Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла. Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим сезнең ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуыгызга игътибар итә. […]