Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Дистанцияле уку. 10 нчы сыйныф. Әдәбият. 3 нче дәрес.

Тема: Урта гасырлар төрки-татар әдәбияты һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикерләр. Урта гасырлар әдәбиятында иҗат юнәлешләре, жанрлар.

Бу дәрестә белергә тиешле яңа төшенчәләр: кәлям фәлсәфәсе, суфичылык, рационалистик агым, камил инсан, нур фәлсәфәсе, иҗат юнәлешләре, жанрлар.

Биремнәрне үтәгез, сорауларга җавап бирегез.

  1. Алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен ӘЙЕ – ЮК уены уйнап алабыз. Дөрес тәгъбирләргә – “әйе”, дөрес булмаганнарына “юк” дип җавап бирегез. Номерларын язарга онытмагыз.

Гомумтөрки әдәбиятның төп үзенчәлекләре:

1) истәлекләрдә киләчәк хакында сөйләнә;

2) әһәмиятле вакыйгалар яки аның аерым урыннары кабатлана;

3) дөнья яхшылык, яшәү һ.б. уңай сыйфатлар аша гына тасвирлана;

4) үлгәннән соң да яшәү, батырлыкны мактау, кешене табигатьнең бер кисәге итеп карау, табигатькә кеше сыйфатларын күчерү мәсьәләләре истәлекләрнең үзәгендә тора;

5) әдәби ядкярләрне иҗат иткәндә, дини чыганаклар гына кулланыла;

6) киләчәк буыннарга нәсыйхәт бирү рәвешендә язылган;

7) сүзне изгеләштерүгә, аның көченә ышануга игътибар бирелми.

  1. Дәрескә эпиграф итеп алынган гыйбарәнең мәгънәсен аңлатыгыз. Фикерегезне дәлилләгез.

Йөкләү – 745 Кб

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki