Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Әхлаклы бала

АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ “Әхлаклы бала – ил күрке” (әхлак дәресләре)

Әхлак – гамәли акыл; кешелек сыйфатлары; характерга, җан-акыл төзелешенә хас күнекмәләр; гадәтләр, йолалар, мода, хәрәкәт; иҗтимагый аң формасы һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төре; тарихның гуманистик перспективасын, кешелеклелек идеалын чагылдыручының үзкыйммәтен раслау, бәхеткә һәм лаеклы тормышка омтылу; «башкаларга ярдәм вә яхшылык итү, һичкемгә җәбер вә зарар итмәү табигате». Әхлак җәмгыять тормышының бөтен өлкәсендә кеше хәрәкәтен тәртипкә сала һәм билгеле бер иҗтимагый нигезләрне, тормыш төзелешен, аралашуны яклый һәм санкцияли (яки аларның үзгәртелүен таләп итә). Әхлак принциплары чыгармаларга юл бирми, абсолютлыкка дәгъва итә; гомумиләштерелгән рәвештә алар кеше яшәешенең иң тирән катламнарын, аның төп ихтыяҗларын чагылдыралар. Әхлак үзенең нормаларын (гаделлек, намус, тыйнаклык, олыны-кечене хөрмәт итү һ.б.) үтәү өчен җәмәгатьчелек фикеренә таяна. Дөньяви әхлак кешеләрнең социаль тормыш белән бәйле ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен чагылдыра, ә дин әхлакны бөек рухи зат (Алла) тарафыннан билгеләнгән дип саный, дин кануннарына буйсындыра. (Карагыз: Әхлак//И.Ганиев. Фәлсәфи фикер: белешмә-сүзлек. – Казан, Мәгариф, 2003). Шунлыктан кешене рухи-әхлакый тәрбия кылу элек-электән актуаль булып кала бирә. Заман таләпләре үзгәрсә дә, әхлак тәрбиясе һәрвакыт беренче урында кала.

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый. Әлеге бушлыкны әби-бабай тутырырга тиеш тә бит, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр киренекелеге, әби-бабайның эш яшендә булуы, пенсия яшендә булса да эшләргә мәҗбүр булуы, ара ераклыгы, онык тәрбияләүдә өстенә йөк, җаваплылык аласы килмәү һ.б. факторлар күп гаиләләр өчен моны мөмкин түгел итә. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүнең иң зур авырлыгы мәктәп җилкәсенә төшә.

Әдәплелек  социаль  киеренкелекне  киметү  һәм  җәмгыятьтәге элемтәләрне ныгыту чарасы булып тора. Әхлаклылык – милләт көченең нигезе, ә әхлаксызлык милләтнең таркалуына, түбән тәгәрәвенә сәбәпче була. Әхлак тәрбиясе бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итү дип аңлашыла.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучының роле танып белү процессы белән идарә итүдән гыйбарәт. Эш нәтиҗәле булсын өчен, ул дәреснең эчтәлеген яхшы белү белән бергә укытуның төрле фомаларын һәм методларын да файдалана белергә тиеш. Тәрбия процессында укытучы тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында  әхлак  мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Төп бурыч укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән  әхлак  нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.

Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинлек тудыра.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы. Вил Казыйхановның ,,Иман дәресләре” дигән китабы балаларга диннең асылын аңлатырга, шуңа нигезләнеп, тәрбия бирергә нык ярдәм итә. Корьән сүрәләре, аятьләре, хәдисләр, ата-аналар аңларлык дәрәҗәдә бәян ителгән.

Мәктәп дәреслекләре һәм методик кулланмалар авторы Вил Казыйхановның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән “Әхлак дәресләре” дигән хезмәте буенча эшләү баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичергән яки гаиләдә булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Әхлак тәрбиясенең тагын бер баскычы – үз-үзеңә бәя куярга өйрәнү. Биргән җавабыңны, кылган гамәлләреңне һәрдаим анализлап, бәяләп бара белү, сыйныфташларыңнан үзең турындагы фикерләрне ишетү – шәхес формалашуда бик мөһим нәрсә. Әлеге күнекмә формалаштыру бурычы Федараль белем бирү стандартлары белән дә беркетелгән.

Программа 4 елга исәпләнгән. Ул дәресләрнең максат-бурычларын, эчтәлеген, темаларын, үткәрү формаларын, метод һәм алымнарын, сәгать санын, башка социаль учреждениеләр белән бәйләнешен һ.б. үзенчәлекләрне тәгаенли. Темалар 6 зур блокка берләштереләгән: «Минем Ватаным», «Әхлакый кыйммәтләр», «Кемнән үрнәк алырга?”, «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Табигать – туган йортыбыз», «Кешеләр бер-берсенә туган». Әлеге блок эчендә төрле сандагы дәресләр үткәрү каралган һәм аларның һәрберсе мөслимленең әхлак кодексын тирәнтен аңлап үзләштерүгә җайлаштырылган.

Һәр уку елында әлеге блоклар буенча дәресләр үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту-тәрбия планындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, бер сыйныф эчендәге темаларның урыннары алыштырыла, кулай дип табылган айда үткәрелә ала.

Программа азагында 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәләре, тулы курс өчен диагностик материаллар белән (карагыз: кушымта) баетыла.

Әлеге программада тәкъдим ителгән дәрес структурасы, кайбер дәресләрнең эчтәлеге, эш алымнары һәм формалары 2018-2019 нчы уку елы дәвамында программа авторы тарафыннан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең берничә төрле сыйныфта уңышлы сынау үтте һәм район педагогик хезмәткәрләренә мәгариф идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде.

Программа буенча эш дәвамлы булыр дип күз алдында тотыла һәм аны алдагы елларда үстерү, дәрес эшкәртмәләре белән  тулыландыру планлаштырыла. Методик ярдәм, тәҗрибә уртаклашу программа авторының gzalilova.ru адресы буенча урнашкан шәхси сайтындагы “Әхлаклы бала” рубрикасы аша башкарыла.

Дәресләр Мөслим муниципаль районының 2019-2023 нче елларга рухи һәм әхлакый  үсеш программасы кысаларында үткәрелә һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-8 нче сыйныфлары өчен төзелгән тәрбия һәм социальләштерү программасына таяна.

Төп максат: аралашуга нигезләнгән һәм үзүсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку-танып белү процессын оештыру нәтиҗәсендә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.

Бурычлар:

  • милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм арттыру; гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, туган-үскән җиреңне ярату һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү; гасырлар буе сакланучы милли рух нигезләрен (бердәмлек, шәфкатьлелек, үзара ярдәм, хәйриячелек һ.б.) тәрбияләү һәм саклау; һәр укучыда һәм аның әти-әнисендә үз районыбызның нәтиҗәле социаль-икътисадый үсешенә һәм чәчәк атуына кулыннан килгәнчә өлеш кертү теләген үстерү;
  • укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең заманча һәм уңышлы системасын булдыру;
  • әлеге система буенча эшләү өчен, педагогик хезмәткәрләргә методик ярдәм оештыру.

Йөкләү:

Программа – 391 Кб

Кушымта 2 (тестлар) – 842 Кб

Кушымта 3 (Р.Фәхреддин. Әхлак гыйлеме) – 969 Кб

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*