Укучыларыма Әти-әниләргә әйтер сүзем

Афоризмнар

  Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)   Вак гамәлләр вак адәмнәрне тудыра. (Бенджамин Дизраэли)   Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)   Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)   Ахмакларга бер җавап бар – дәшми калу. (Унсур әл Маали)   Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка […]

Укучыларыма

Укучыларның иҗади эшләрен бәяләү критерийлары

Әдәби әсәрләрне бәяләү критерийлары Идея эчтәлеге (10 балл). Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек (10 балл). Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре (10 балл). Композицион осталык (10 балл). Авторның үз стилен булдыруы (10 балл).   Укучыларның фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларын бәяләү критерийлары Эшнең фәннилеге (10 балл). Заман таләпләренә туры килүе (10 балл). Шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну (10 […]

Укучыларыма

Атаджанова Н. “Яңа әкият”

Мәктәбебезнең 2010 нчы елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы Атаджанова Нәфисәнең “Минем беренче китабым” сериясеннән чыгарган беренче китабына “Адашкан бәхет”, “Сүнгән йолдыз”  һәм “Яңа әкият” исемле пьесалары керде. Әлеге әсәрләре белән ул, 2010 елда “Илһам” бөтенроссия бәйгесендә катнашып, 2 нче урыннын яулады. View this publication on CalaméoPublish at Calaméo or browse the library.

Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма

Халык авыз иҗаты – туган телебез сакчысы

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рахмаев Илнар Илфак улының “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына багышланган укучыларның Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы. Алабуга шәһәре, 10 декабрь, 2010 ел. Мин өлкән кешеләрнең сөйләмен тыңларга яратам. Әллә ничек җиңел, бик тә матур итеп, тәмләп сөйли беләләр алар. Чынлап […]

Укучыларыма

Г.Камалның “Банкрот” комедиясе (1911)

«Банкрот» комедиясендә ХХ йөз башындагы татар сәүдә бужуазиясенең акча артыннан куу юлындагы кешелексезлеге һәм түбәнлеге оста тасвирлана. Татар сәүдәгәрләренең, наданлыклары аркасында бөлеп, банкротлыкка чыгуы ул вакытларда шактый киң таралган була. Мисал өчен, Шакир Мөхәммәдевнең “Яфрак асты, яки мәкәрҗә ярминкәсе” әсәрендә шундый герой сурәтләнә. Сираҗетдин Туктагаевның прототибы – Казан байларыннан Минһаҗетдин Апакаев дигән сәүдәгәр. Ул да […]

Укучыларыма

Ялгызлык исемнәр

Дөрес язылышын истә калдырыгыз! Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Салих  Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Төньяк Боз океаны Татарстан Фәннәр академиясе Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты […]