Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Дистанцияле уку. 10 нчы сыйныф. Әдәбият. 2 нче дәрес.

 

Тема: Борынгы әдәбият. Гомумтөрки әдәбият.

Бу дәрестә белергә тиешле яңа төшенчәләр: борынгы гомумтөрки әдәбиятка хас үзенчәлекләр, билгеләр.

Биремнәрне үтәгез, сорауларга җавап бирегез.

  1. Узган дәрестә сөйләшкәннәрне искә төшереп, видеоматериал белән танышыгыз, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә сәяхәт итегез: https://youtu.be/fFLUBUwfOac, әдәбиятыбызның чорларга бүленешен, әлеге чорларда иҗат ителгән әсәрләрне искә төшерегез.

Татар җырын  Марсель Галиев  менә ничек бәяли (“Галибанә моң” М.Галиев “Әсәрләр”, 2 нче том, 297 – 298 б.):

Татар җырында –

Биек диварлар белән чикләнгән Күк асты иле – борынгы кытай халыкларына күчкән ефәктәй нәфис көй борылмалары бар!

Татар җырында –

Күз нурлары аша алтын-көмешкә җан эретеп, курганнар йөрәгендә искиткеч җәүһәрләр калдырган скиф осталарының тылсымлы сулышы бар!

Татар җырында –

Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша килә-килә, Цезарьләр шәһәре – Римгә кадәрге ераклыкларны тояк тетрәүләре белән уяткан Атилла һуннарының тантанасы бар! …

Татар җырында –

Алтын Урданың җилгә изүен аскан балбаллы далаларында Идегәйдән илсез калган мосафир-кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар!

Татар җырында –

Идел карамаларыннан алып малахит Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар!

“Рух – милләтнең  фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.

Үз милләтеннән ваз кичеп, бүтән тамырга ялганган нәсел язмышын күзалла.

Беренче буында тел бетә. Моң, хәтер кала.

Икенче буында моң бетә. Хәтер кала.

Өченче буында инде хәтер дә бетә.

Тамчылап-тамчылап саега тел дәрьясы.

Өзелеп-өзелеп югала моң тылсымы.

Ялкыннарда бии-бии сүнә хәтер.

Берәмләп-берәмләп ава халык урманы.

Тел, Моң, Хәтер – рухның таяныч нигезе” (М.Галиев)

Бүгенге дәресебезгә эпиграф итеп тә Марсель Галиевнең сүзләрен алыйк.

  1. Мәгънәсенә төшенеп карагыз әле, укучылар. Игътибар итегез: “Сүз” сүзе баш хәрефтән язылган. Аңа нинди мәгънә салынган дип уйлыйсыз? Язучыга, шагыйрьгә, хикмәт иясенә автор нинди вазифа йөкли? Һәр цитатада ачкыч сүзләр белән эшләгез.

Тулысынча укырга – 1, 28 Мб

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki