Безнең проектлар Остаз

“Мөгаллим буласым килә” проекты

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә, үзләренең укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.  Фән-техника казанышлары нинди генә югарылыкка ирешмәсен, укытучы һөнәре әле һаман да кирәкле профессия булып калган дигән сүз бу.  Кешеләр, алар арасындагы холык-фигыль төрлелеге, үзара мөнәсәбәтләрне көйли белмәү, тәрбия өлкәсендәге карашлар каршылыгы кеше-кеше циклындагы һөнәрләргә ихтыяҗның артуын гына күрсәтә. Шуңа күрә дә педагогика, психология фәне белән бәйле һөнәрләр иң кирәклеләр рәтендә кала да.

“Мөгаллим буласым килә” проекты – белем һәм күнекмәләр бирү проекты. Ул яшь кешегә укытучы һөнәренең укучы күзенә күренеп бетмәгән  якларын ачарга, авыр да, мактаулы да, кызыклы һәм бик тә күпкырлы булган профессиянең үзенчәлекләренә төшенергә, аны үз мөмкинлекләрең күзлегеннән бәяләргә һәм алга таба бу юнәлештә һөнәр саулауга этәргеч буларак кабул итәргә ярдәм итә. Проектта катнашкан укучылар, мәгълүмат киңлегендә дөрес юнәлеш табып, төрле предмет укытучыларының һөнәр нечкәлекләрен “эчтән” өйрәнә, үзләре яраткан предмет укытучысы буларак сынап карый, оештыру сәләтләрен ачыклый, төрле аудитория белән эшләргә, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәнә. Киләчәктә укытучы һөнәрен сайламаган укучылар да әлеге проект кысаларында барлык профессия вәкилләренә кирәкле булган оештыру сәләтен камилләштерүдә, кешеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда, культуралы аралаша белүдә, үз-үзеңне танып белү өлкәсендә уникаль тәҗрибәгә ия була.

ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Проектның төп максаты булып, югары сыйныф укучыларын алдагы буын бөртекләп җыйган белем һәм күнекмәләрне киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерүче, туктаусыз үсеп-үзгәреп торучы җәмгыятьтә үз урыныңны табарга өйрәтүче укытучы һөнәренең күпкырлы үзенчәлекләре белән таныштыру, һөнәрне дөрес сайлауда үз мөмкинлекләреңне ачык күзаллый белүнең әһәмиятенә төшендерү, үзең сайлаган һөнәргә әзерлек дәрәҗәсен анализларга өйрәтү тора.

Һөнәри юнәлеш бирү бурычлары:

1) үз-үзеңне танып белү, мөмкинлекләрең турында тулырак күзаллау булдыру;

2) укытучы һөнәренең үзенчәлекләрен төрле яклап “күрергә” өйрәнү;

3) үзеңне мөгаллимлек хезмәтендә сынап карау;

4) һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш табарга ярдәм алу.

Проект мобиль, ул укучылар һәм ата-аналарның ихтыяҗына, кызыксыну өлкәсенә, проект җитәкчесенең осталыгы һәм тормышка ашыру урынына бәйле рәвештә бик җиңел үзгәртелә ала.

 

ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ ЭТАПЛАРЫ

  1. ӘЗЕРЛЕК ҺӘМ ОЕШТЫРУ ЭТАБЫ (сентябрь, 2018 ел):
    • укучыларның шәхси ихтыяҗларын өйрәнү;
    • проектны бергәләп планлаштыру;
  • мәктәп администрациясе һәм җаваплы кешеләр белән килештерү.
  1. ТОРМЫШКА АШЫРУ ЭТАБЫ (октябрь, 2018 ел – апрель, 2019 ел):
  • проектның төп чараларын тормышка ашыру;
  • проектның нәтиҗәлелеген билгеләү максатында мониторинг (беренчел мониторинг, арадаш мониторинг).
  1. НӘТИҖӘ ЯСАУ ЭТАБЫ (май, 2019 ел):
  • проектның нәтиҗәлелеген билгеләү максатында мониторинг (йомгаклау мониторингы);
  • проект эшчәлеген анализлау;
  • эшчәнлек нәтиҗәләрен гомумиләштерү, методик табышлар белән уртаклашу;
  • перспектив планлаштыру.

ПРОЕКТ ЭЧТӘЛЕГЕ

Йөкләү (41,3 Кб)

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki