10 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе өчен эшкәртмә. (Әлеге хезмәт “Фән һәм мәктәп” журналында 2005 нче елда басылып чыкты, №11, 20-22 б.)
Максат: гарәп язуы үзенчәлекләрен өйрәнүне йомгаклау, язу үрнәкләре белән тирәнрәк таныштыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сәнгать әсәрләрен аңларга, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез һәм тарихыбызга хөрмәт, Ватанны ярату хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: гарәп графикасында язу үрнәкләре, фоторепродукцияләр, кулъязма һәм басма китаплар, портретлар, шәмаилләр, тугра үрнәкләре, гарәп язулы көнкүреш һәм бизәнү әйберләре, магнитофон, М. Шәмсетдинованың музыкаль әсәрләре язмалары.
Дәрес барышы
- I. Психологик уңай халәт тудыру. Магнитофон язмасында М.Шәмсетдинованың “Тәравих” әсәре яңгырый.
- II. Яңа материалны өйрәнү.
Укытучы. “Кешенең гүзәллеге – аның язуында. Ә бу гүзәллекнең акыллы кеше кулында булуы – бәхет”, – ди шәрык афоризмы. Гаҗәеп бизәкләр рәвешенә кертеп язылган гарәп графикасы үрнәкләре – каллиграфия (матур язу) җәүһәрләренә татар халкы Болгар дәүләте, Ислам дине кабул итү заманнарыннан .бирле гашыйк. Шулай булмаса, алтын язулы, көмеш-кургашын бизәкле, нокта, өтер урынына гөлчәчәкләр, “җир күзе”, нәни борыч сурәтләре төшелгән изге язуларны халкыбыз өйнең иң түренә, кашага өсләренә, ишек башларына элеп куймас, беләзек, йөзек, чулпыларга уелган хикмәтле сүзләрнең бәла-казадан, бәхетсезлектән саклавына, уңыш китерүенә ышанмас, аларны кадерләп сакламас иде. Бүген шушы көннәргә кадәр сакланып килеп җиткән милли сәнгатебез үрнәкләре белән танышырбыз, виртуаль музей залларында йөреп, гарәп графикасының сәнгатебездә тоткан урыны турында уйларбыз. Хәзер музейга рәхим итегез.
(“Музей”ның һәр “зал”ында бер яки ике укучы, гидлар роленә кереп, фоторепродукцияләр буенча “экспонатлар” турында сөйлиләр.)
1 нче экскурсовод. Безнең залга урнаштырылган керамик савытларда, бакыр һәм җиздән эшләнгән көнкүреш әйберләрендә (чүлмәк, кувшин, көзге, чулпылар һ.б. күрсәтелә) симметрик бизәкләр белән бергә, гаҗәеп дәрәҗәдә үрелеп киткән гарәп язуларында останың акылы, зәвыгы чагыла. Предмет хуҗасы, һичшиксез, матурлыкны аңлый белүче, изге сүзнең көченә инанган кеше булгандыр.
Кабер ташларына, мәчет диварларына чокып язылган гарәп язулары беребезне дә битараф калдыра алмый.
Аларда халкыбызның орнамент иҗаты каллиграфия сәнгате белән тыгыз үрелә (фоторепродукцияләр күрсәтелә).
2 нче экскурсовод. Безнең залда сез татарларда кулланылган гарәп язуы төрләре белән таныша аласыз (язу үрнәкләрен күрсәтеп сөйли). Гарәп язуының борынгы ватаны – Үзәк Гарәбстан. Язу төрләренең саны 120 гә җиткән заманнар да булган. Мондый төрлелек буталчыклар китереп чыгарган. Шуңа күрә вакытлар узу белән гарәп каллиграфиясендә берничә язу (почерк) төре генә яшәп калган. Татарлар арасында гарәп язуының барлык төрләре дә гамәлдә булган, ләкин шулай булса да, өстенлек 2-3 язу төренә генә бирелгән.
Куфи язуы – гарәпнең иң борынгы ноктасыз язуы, 22 хәрефтән тора. Ул Мөхәммәт пәйгамбәр вакытларыннан бирле сакланып килгән дип исәпләнә. Аның вафатыннан соң Коръәннең беренче нөсхәсе шул язмада бирелгән. Гарәбстанда кайчандыр яшәгән Куфи шәһәре тирәсендә таралганга шулай аталган. Мондый язу үрнәге Болгар чорыннан калган ташбилгеләрдә очрый. Куфи язуы кабер ташларына Коръән сүрәләрен язганда гына кулланылган була. Бу традиция (сирәк кенә булса да) бүгенге көннәргәчә дәвам итеп килә.
Нәсх язуы күбрәк Мисырда таралыш ала, аннан Урта Азиягә һәм Идел-Урал төбәгенә дә күчә. Хәзерге вакытта Диния Нәзарәтендә нәшер ителә торган дини китаплар шушы язу төре белән басылып килә. Матбугатта басылучы гарәп хәрефле язмалар да нәсх язуы белән башкарылган.
Сөлс язуы китапның баш битен, сәхифә башларын бизәү өчен кулланылган.
Нәстәгълыйк язуы, башлыча Иранда тарала, Урта Азия аша безнең илебезгә дә килеп җитә.
Шикасте язуы – шулай ук Иранда таралган шәкелләрнең берсе. Мондый язулы кулъязма китаплар бездә дә күп очрый.
Дийвани язуы – канцелярия, рәсми кәгазьләр язуы. Бу төр Бохара, Харәземдә киң кулланыла, бездә дә гамәлдә йөри.
Рикъгә язуы Төркиядә һәм Мисырда киң таралган. Соңрак Истанбул, Мисырга барып укыган шәкертләребез аша безнең якларга да килеп керә. “Шура” журналы шушы язу үрнәген титул хәрефләрендә кулланган (фоторепродукция күрсәтелә).
3-4 нче экскурсоводлар. Ә хәзер безнең залга рәхим итегез. (Магнитофон язмасында М. Шәмсетдинованың “Багышлау” музыкаль әсәре яңгырый.) Безнең экспонатлар китаплардан гыйбарәт. Халкыбызның мәшһүр хаттатлары, ягъни матур язу осталары, шәрык илләреннән килгән китапларны күчереп язганнар һәм таратканнар. Болгар дәүләте чоры галимнәренең, каллиграфларының хезмәтләре бүгенге көннәргә кадәр сакланып калмасалар да, алар турында мәгълүматлар бар. Соңрак чорларда яшәгән, хаттатлыкка маһирлыклары чагылыш тапкан Ибнеәмин Әминев, И. Хәлфин, Гали Мәхмүдев, Хөсәен Фәезхановларның (портретлары күрсәтелә) кайбер хезмәтләре, язу үрнәкләре сакланып калган (кулъязмаларның фоторепродукцияләре тәкъдим ителә.)
Татар каллиграфлары күчереп язган Коръән китабының гүзәл нөсхәләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Ташкент һ.б. китапханәләр фондларында бүген дә күпләп табарга мөмкин. Казан дәүләт университетының кулъязма китаплар бүлегендә сәнгати зәвык белән бизәлгән Коръән китаплары да шактый. Алар арасында татар хаттатлары күчереп язганнары да бар. (Кулъязма Коръән китабы битләренең бизәлгән үрнәкләре күрсәтелә. Укучылар үзләре алып килгән китапларны карыйлар, бизәлешен күзәтәләр.) Казан, Мәңгәр, Кышкар, Ташкичү, Ашыт, Саба, Түнтәр, Шырдан, Эстәрлебаш, Оренбург Каргалысы һ.б. зур мәдрәсәле шундый урыннар китап күчерү үзәкләре булып килгән.
Каллиграфларның кайберләре турында истәлекләр сакланып калган. Ш.Мәрҗанинең бабасы хаттат Габделкәримнән калган китаплар арасында матур язу остасы бер кыз күчергән китаплар булганын әйтә: “Язуы гүзәл, эше нәфис һәм күчерүче кызның белеме җитеш булганын күрсәткән кулъязма китаплар бар иде. Ул чакта, яшьлегем сәбәпле, шул кызның исемен һәм башка әхвален яза алмавыма әле дә үкенәм”, – ди. (“Мөстәфадел әхбар…” әсәре.)
Китап күчерүче осталардан берсен К. Насыйри да искә ала: “Ул заманнар китап баса торган басмаханәләр юк. Халык кулында һәммәсе язган китап булгандыр. Хөсәен баба (Зөя өязе Югары Шырдан авылында) язуга оста кеше булган. Ривайәт кылалар, Хөсәен баба Әлмөхәммәт улы Коръән язучы (күчерүче) иде, үз гомерендә берничә йөз китап язгандыр, диләр. Аның кулы белән язылган китаплар бәгъзе кешеләр кулында хәзер дә күренәдер. Бу кеше 1805 нче елларда Югары Шырданда вафаттыр”, – ди. (“Каюм Насыйри мәҗмүгасы” – Казан, 1956.) Димәк, һәр төбәкнең танылган каллиграфлары булып, язма китаплар шулар каләме аша ил эченә таралган. (Җирле материалларга нигезләнеп, үзебезнең төбәктә күчереп язу эше белән шөгыльләнгән кешеләр турында мәгълүматлар бирелә.)
5 нче экскурсовод. Сезне шәмаилләр залына дәшәбез. Мөселманнарда каллиграфик нәкыш киң таралыш алган, ә моннан татар рәсем сәнгатендә кабатланмас шәмаил үрнәкләре туган. Шәмаилнең кайчан, ничек барлыкка килүе – сер. Атамасының килеп чыгышы да төрлечә аңлатыла. Шәмаилнең гарәпчәдән турыдан-туры тәрҗемәсе “үзлек”, “дәрәҗә” дигәнне белдерә. Чыннан да, бу сәнгать әсәрләренең күбесендә Аллаһының, пәйгамбәрләрнең сыйфатлары гәүдәләнгән. Шәмаилләр исламны өйрәнүдә күргәзмә әсбап буларак та кулланылган. Еш кына аларны “аятелкөрси”, “йорт догасы” дип тә йөртәләр.
Болардан чыгып, шәмаилгә билгеләмә биреп карыйк. (Укучыларның фикерләре тыңлана.) Әйе, шәмаил – мөселманнарның изге урыннары төшерелгән, бизәп башкарылган дивар таблицасы яисә рәсем, догалар, дини нотыклар һәм өйрәтмәләр ул. XIX гасыр азакларына чаклы алар кулъязма рәвешендә булып, кәгазьгә ясалганнар, матур итеп буялганнар. Кайберләре пыялага яки тукымага язылган. (Шәмаилләрнең ничек ясалулары турында мәгълүматларны И.Рәми язмаларыннан табарга мөмкин: Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001, 305 б.)
(Кулъязма шәмаил үрнәкләре күрсәтелә, укучылар үзләре алып килгән шәмаиләр турында сөйлиләр: кемнән күчкән, кем ясаган, нинди ысул белән ясалган, нәрсә язылган.)
Кулъязма шәмаилләрнең традицияләрен рәссам-нәширләр кабул итеп алган. Алар арасында Габдрахман Габдуллин, Мөхәммәтҗан Хуҗа Сәетов, Гайфулла Мозаффаров бар. (Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда сакланучы, Казан типографияләрендә XIX йөз ахыры – XX йөз башында нәшер ителгән шәмаилләрнең фоторепродукцияләре күрсәтелә.)
Ничек уйлыйсыз: шәмаилләр белән зур кызыксыну каян килеп чыккан, аларның максаты нидән гыйбарәт? (Ул вакытта татар халкы рухи яңарыш кичергән, өйгә эленгән шәмаил хуҗаның мөселман икәнен күрсәтеп торган. Шәмаилләр өй, мәчет, уку йортларының сакчысы саналган һәм ишек өсләренә элеп куелган. Аларга, гадәттә, Коръән аятьләре, догалар язылган. Мәчет төшерелгән шәмаилләр йорт эчендә көньякны күрсәтеп торганнар. Бер ишеләре хаҗ кылучыларның изге урыннарга бару юлын күрсәтүче таблицалар, схемалар рәвешендә ясалган, шулай итеп белем дә биргән.)
Укучыларның фикерләрен тулыландыру:
– Мәчет диварларына матур итеп сүрәләр язып кую сәнгате күп кенә мөселман халыкларына хас булса, Коръәнне үзләштерү, укый-язарга өйрәнү өчен шәмаилләр ясау Казан татарларында гына булган, һәм ул безнең сәнгать төре булып санала.
6 нчы экскурсовод. Хәзер бирегә рәхим итегез. Залыбызның бу өлешенә соңгы елларда иҗат ителгән шәмаилләр куелган. Шәмаил иҗат итүчеләрнең гаҗәеп гүзәл һәм үзенчәлекле, бизәкле-нурлы эшләре соңгы елларда халкыбызга янәдән әйләнеп кайтты. (Б.Урманче, Н.Нәккаш, Р.Мәрдәнов, Р.Сәлахетдинов, Р.Мөхәммәтҗанов, В.Попов, Р.Шәмсутов, Ч.Хәсәнова, Л.Сәмигуллина, Ә.Хәлиуллина, Ф.Гыйрфанов һ.б. иҗат иткән шәмаилләр күрсәтелә, кайберләренә аңлатмалар бирелә. Тулырак мәгълүматны “Сөембикә” журналының 1997 елгы 2 нче саныннан карагыз.)
Соңгы елларда нәкышчеләребез шәмаилнең бер төре булган тугралар да иҗат итәләр. Тугра – төрки сүз. Ул “шәхси билге”, “тамга” дигәнне аңлата, “герб” мәгънәсендә дә кулланыла. Сәнгатьнең бу төре татар халкына шагыйрь, әдип, галимнәрнең шәхси билге-мөһерләре сыйфатында әйләнеп кайтты. Алар сурәтләү чараларының камиллеге, җыйнаклыгы, фәлсәфи эчтәлегенең тирәнлеге белән аерылып тора. (Тугра үрнәкләре белән таныштыру.)
Бу өлкәдә нәтиҗәле эшләүче Нәҗип Нәккаш зур булмаган каты кәгазьдә гадәти язулы лаконик сурәтләр һәм кыска гына текст аша теге яки бу кешенең холкына, шөгыленә хас булган иң төп сыйфатларны чагылдыра белә.
Лена Шагыйрьҗан бу матурлыктан туган хисләрен шигырь юлларына да салган:
АҺ, тугра, тугра, тугра!..
Минем шигъри мөһерем,
Бизәккә әйләнгән җырым,
Гөлгә әйләнгән серем.
Районыбызда яшәп иҗат итүче күпкырлы талант иясе булган шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов та тугралар иҗат итә. (Укучылар туграларга язылган сүзләрне укып карыйлар. “Кем тизрәк?” уены оештырыла.)
Күрше залда безне күңелле сюрприз көтә. (Дәрескә рәссам-нәкышче чакырыла. Ул балаларга мастер-класс үткәрә: шәмаил яки тугра ясау тәртибен аңлата.)
Өйдә сез дә үзегезнең яки гаиләгезнең туграсын ясап карагыз, останың киңәшләрен дә истә тотыгыз.
III. Дәресне йомгаклау.
Укытучы. Виртуаль музейга сәяхәтебез тәмамланып килә. Чү, ишек төбендә безне бер төркем журналистлар көтеп торалар түгелме?
Журналистлар булып, берничә укучы чыга һәм балалардан интервью ала:
- Экспонатлар күңелегездә нинди хисләр уята? Кайсылары аеруча ошады?
- Нинди файдалы мәгълүматлар алдыгыз?
- Гарәп графикасы милли сәнгатебездә нинди урын тота?
- Гарәп графикасын өйрәнү ни өчен кирәк?
Укытучы. Ерак тарихларның кайтавазы, “халык күңеленең һич тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгесе” булып сакланган, безнең көннәргәчә килеп җиткән гарәп язулы үрнәкләр милли сәнгатебезнең үзенчәлекле, кабатланмас булуын раслый. Кадерле, газиз мирасыбыз исән, чәчәк ата, күзләрне иркәли, күңелләрне пакьли.
Әдәбият
- Абзалина Р. Изге сүз нәкыше (Шәмаил – татарларның
рухи үрнәге.) // Казан. 1997. – № 8 – 9, – 46 – 49 б. - Әхмәтҗанов М. Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы. – Мөслим, 2001.
- Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. – Москва: “Советский художник”, 1990.
- Зәйнуллин Җ. Әссәләмүгаләйкүм. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1993.
- Йосыпова Г. Җанга якын сәнгать. // Татарстан, 1997. – №4.- 24 – 30 б.
- Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфорграфия тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1999.
- Нурлыйдыр күзләрне шәмаил…, //Сөембикә. -1997.- №2.
- Рәми И.Г., Даутова Р.Л. Әдәби сүзлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.
- Шаһиева Р. Шәмаилләр. // Казан утлары, 1998. – №12.