Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Дистанцияле уку. 10 нчы сыйныф. Әдәбият. 1 нче дәрес.

Тема: Әдәби барыш. Әдәбият белеме. Иҗат юнәлеше, иҗат агымы. Татар әдәбиятының чорларга бүленеше.

Кадереле укучым, быелдан без татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәнербез. Бүген безгә татар әдәбиятының 5 – 9 нчы сыйныфларда өйрәнгән әдәби әсәрләрен искә төшерәсе булыр.

Бу дәрестә белергә тиешле яңа төшенчәләр: әдәби барыш, традиция, яңачалык, дәвамчанлык, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, иҗат юнәлеше, иҗат агымы.

Биремнәрне үтәгез, сорауларга җавап бирегез.

  1. Ни өчен 8-9 гасыр элек язылган әсәрләрне укып, күңелебезгә рухи азык алабыз? (4 фигыль белән җавап бирегез.)
  2. Сүз сәнгатенә нинди таләпләр куела? (3 сыйфат белән җавап бирегез.)
  3. Язма әдәбият кайчан барлыкка килгән? Төрки-татар әдәбиятының ничә гасырлык тарихы бар? (2 сан белән җавап бирегез.)
  4. Төрле гасырларда иҗат ителгән әсәрләр бер-берсеннән аерыламы, аерылса ничек аерыла? (1 рәвеш яисә хәл фигыль белән җавап бирегез.)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар.

  1. 5 – 8 нче сыйныфларда укыган әдәби әсәрләрне искә төшерик. Кайсылары хәтерегездә яхшы сакланган? Санагыз. Белемегезне бәяләгез.

50-45 әсәрне яхшы хәтерләсәгез – “5”ле,

44-35 әсәрне яхшы хәтерләсәгез  – “4”ле,

34-25 әсәрне яхшы хәтерләсәгез – “3”ле куегыз.

 

“Ак бүре” әкияте

“Шәһәр ни өчен Казан дип аталган” риваяте

“Зөһрә кыз” легендасы

“Иске кара урман” җыры

“Сак–Сок” бәете

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте, “Пар ат”, “Туган җиремә” шигырьләре

Ф.Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәяте

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле

Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен” шигыре

Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре

“Алып кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара” мифлары

К.Насыйри “Әбүгалисина” повесте

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе

Г.Рәхим “Яз әкиятләре” хикәясе

Дәрдемәнд “Видагъ” шигыре

С.Рәмиев “Уку” шигыре

Г.Камал “Беренче театр” комедиясе

Г.Тукай “Исемдә калганнар” истәлеге

Р.Батулла “Имче” хикәясе

Һ. Такташ “Пи-би-бип” шигыре

М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә” балладасы

“Идегәй” дастаны

Г.Тукай “Милләтә” шигыре

Н.Думави “Яшь ана” хикәясе

Г.Исхакый “Җан Баевич” комедиясе

Ш.Камал “Акчарлаклар” повесте

С.Хәким “Әнкәй”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә…” шигырьләре

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясе

Ш.Хөсәенов “Әни килде” драмасы

Г.Сабитов “Тәүге соклану” хикәясе

М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары” повесте

Г.Гыйльманов “Язмышның туган көне” хикәясе

Мөхәммәдьяр “Нәсыйхәт” шигыре

Муса Акъегет “Хисаметдин менла” повесте

М.Гафури “Нәсыйхәт” шигыре

Ш.Камал “Буранда” хикәясе

Ф.Әмирхан “Бер хәрабәдә” хикәясе

Ф.Борнаш “Таһир-Зөһрә” трагедиясе

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте

Һ.Такташ “Алсу” поэмасы

К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” драмасы

Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”  шигыре

Р.Фәйзуллин “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…” шигыре

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасы

Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте

М.Әгъләмов “Каеннар булсаң иде”, “Учак урыннары” шигырьләре

 

  1. Исегезгә төшкән берничә әсәр мисалында әсәрләрнең идея-эчтәлегендә, образлар бирелешендәге үзгәрешләрне күзәтегез.

Күзәтүләрегез сүз сәнгатенең үз закончалыклары булуын күрсәтер. Болар барысы да әдәби барыш, традиция, яңачалык, дәвамчанлык төшенчәләре белән бәйле.

  1. Белемебезне тирәнәйтү өчен, дәреслекнең 3-5 нче битләрендәге мәгълүмат белән танышыгыз: https://tatkniga.ru/upload/item/3791/read_file/3/html/tatlit-10-1/index.html#p=3
  2. 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән әсәрләр әлеге исемлектә буташтырып бирелгән. Аларны хронологик тәртиптә урнаштырып, саннарын өтер аша языгыз. (Мәсәлән, 2, … Чорларын, язылу вакытын оныткан булсагыз, интернет челтәренә мөрәҗәгать итегез.)

1) Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы

2) З.Бигиев “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романы

3) А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән” повесте

4) Ф.Әмирхан “Хәят” повесте

5) Г.Кутуй “Сагыну” нәсере

6) Зөлфәт “Тамыр көлләре”, “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигырьләре

7) Г.Камал “Банкрот” комедиясе

8) Ә.Еники “Кем җырлады?” хикәясе

9) Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы”, “Киек казлар” шигырьләре

10) Т.Миңнуллин “Кулъяулык” музыкаль драмасы

11) Ф.Садриев “Таң җиле” романы

12) М.Галәү “Мөһаҗирләр” романы

13) М.Җәлил “Җырларым”, “Тик булса иде ирек” шигырьләре

Укучыларым, әлеге күнегү сезгә әдәби барышның өзлексез булуын, традицияләргә нигезләнүен, әмма даими яңарып торуын күрсәтте.

Сүз сәнгатен өйрәнүче фән әдәбият белеме дип атала. Ул үзара бәйләнгән әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе бүлекләреннән тора.

Язучы иҗатындагы җитешсезлекләрне яки әдипнең осталыгын кем күрсәтә? Әдәби тәнкыйтьче алдына нинди максатлар куела? Дәреслек материалын кулланып, шушы сорауга җавап табыгыз: https://tatkniga.ru/upload/item/3791/read_file/3/html/tatlit-10-1/index.html#p=6

  1. Укучылар, сез дәресләрдә, үзара әңгәмәләрдә, сочинениеләрегездә теге яисә бу темага карата үз фикерләрегезне җиткерергә, әсәрләрне мөстәкыйль бәяләргә тырышасыз. Әмма сәнгать әсәрләрнә, образларга бәя биргәндә, әдәбият кануннарын, идея-эстетик принципларны искә алмауның ялгыш нәтиҗәләргә китерүе бар. Әдәби барышны тоймаган, иҗат юнәлешләрен, иҗат агымнарын, символик образларның мәгънәләрен һәм башка бик күп әдәбият теориясенә караган материалларны белмәгән килеш, әсәргә, геройларга дөрес бәя биреп булмаганын аңласагыз иде. Мәсәлән, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы геройлары Сәрвәр, Исмәгыйль, Надир үзләре турында гына уйлыйлармы? Бу образларны ничек бәяләргә? Җавап биреп карагыз.

Алдагы сорауга җавап биргәндә, әдипләрнең тормышны төрле идея-эстетик принциплар кулланып аңлатуын күрдегез. Болар исә төрле иҗат юнәлешләре, иҗат агымнары барлыкка китерә.

10. Дәреслектән файдаланып, иҗат юнәлеше, иҗат агымы турындагы материалны конспектлаштырыгыз. Сорауларыгыз туса, укытучыга мөрәҗәгать итегез.

Дәресебезнең башында яңа төшенчәләрдән әдәби барыш, традиция, яңачалык, дәвамчанлык, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, иҗат юнәлеше, иҗат агымы күзаллау булдыруны максат итеп куйган идек. Дәрес барышында, төрле мәгълүмат чыганакларын файдаланып һәм үзлектән эшләп, сез әлеге төшенчәләрне үзләштердегез.

Хәзер белемегезне үзлектән бәяләгез.

Дәрестә Нинди уку мәсьәләсе чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикеремне тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алсам, сораулар туса – “5”ле;

Куелган сорауларга җавап тулы булмаса, икеләнү туса, сораулар калса – “4”ле;

Әлеге сорауларга дәреслек, дәфтәр я өстәмә материал ярдәме белән генә сөйләп бирсәм – “3”ле;

Сөйләп бирә алмасам – “2”ле.

Өйдә

  1. Дәреслекнең 11-12 нче битләрендә бирелгән мәгълүматны файдаланып, таблица тутырыгыз. Һәр чорга кимендә бер мисал булсын.
Татар әдәбиятының чорларга бүленеше Өйрәнелгән әсәрләргә мисаллар

2*. Борынгы төркиләрдә язуның кайчан барлыкка килүен, алар кулланган әлифбаларны ачыклагыз.

3**. М.Галиевнең фәлсәфи язмаларын укыгыз.

Кара: Хәзерге татар әдәбияты / төз.: Г.Р.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: Мәгариф, 2008. – 145 – 160 б.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki