(“Белем.ру” порталындагы блог язмасы: belem.ru/node/6235)
Кадерле хезмәттәшләрем. Мәктәбебезгә күптән түгел генә VOTUM интерактив чарасы кайтартылды. Без – өйрәнү этабында. Блогымның әлеге сәхифәсендә мин системаны татар теле дәресләрендә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйм.
Әлегә бу сәхифәдә “Сингармонизм законы”, 2 вариантта – татар мәктәбе – 5, 9 нчы сыйныфлар, “Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” – 8 нче сыйныф – Хәсәншина Р.Г. дәреслеге белән эшләүчеләр өчен материал куелган.
Система турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтларында таныша аласыз.
“Сингармонизм законы” темасы буенча эшләгән ике варианттагы тестларны 9 нчы сыйныф укучыларына БРТ әзерлек барышында эшләттем. Әлеге материал укучыларга белемнәрне системага салу ягыннан файдалы булса, миңа аларның сингармонизм законы буенча “упкын”нарын билгеләү өчен кулай булды. Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Үземә дә файдасы бик тия, шуңа күрә уртаклашырга булдым да. Рәхмәтегез өчен рәхмәт!