның цифрлы, ягъни электрон форматтагысы бик […]

Фәнни-методик эшчәнлек

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслегенә бәяләмә

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслеге 2008 нче елда ТР Мәгариф һәм министрлыгы заказы буенча “Белем.ру” ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән. Татар теле укытучылары күптән көткән әлеге дәреслек – укучылар һәм мөгаллимнәр өчен киң мөмкинлекләр бирүче электрон әсбап. Дәреслекне компьютерга урнаштыру уңайлы. Программаның төрле операцион системалар өчен эшләнүе авторларның киләчәккә карап эшләвен күрсәтә, озак еллар уңышлы эшләвен […]

Фәнни-методик эшчәнлек

Интернет-сайтларны укытучыларның IT-компетентлыгын үстерү максатында файдалану тәҗрибәсеннән

(Милли мәгариф белгечләренең Мөслимдә узган республика семинарында ясаган чыгыш. 2014, октябрь) Мәгариф системасы укытучының һөнәри осталыгына зур  таләпләр куя. 2015 нче елның 1 нче гыйварыннан гамәлгә керәчәк “Укытучының һөнәри стандарты”нда да мөгаллимнең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә компетентлылыгына аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге шартларда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итүнең бер чарасы итеп без интернет […]

Фәнни-методик эшчәнлек

9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы

(“Белем.ру” порталындагы язма: belem.ru/node/6209) Татар теленнән бердәм республика тесты ул – укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча тикшерү формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота. Укучыларны татар теленнән яңа формадагы бердәм республика тестына әзерләү татар теле […]

Фәнни-методик эшчәнлек

“Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт өчен биремнәр

Вариант №1. Эш кәгазьләреннән акт турында ниләр беләсез? Сезнең чыннан да 10 нчы сыйныфта укуыгызны раслап, мәктәп дирекциясе исеменнән белешмә языгыз. Вариант №2. Васыятьнамә (завещание) нинди тәртиптә языла? Фермер хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле акчагызны алуны бер иптәшегезгә ышанып тапшыруыгыз турында ышанычнамә (доверенность) языгыз.