Кунак китабы

Фикерләр

 
 
 
 
 
 
* куелган кырларны тутыру мәҗбүри.
Сезнең электрон адрес башкаларга күренми.
Куркынычсызлык максатында, без Сезнең IP-адресыгызны 35.175.190.77 язып барабыз.
Сезнең язма сайтта модерация үткәннән соң гына басыла.
14 entries.
Айгөл wrote on 02.03.2017 at 18:42:
Афәрин! Сайтыгыз искиткеч шәп! Кай арада, ничек эшләп бетерәсез?!
"Ел укытучысы" конкурсында уңышларыгыз ничек? Сезгә сәламәтлек, мәңге саекмас иҗат чишмәсе, бары уңышлар телим!
Admin Reply by: gzalilova
Фикерегез өчен, рәхмәт, Айгөл. Эшемнең нәтиҗәсе күз алдыгызда. Камиллеккә чикләр юк: сайтта да эш күп әле. "Ел укытучы" бәйгесендә әле сынаулар дәвам итә. Республика этабына әзерләнәм.
Рәдинә wrote on 04.02.2017 at 00:09:
Һәрчак шулай тырыш, фидакарь, иҗади, эзләнүчән булып калырга язсын, Гөлназ Илсуровна! Эшегездә - уңышлар, гаиләгездә татулык, бәрәкәт телим!
Admin Reply by: gzalilova
Рәхмәт изге теләкләреңә, Рәдинә. Үзеңне дә Ходай ярдәменнән ташламасын. Бик күп эшләр башкарасыз.
Сөмбел wrote on 25.01.2017 at 20:52:
Гөлназ. Сайтың шундый бай. Укучыларга да бик ошады. Тестларны бик теләп башкаралар. Язучыларның фотосурәтләрен тагы да арттырсаң иде. Хезмәтең бәяләп бетергесез, афәрин!
Admin Reply by: gzalilova
Әлеге тестны сынау рәвешендә куеп карадым. Укучыларга ошаса, тагын да шундый интерактив тестлар эшләргә уйлыйм. Шуңа күрә сезнең фикерләр минем өчен бик кирәк. Рәхмәт. Ә әлеге тестка әле сораулар өстәп була. Тиз арада яңартырга тырышырмын.
ринат wrote on 24.01.2017 at 13:48:
МИҢА БУ САЕТ ОШЫИ ТАГЫН ШУНДЫИ ТЕСТ БУЛСЫН
rinat@mail.ru wrote on 24.01.2017 at 13:44:
тестлар бик шәп миңа бик ошый тагын бер- ике сорауга күбрәк кирәк иде бик авыр булмаса инде.
Эльвира Мансуровна wrote on 22.01.2017 at 11:29:
Гөлназ Илсуровна!
Сезнең беренче сайтыгыз эчтәлекле һәм материалларга бай. Бу материаллар югалып калмасын өчен яңа сайтыгызда беренчесенә сылтама урнаштырсагыз, минемчә, отышлы булачак.
Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!
Admin Reply by: gzalilova
Киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт, Эльвира Мансуровна. Кайбер материаллар яңа сайтка инде күчерелде, калганнарын да әкренләп күчереп бетерергә уйлыйм. Зур проектларга күзәтү рәвешендә яңа сәхифә эшләрмен дип торам, яңартуларны күзәтеп барыгыз. Сайтымның даими кунагы булырсыз дип ышанып калам.
Наиля wrote on 21.01.2017 at 10:52:
Гөлназ Ильсуровна, Сезгә зур уңышлар телим. Сезнең сайттагы материалларның һәркайсы кирәкле, мөһим.
Admin Reply by: gzalilova
Рәхмәт, Наилә Мәкәримовна. Сезгә дә уңышлар юлдаш булсын!
Дамира wrote on 20.01.2017 at 20:35:
Гөлназ Ильсуровна! Сезнең хезмәтегез искиткеч: файдалы, нәтиҗәле, кулланышлы. Даими безгә ярдәме тия. Рәхмәт бик зур! Уңышлар Сезгә!
Admin Reply by: gzalilova
Рәхмәт, Дамира апа. Сезнең фикер минем өчен бик кадерле. Сайтта тагын ниләр күрәсегез килә? Языгыз.
Җәүһәрия wrote on 20.01.2017 at 20:26:
Гөлназ Илсуровна, бер булганнан бар да була шул, сөбханалла. Сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!
Admin Reply by: gzalilova
Фикерегез өчен бик зур рәхмәт, Җәүһәрия ханым.
Миләүшә wrote on 15.01.2017 at 21:27:
Гөлназ Илсуровна! Сайтыгыз эчтәлекле һәм материалларга бик бай. Эшегездә зур уңышлар теләп калам.
Admin Reply by: gzalilova
Рәхмәт, Миләүшә. Сайтымның даими кулланучысы булырсыз дип көтеп калам.
Алмаз wrote on 24.12.2016 at 13:46:
Бик әйбәт сайт! Өй эше белән авырлыклар чыкса, бу сайтта бөтен әйберне табып була!
Admin Reply by: gzalilova
Фикерең өчен рәхмәт, Алмаз. Яраткан укучыларым өчен сайтка кызыклы материалларны даими куярга тырышырмын, кергәләп йөр.
Раушания wrote on 20.12.2016 at 21:02:
Заман белән бергә атлаучы, яңалыкларны яшен тизлеге белән эләктереп алучы, балалар, әти-әниләр hәм коллегаларына файдалы киңәшләр бирүче киң эрудицияле педагог Гөлназ Илсур кызы белән горурланам. Сайтыгыз бик бай эчтәлекле, hәр педагог эшендә куллана алырдай мәгълүмат таба ала. Уңышлар сезгә!!!!
Admin Reply by: gzalilova
Фикерләрегез, теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт!
Гульшан wrote on 10.10.2016 at 19:49:
Гөлназ! Сайт искиткеч зәвык белән эшләнгән. Уңышларың өчен мин бик шат. Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын, хезмәтең куаныч китерсен! Яңа иҗади эшләр көтеп калам.
Admin Reply by: gzalilova
Рәхмәт, Гөлшан. Өметләреңне акларга тырышырмын.
gzalilova wrote on 04.09.2016 at 22:37:
Әлеге сәхифәдә сайтка һәм андагы материалларга карата фикерләрегезне язып калдырырсыз дип ышанып калам.