Әхлаклы бала

Әхлак дәресләре: Вакытыңны заяга уздырма

Тема: Вакытны заяга уздырма (8-11 нче сыйныфлар өчен)

Максат: Әхлак нормаларын, сәламәт яшәү рәвешен яшәеш нормасы итеп кабул итү өчен шартлар тудыру;  укучыларга билгеле бер тәртип (режим) белән яшәүнең өстенлеген аңларга ярдәм итү; төгәллеккә омтылыш-теләк уяту.

Җиһазлау: презентация, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, А3 зурлыгындагы ак кәгазьләр, төсле фломастерлар, глоссарий.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә һәм фронталь.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып-белү күнекмәсе: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль  рәвештә  оештыра белүе, бәяләве; теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү; төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү, сүзлекләрдән һәм башка эзләнү ысулларыннан актив файдалана белү, электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру.

Регулятив күнекмә: тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр кысасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү, үзгәреп торучы ситуацияләрдә үз гамәлләреңә төзәтмәләр кертү.

Коммуникатив күнекмә: укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү, диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый  белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау; хезмәткә хөрмәт формалашу; җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен  үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру; аралашуда ана теленә карата ихтирамлы караш булдыру; сөйләшкәндә уйлап сөйләшү; дуслыкның кадерен белү; гаиләдә, мәктәптә, кунакта, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әхлак нормаларына туры килерлек итеп тоту; мәктәп кагыйдәләренә буйсына белү; Сәламәт яшәү нормаларын белеп, үтәп яшәү.

Дәрес барышы:

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Алдагы дәрестә сөйләшкән тема буенча өйдә фикерләшү нәтиҗәсен берничә укучыдан тыңлау.

Үз-үзеңә бәя кую.

ii. Уку мәсьәләсен кую.

– Ата-аналар җыелышында Илдарның әтисе Фәнәвилгә шундый сорау бирделәр:

– Сезнең улыгыз бөтен фәннәрне дә гел “бик яхшы” билгеләренә генә үзләштерә, мәктәпләр арасында үткәрелгән математика һәм физика олимпиадаларында беренче урыннарны ала. Спортта да сынатмый. Бүген сәхнәдә оста итеп баянда уйнаганын күрдек. Барысына да ничек өлгерә соң ул? Өйдә бертөрле дә вазифасы юкмыни аның?

Бу сорауларны ишеткәч, Фәнәвил агай елмаеп куйды, аннары җитдиләнеп җавап кайтарды:

– Безнең гаиләдә ике малай үсә, – диде ул. – Илдар – өлкәне. Барлык өй эше аның җилкәсендә. Иртән мәктәпкә барганчы, энесен балалар бакчасына кертеп чыга. Мәктәптән кайткач, кибеткә йөгерә. Аннары идән юа, чүп түгә. Ничек өлгерә дисезме? Сере гади: …

Төркемнәрдә тикшерү:

Сере нидә икән? Сез ничек уйлыйсыз?

(Фикерләшү. Искәрмә: җавапларны бүлдерми генә тыңлыйбыз, үз фикеребезне белдермибез.)

– Ә хәзер Фәнәвил агайның җавабын тыңлап карыйк:

Сере гади: малай бәләйдән үк вакытның кадерен белеп үсте. Аның буш вакыты юк диярлек. Ул билгеле бер вакытта йокыдан тора, билгеле бер вакытта ята. Көн дә физзарядка ясый. Дәрестә укытучыны игътибар белән тыңлый (шулай булмаса, материалны үзләштерә алмый), дәрестән соң туп-туры өйгә кайта, көндезге ашны ашый да өйдә үзенә йөкләнгән эшләрне башкара. Аннары (секциягә барасы булмаса) дәресләренә утыра. Арада баянда уйнарга вакыт калдыра. Кичен әдәби китаплар укый, музыка тыңлый һ.б.

– Димәк, бүгенге очрашуда сүз нәрсә турында барачак? (Көтелгән җавап: Вакытның кадерен белү турында.)

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем. Уку мәсьәләсен төркемнәрдә тикшерү.

– “Вакыт” төшенчәсен аңлатыгыз. Нәрсә ул вакыт? Ярдәмгә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н файдалана аласыз.

– “Вакыт” төшенчәсен аңлатып, интеллект-карта яки терәк-схема төзегез (искәрмә:  терәк сүзләр яздырырга да мөмкин), шуның буенча төркемнән бер укучы чыгыш ясасын.

(Көтелгән җаваплар: Вакыт:

1) нәрсәнең дә булса секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар, гасырлар һ.б.ш. белән исәпләнә торган яшәеш арасы, дәвамлылыгы. – Вакыт бик акрын үтте.

2) төп эштән башка төрле шөгыльгә бирелгән көннәр, сәгатьләр, буш ара. – Вакыт уздыру.

3) кешелек, халык, дәүләт, җәмгыять яки аерым кеше тормышындагы чор, дәвер. – Сугыш вакыты, бала вакыт.

4) берәр эш, вакыйга барган чак. – Дәрес вакыты.

5) берәр эш, хезмәт өчен билгеләнгән срок. – Армиядә хезмәт итү вакыты.

6) момент, мизгел, чак. – Җайлы вакыт.

7) берәр нәрсә эшләү, үтәү моменты җитү. – Безгә таралырга вакыт.

8) иген, җиләк-җимеш, үсемлекнең җитлегүе һәм аларны җыю вакыты. – Печән вакыты җитү.)

Үз-үзеңә бәя кую.

2 нче бирем. Уку мәсьәләсен төркемнәрдә тикшерү.

– Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең бер хәдисендә болай дигән: «Биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел: үлемең килгәнче, яшәүнең кадерен бел; авыру килгәнче, сәламәтлегеңнең кадерен бел; мәшәкатьләр килгәнче, тынычлыгыңның кадерен бел; картлыгың килгәнче, яшьлекнең кадерен бел; фәкыйрьлек килгәнче, байлыгыңның кадерен бел». Сез бу хәдисне ничек аңлыйсыз? Төркемдә тикшерегез. (Көтелгән җавап: безнең яшәвебез, сәламәтлегебез, тынычлыгыбыз, байлыгыбыз, яшьлегебез — болар барсы да вакытлыча гына, шуңа аларның кадерен белергә, аңлап файдалана белергә кирәк.)

3 нче бирем. “Үзем белән үзем” – тренинг. Индивидуаль эш.

– Изге Коръәндә болай диелгән: «Ашыгыгыз изгелеккә … бу дөнья вакытлыча гына …». Биредә вакытның кадерен белергә, бушка уздырмаска кушыла.  Без күп вакыт ул вакытны аңламыйбыз да. Менә хәзер дә секундлар, минутлар уза… шулай итеп гомеребез дә үтә. Инде бу үткән минутны, сәгатьне берничек кайтарып булмый. Вакытны күреп, тоеп, сизеп булмый, аны бары тик аңлап, кулланып кына була. Бу очракта вакыт я безнең яклы, я безгә каршы. Кешегә тәүлегенә 24 сәгать вакыт бирелгән. Ул аны ничек тә куллана ала, теләсә нәрсә эшли ала. Бу эшләгәннәре аңа я зыянга, я файдага.

Хәзер кечкенә генә эш башкарып алабыз. Алдыгыздагы битләргә үзегезнең чынбарлыкта булган көндәлек режимыгызны мөмкин кадәр төгәл, ваклап язып чыгыгыз. (Искәрмә: укучылар мөстәкыйль эшлиләр, комачауламыйбыз, сорамыйбыз, кычкырып әйттермибез. Һәр укучы үзанализ белән шөгыльләнсен.)

– Карагыз: сез вакытны максатка ярашлы итеп файдаланасызмы, ягъни бу вакытта башкарган эшегез сезгә никадәр файдалы үтә? Файдага үтмәгән вакыт аралыгын кызыл төс белән күрсәтегез. Бер тәүлеккә ул күпмегә җыела? (Үз кәгазьләрендә эшлиләр.)

– Вакытның кадерен белмәү нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйлыйсыз? (Фронталь (җавап бирергә теләгән укучылардан) сорау. Көтелгән җавап: Өйдә әти-әниләр белән ызгыш тудыра, дәрескә соңга каласың, ялганлауга сәбәп була, сәламәтлеккә зыян сала, иптәшләрнең, дусларның ихтирамын киметә, ихтыяр көчен бетерә, кеше шапшакка әйләнә, аның холкы бозыла, эшкә, укуга теләге сүнә һәм, ахыр чиктә, иң яхшы кешелек сыйфатларын югалта башлый һ.б.)

Үз-үзеңә бәя кую.

4 нче бирем.

– Глосарийдан вакыт кадере белән бәйләнешле үзегезгә ошаган өзекне сайлап, яныгыздагы иптәшегезгә укып күрсәтегез.

– Йөрәк кебек киселгән кәгазьгә “Вакыт кадере” дип язылган. Һәрберегез, әлеге дәрестә үзенә ошаган фразасын тормыш девизы итеп язып куйсын, кайткач, бүлмәгездәге көзге каршына элегез, ул анда ким дигәндә 7 көн эленеп торсын.

iV. Рефлексия.

– Бүгенге очрашуда нәрсәләр турында сөйләштек? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

V. Өйгә эш бирү.

– Сезнең гаиләдә вакытның кадерен беләләрме? Нәселегездә эшне төгәл башкарган кешеләрне искә төшерегез, мөмкин булганда, алар белән әңгәмәгә керегез яисә аз вакыт эчендә бик күп нәрсәләргә ирешкән кешедән (ул сезгә үрнәк кеше дә булырга мөмкин) моңа ничек ирешүе турында сорашыгыз.

– Камил Вәлиев башкаруында “Вакыт” исемле җырны тыңлагыз. (Мотивацион видео карагыз).

– Күз алдына китерегез: бер банк һәр иртә, сез йокыдан торуга, 86400 $ суммага счет ача. Көне буе бу сумманы сез кирәгенчә кулланасыз. Ә кич йокыга яткач, бу счетта акча бөтенләй бетә. Икенче көнне шул ук суммага янәдән яңа счет ачыла. Шулай билгеләнгән вакыткача дәвам итә. Без бу счеттагы акчалар белән нишләр идек? Әлбәттә, тиенен дә калдырмыйча кирәк әйберләргә кулланып бетерер идек.

Мондый хисап счеты һәрберебездә бар. Шушы 86400 $ ул – безнең  тәүлегебездә булган 86400 секундыбыз. Бу вакытны без кирәгенчә файдалана, үзебезнең тормышта булган максатларга ирешүдә куллана алабыз икән, димәк, без унышка ирешәчәкбез. Тиешенчә файдаланмыйбыз икән, ул вакытта банкның счеты үткән көнебез белән яначак, тормышыбызда әһәмияте, нәтиҗәсе булмаячак.

Сонгы вакытларда финанс, бизнес өлкәсендә яңа “таймменеджмент” дигән фән популяр булып китте. Ул туры мәгънәдә вакыт белән идарә итү фәне дип атала. Билгеле, вакыт белән идарә итеп булмый, әмма вакытны дөрес итеп кулланып була. Бу фән шуның юлларын, тәртибен аңлата. Кызыксынган кеше аның файдасын күрә ала. Таймменеджмент турында укыгыз.

 

Кушымта

Глоссарий

1 нче хикәят

Бер зур галим гыйбрәт алыр өчен, тормышның кадерен белер өчен һәр ай саен 3 җиргә бара торган була.

Беренчесе — төрмәгә. Монда килеп тоткында утырган кешеләрне күреп аларның нужаларын, гомерләрен бушка үткәрүләрен күреп: «Аллага шөкер, мин ирекле, теләсә нәрсә эшли алам бит», дип шатлана торган була.

Икенчесе — шифаханәгә, больницага барган. Авыру, мескен, хәлсез кешеләрне күреп «Аллага шөкер, мин әле сәламәт», дигән.

Өченчесе — барган зиратка. Анда үлгән кешеләрне күреп: «Бу кешеләрнең гомерләре тәмамланган, болар берни эшли алмый, мин әле исән, Аллага шөкер», дип шатланган.

Шуның белән тормышының кадерен белеп, күп гыйбадәтләр кылып, шәкертләренә гыйлем биреп, тәрбияләп, күп изгелекләр эшләп гомерен дәвам иткән.

 

2 нче хикәят

Хуҗа Насретдиннан сорыйлар икән:

— Хәзрәт сезгә ничә яшь?

— Үз белгәнем 50 яшь.

— Ничек инде 50 яшь булсын, сез бит ап-ак сакаллы карт кеше. Дөрес әйтмисездер.

— Әйе, миңа үз белгәнем 50 яшь, йоклаганыңны кушып санасаң икән, нәкъ 75 яшь булыр дигән.

 

Акыллы фикерләр

  • Кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә — ул вакыттыр.
  • Югалган нәрсәне табып була, әмма үткән вакытны кайтарып булмый.
  • Акыллы кеше үз вакытын зур бер хәзинә дип белеп, юк-барга әрәм итмичә, тиешле һәм файдалы итеп кулланырга тиеш.
  • Вакыт – үзгәрми торган бик изге әйбер ул.
  • Вакыт үзгәрми, ул һаман шул 100 ел электәге 1000 ел электәге кебек. Кояш чыга, бата, көнне төн алыштыра. Яңгыр, кар ява, кешеләр туа, яши, үлә, бөтенесе шул вакыт эчендә хәрәкәт итә.
  • Бу дөнья вакытлыча гына. (Коръәннән)
  • Заманны, вакытны сүкмәгез. (Коръәннән)
  • Күп кешеләр ике әйбернең кадерен белмиләр, ул – сәламәтлек һәм вакыт. (Хәдис)
  • Галимнәр санап чыгарганча, кеше иң күп вакытын йокыга сарыф итә. Галимнәр санап чыгарганнар: әгәр кеше уртача 70 ел яшәсә, һәркөнне уртача 8 сәгать йокласа, бу 70 ел эчендә 2 млн 257 мең 920 сәгать була, ягъни якынча 25 ел дигән сүз. Димәк, 70 ел яши торган кеше гомеренең өчтән берен йоклап үткәрә.   Һәр көн 6–7 сәгать йоклау – бу нормаль һәм кирәкле күренеш, әмма тәүлекнең моннан тыш булган вакытын кеше инде максималь файдалы үткәрергә тиеш.
  • Ходайның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк.

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк. (“Ашыгыйк”, Ф.Яруллин)

 

Мәкальләр

  • Һәр көннең үз эше бар. (Татар халык мәкале)
  • Вакыт алтыннан кадерлерәк. (Татар халык мәкале)
  • Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый. (Татар халык мәкале)
  • Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. (Татар халык мәкале)
  • Калган эшкә кар ява. (Татар халык мәкале)
  • Бер көнгә кичексәң, бер куып җитә алмассың. (Татар халык мәкале)
  • Вакыт акчадан кадерлерәк. (Татар халык мәкале)
  • Вакытын югалткан – малын югалткан. (Татар халык мәкале)
  • Иртә торсаң, эш бетәр, соңга калсаң, көч бетәр. (Татар халык мәкале)
  • Үз вакытын жәлләмәгән кеше вакытын ала. (Латин мәкале)
  • Бер минут соңга калганчы, бер сәгать алдан башла. (Немец мәкале)
  • Вакыт – зур мөгаллим. (Тибет мәкале)
  • Иртә торган ач калмас. (Төрек мәкале)

Кулланылган әдәбият

1) Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. – Яр Чаллы, 1998, 125 – 128 б.;

2) “Матбугат.ру” сайтында Рәшид хәзрәт Маликов мәкаләсе: http://matbugat.ru/news/?id=5928

3) youtube.com – видеохостингы, vk.com социаль челтәре медиаматериаллары.

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki