Остаз Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре

“Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тьюторлык ярдәме” проекты буенча отчет

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызының “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тьюторлык ярдәме” проекты буенча отчеты. 2019 ел.

Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмас өчен, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр итү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Ә омтылыш уятуда тьюторлык хезмәте аеруча зур роль уйный.

Укытучының профессиональ яктан үсүе,камилләшүе кемгә кирәк соң? Иң беренче чиратта ул аның үзенә кирәк. Укытучының профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле, минемчә, чөнки бу укытучыларны шәхес кризисыннан саклый. Мөгаллимнәр үзләрен башкаларның ничек кабул итүләрен күзаллап бетермиләр. Ә бу үз көчеңә ышанмауга китерә. Профессиональ караш үзеңә һәм һөнәреңә карата горурлык тудыра, компетентлыкны күтәрергә ярдәм итә, мәктәптәге эшнең нәтиҗәсе өчен җаваплылыкны арттыра, бурыч һәм максатларны яхшырак күзалларга ярдәм итә.

Шуларны истә тотып, Республика гранты кысаларында Республика гранты кысаларында мин быелгы уку елында “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тьюторлык ярдәме” исемле программа буенча эшләдем. Максатым – районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри ихтыяжларын тутырырга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү, аларга юнәлеш бирү, үзүсеш мөмкинлекләрен ачарга булышу, үз көчләренә ышаныч уяту, үзара хезмәттәшлеккә нигезләнеп эшләргә күнектерү. Максатымны тормышка ашыру өчен, 2018 нче елның июнь аенда үткән район методик берләшмә утырышында ясалган анализга нигезләнеп, ярдәм кирәк булган укытучыларны, аларның һөнәри компетентлыгын үстерүдә кирәк булган өлкәләрне ачыкладым. Эшемне берничә юнәлештә алып барырга кирәклеген аңлап, программага үзгәрешләр керттем, аны методистыбыз һәм район методик берләшмә җитәкчесе белән килештердем, эш юнәлешләренә быелгы уку елы өчен актуаль булган мәсьләләрне генә алырга тырыштым.

 

Эш юнәлешләре:

  1. Укытуның яңа программалары, концепцияләре белән “Остаз” электрон мәйданчыгы аша даими таныштырып бару.
  2. Мәктәп документациясе эшләрендә шәхси ярдәм күрсәтү, төгәллек булдыруга булышлык итү.
  3. Коллегаларымның төрле дәрес формаларын оештыру проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү, алдынгы тәҗрибәне тарату, осталык дәресләре күрсәтү.

 

  1. Һөнәри осталык бәйгеләрендә профессиональ компетентлыкны максималь дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлекләрен ачыклап, уңышлы чыгыш ясарга җирлек булдыруда ярдәм итү.

Поектны тормышка ашыру 5 этапта барды.

Май – июнь айлары – теоретик этап булды. Әлеге этапта без, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, район методик берләшмә җитәкчесе һәм методистыбыз белән берлектә атнага 2 сәгать өйрәнелүче татар теле һәм 1 сәгатьлек әдәбият дәресләре өчен эш программалары төзедек, гимназия һәм лицей укытучылары белән тыгыз элемтәдә эшләп, программага куелган таләпләрне һәр укытучы аңлый һәм мөстәкыйль рәвештә яңа төр программалар белән эшли алырлык дәрәҗәгә җитте дип саныйм. Киләсе уку елында да эш пограммларына куелган таләпләрнең үтәлешен анализлау өчен эшче төркемдә катнашырмын дип уйлыйм.

Август ае кодификаторлар нигезендә укучыларның белемнәрен бәяләү материалын эшләүдә, аны системага салуда мөгаллимнәрнең эшчәнлеген тәэмин итүдә өлеш керттем. Аерым алганда, старт эшләрен һәм арадаш аттестация эшләрен формалаштыруда катнаштым. Шулай итеп, мөгаллимнәрне болытлы технологияләр аша электрон форматта уртак документлар эшләргә өйрәтүдә көч куйдым.  Әлеге материалга сылтама: https://docs.google.com/document/d/10pAoF9mjmwHFigSW3KAKfbFWmtIH9P_G7J8bnd8eSGE/edit . Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әлеге материаллар белән эшләргә һәм нәтиҗәләрне махсуслаштырылган программа нигезендә системага салырга өйрәтү өчен, 5 июнь көнне район методик берләшмә утырышында чыгыш ясадым, эш барышында укытучыларыбызга индивидуаль ярдәм күрсәттем.

 

20 август көнне Казан шәһәрендә яшь мөгаллимнәр өчен “Укытучы һөнәренә багышлау” исемле республикакүләм чарада катнашып, районыбызда яңа эшли башлаган яшь мөгаллимнәр белән таныштым, аларга киңәшләр бирдем.

Июль – сентябрь проектлау этабы булды. Әлеге этапта шәхси сайтымда (gzalilova.ru)  “Остаз” исемле бүлек булдырылып, уку елы дәвамында анда актуаль темаларга һәм төрле характердагы 11 фәнни-методик мәкалә урнаштырылды.

  1. 19.08.2018 – “10 нчы сыйныфта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту тәҗрибәсеннән” – http://gzalilova.ru/?p=886
  2. 15.09.2018 – “5-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программалары” – http://gzalilova.ru/?p=894
  3. 12.10.2018 – “Мөгаллим портфолиосы” – http://gzalilova.ru/?p=879
  4. 21.11.2018 – “Татар теле – анам теле” (татар телен саклауга юнәлдерелгән иҗади проектлар турында әңгәмә) – http://gzalilova.ru/?p=882
  5. 15.12.2018 – “Осталык дәресләренең авторлык программасы” – http://gzalilova.ru/?p=901
  6. 19.12.2018 – Технологик карта: “Өч Мәхмүт” хикәясенең эчтәлеге – http://gzalilova.ru/?p=905
  7. 16.01.2019 – “Дәреслекләрнең федераль исемлеге” (татар теле һәм әдәбият дәреслекләре) – http://gzalilova.ru/?p=864
  8. 16.02.2019 – “Төп дәүләт имтиханы өчен бланклар” – http://gzalilova.ru/?p=868
  9. 12.03.2019 – Әхлак дәресе: “Акчага мөнәсәбәт” – http://gzalilova.ru/?p=909
  10. 13.04.2019 – Дәрес эшкәртмәсе: “Галиәсгар Камал – күренекле драматург” – http://gzalilova.ru/?p=915

11. 04.05.2019 – “Әдәби иҗатны үстерү өчен юл картасы (проект)” – http://gzalilova.ru/?p=913

Электрон мәйданчык һөнәрдәшләремә тиз арада үрнәк эшләр белән ярдәм итү генә түгел, эчтәлеге буенча фикер алышу өчен дә уңайлы.

 

Октябрь-ноябрь – коррекция, төзәтмәләр кертү этабында заманча дәресләр әзерләү буенча мәктәбебездә үзара дәресләр карадык, дәреснең һәр этабын планлаштыру һәм аңа укытучының әзерлеге турында сөйләшеп, ярдәмләшү оештырдык, һөнәри бәйгеләрдә катнашканда куллана алырлык осталыкны барладык, алдагы айларга эшләр планлаштырдык.

Декабрь – март айларында – гамәли этапта – лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Алсу Гали кызын һәм мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызын “Ел укытучысы” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, Бөтенроссия мастер-класс бәйгеләренә әзерләүгә һәм ярдәм төркемендә эшләүгә күп көч куелды. Нәтиҗәләр дә куанычлы: Латыйпова А.Г., “Ел укытучысы” бәйгесенең барлык этапларын уңышлы үтеп, республика күләмендә номинация җиңүчесе булуга, Гайнетдинова Г.Ф район этабында 3 нче урын яулауга иреште. Гөлназ Фәнисовна Бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә шулай ук номинациядә җиңү яулады. “Ел укытучысы” бәйгесенең район-зона этабында бәяләү комиссиясе составында эшләү минем өчен аеруча кызыклы булды. Әлеге статус бәйгегә катнашучы түгел, ә бәяләүче күзлегеннән карарга мөмкинлек биреп, моңа кадәр туган бик сорауларга җавап алырга, башкаларның да сорауларына җавап бирергә ярдәм итте.

Декабрь аенда (14.12.) махсус чакыру нигезендә һөнәри бәйгеләргә әзерлек мәсьләләренә багышланган районара семинарда катнашырга туры килде. Сарман районы Җәлил 1 нче номерле урта мәктәбендә “Остазлык мәктәбе” проекты кысаларында оештырылган әлеге чарада мин тренинг һәм мастер-класс үткәрдем. Әлеге мәктәп укытучысының республика этабына үтеп, 1 нче турда чыгыш ясавы шулай ук минем өчен зур куаныч булды.

20 март көнне лаеклы ялдагы бер төркем укытучылар катнашында узган район методик берләшмә утырышы кысаларында 6 нчы сыйныфта яңа алымга – интеллек-карта алымына  нигезләнгән әдәбият дәресе күрсәттем. Дәрескә әзерлек этабыннан ук җентекле аңлатмалар биргән заманча дәресне үз күзләре белән күргән һәм җылы бәяләгән коллегаларымның фикерләре яңа укыту алымнарыннан  алар да курыкмыйча файдаланыр дип ышанырга җирлек тудыра.

Программамның гамәли этабында үземнең дә һөнәри осталыгымны тагын бер яклап үстерергә мөмкинлек туды. Мин районыбызда башлаган “Әхлак дәресләре” проектын әзерләүче һәм сынаучы төркем эшендә дә катнашам. Әлеге эшчәнлек миңа инде күптән таныш сыман тоелган тема, метод һәм алымнарга яңа күзлектән карарга, җаваплылылык, төгәллек, методик яктан компетентлылык, теоретик белем һәм гамәли әзерлеккә игътибар кебек төшенчәләр турында уйланып эшләргә мәҗбүр итә. Болар “Иң яхшы методик портфолио”, районкүләм “Муниципаль белем бирү системасында проектларга грант ярдәме” кысаларында нигезләмәләр эшләү барышында да кирәк булды. Мин хәзер киңрәк, масштаблырак проектларга алынырга курыкмый башладым, үз-үземә ышаныч артты, һәрвакыт эзләнәм, укыйм, остазлар белән элемтәләрне ныгытам, аларның тәҗрибәсен өйрәнәм.

Профсоюз оешмаларының Казан шәһәрендә үткән I медиамәктәп утырышында (02.11), шулай ук Яр Чаллы педагогика университеты галимнәре үткәргән методик семинарда үз белемемне күтәрү (21.12) компетентлык төшенчәсен яңа яктан ачарга мөмкинлекләр тудырды.

«…Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Туган телне укыту исә башка фәннәргә караганда икеләтә авыр. Ул укытучыдан предметны белүне генә түгел, зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны, иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу яңалыкка омтылу. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә. Ә бу эштә берләшеп, киңәшләшеп эшләгәндә, зур үрләр яуларга, олуг максатларга ирешергә була. Республика күләмендә үстерелүче остазлык мәктәбе – моның ачык мисалы.

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki