Остаз Фәнни-методик эшчәнлек

Галиәсгар Камал – күренекле драматург

Аннотация

Татар телендә белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныфында Г.Камал иҗатын өйрәнүгә 4 сәгать вакыт планлаштырыла. Дәреснең план-конспекты 1 нче сәгать өчен тәкъдим ителә. Әлеге дәрескә укучылар Г.Камалның биографиясен укып килгән булалар, кайбер балаларга, әзерләнү өчен, өстәмә материаллар да тәкъдим ителгән була. Дәрестә барышында укучылар интеллект-карта төзиләр, шуның буенча сөйлиләр, өстәмә мәгълүматлар белән тулыландыралар, терминнар белән эшлиләр, үз хезмәтләрен бәялиләр. Алдагы ике дәрестә “Беренче театр” комедиясе өйрәнелсә, соңгы дәрестә комедия жанрының үзенчәлекләрен танып белү оештырыла. Дәрес эшкәртмәсе уртача өлгерештәге укучылар белән эшләү өчен тәкъдим ителә. Интеллект-карта төзү күнекмәсе ныклы булмаганга, үрнәк буенча эш оештыру максатка ярашлы булачак.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек.

  1. Предмет нәтиҗәлелеге: татар драматургиясенең формалашу чоры, шартлары белән бәйләп, Г.Камалның тормышын һәм әдәбият тарихындагы урынын белү, хәтердә калдырып сөйләү.
  2. Метапредмет нәтиҗәлелек:

– регулятив гамәлләр: дәреслектә ориентлашу, уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, материалның эчтәлеген адымлап ачыклауда, рефлексия ясауда катнашу;

танып белү гамәлләре: укылган материалга анализ ясау ысулын белү; аны визуальләштереп, интеллект-карта ясый алу; интеллект-картадан файдаланып сөйли алу; максатка ирешү юлларын танып белү.

– коммуникатив гамәлләр: текстны укып аңлау, кабул итү; фикерне әйтә һәм тыңлый, үз эшчәнлегеңне анализлый белү; башкалар фикерен ишетү; фикерне тулыландыра белү; үз кичерешләреңне иптәшләрең кичереше белән килештерә белү.

  1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәлелек: сыйныфташларыңа, үз-үзеңә матур мөнәсәбәт формалашу, үз эшчәнлегеңне нормаларга тәңгәл (адекват) бәяләргә өйрәнү.

Дәреснең максатлары.

  1. Дидактик максат: Г.Камалның татар драматургиясенә нигез салучы, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес булуын танып белү процессын оештыру.
  2. Үстерешле максат: фикерләү процессын визуальләштерү, өйрәнелүче объектны интеллект-карта рәвешендә модельләштерү, когнитив фикерләү өчен шартлар тудыру.
  3. Тәрбияви максат: эмоциональ, образлы һәм сүзле-логик хәтерне яхшырту, танып белү эшчәнлеген тизләтү, креатив фикерләүне үстерү теләге булдыру.

Предметара бәйләнеш: рәсем сәнгате, театр сәнгате.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнүле, интеллект-карта (mind maps) методы.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Ресурслар:

  • Әдәбият. 6 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014;

– интернет челтәренә тоташкан компьютер (ноутбук), проектор, экран, электрон презентация, таймер яки сәгать белән кыңгырау;

– китап күргәзмәсе;

– Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005. – 848 б.

kitaphane.tatarstan.ru/tat/kamal.htm

– gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/6-G_Kamal-1teatr.html

azatliq.org/a/1366998.html

Дәрес барышы

(Чор атмосферасы тудыру өчен, дәрес башланганчы, экранда “Беренче театр” исемле нәфис фильмның 1 минут 20 секундтан алып 3 минут 45 нче секунд аралыгындагы өзеге күрсәтелә.)

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
  2. Дәресне оештыру.
  • Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Барыбызга да хәерле көн, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.
  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, видеофрагментта кайсы чор сурәтләрен күрдегез? (Көтелгән җавап: ХХ йөз башы.) Ничек уйлыйсыз, биредә кайсы шәһәр күрсәтелә? (Көтелгән җавап: Казан.) Видеосюжет геройлары нинди вакыйга көтеп яшиләр, нәрсәгә борчылалар? (Көтелгән җавап: шәһәрдә спектакль куелачак, халык әлеге зур вакыйганы кызыксынып көтә, ә дин әһелләре моңа каршы.)
  • Нәкъ шушы вакыйгаларда кайнап яшәгән кайсы язучының биографиясен өйдә өйрәнеп килдегез? (Көтелгән җавап: Галиәсгар Камал.)
  1. Уку мәсьәләсен кую ситациясе.

(Слайд1 белән эшләү.)

  • Укучылар, игътибар белән әлеге слайдка карагыз һәм уйлагыз: әлеге рәсем һәм портретларны нәрсә берләштерә? Уйлар өчен, 10 секунд вакыт бирелә. (Көтелгән җаваплар: 1-6 нчы рәсемнәрне “Камал” сүзе берләштерә. 1-5 нче рәсемнәр Галиәсгар Камал исеме белән бәйле. 4 нче рәсемдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасын күрәбез. 6 нчы рәсемдә Шәриф Камалның портреты бирелгән. Ул да театр өчен пьесалар язган. Әлеге барлык сурәтләрне театр маскасы рәсеме берләштерә, алар барысы да театр сәнгате белән бәйле.)

– Димәк, бүген сүзебез кем һәм нәрсә турында булыр? (Көтелгән җавап: Галиәсгар Камал һәм театр турында.)

  • Әйе, укучылар, бүген сүзебез ХХ йөз башы әдәбиятының күренекле вәкиле, атаклы драматург Галиәсгар Камал турында барыр. Укучылар, сез өйдә нинди бирем эшләп килдегез? (Көтелгән җавап: Г.Камал турында мәгълүмат белән танышып килдек.)
  • Белемнәребез ныклы булсын өчен, бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз? Һәрберегез эчтән уйлый. Уйлар өчен 20 секунд вакыт бирелә. (Вакыт чыккач, укучылар парларда эшлиләр: дәреснең максатын әйтәләр. Кыскарак буйлы укучы башлый. Көтелгән җавап: Г.Камалның нинди шәхес булуын танып беләбез, алган белемнәрне модельләштерәбез, яңа мәгълүматлар белән баетабыз, бер-бербезне тыңларга һәм ишетергә өйрәнәбез, эшләребезне адекват бәяләү күнекмәләре алабыз. Бер-ике укучыдан максатны әйттереп карау, сыйныфташларының фикерен тыңлау.)
  • Хәзер җавапларыбызны бәялибез. Мөстәкыйль рәвештә дәрескә максат куя һәм аны бернинди авылыксыз формалаштыра алсагыз – 5, максатны формалаштыруда сыйнфташыгызның ярдәменә таянсагыз – 4, максатны барыбыз бергә формалаштырганнан соң гына әйтә алсагыз, 3 балл куярсыз.

(Үзбәя.)

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1 нче проблемалы бирем.

  • Хәзер өйдә үзләштергәннәрне бер тәртипкә салыйк, искә төшерик, тулыландырыйк. Моның өчен интеллект-карта ясарбыз. Интеллект-картага куелган таләпләрне бер-беребезгә сөйләп искә төшерәбез. Сөйләү өчен, һәрберегезгә берешәр минут вакыт бирелә. Хәзер басабыз, үзегезнең җилкәдәш партнерларыгыз белән исәнләшеп, уңышлы эш телибез. Кайсыгыз озынрак буйлы, шул башлый. (Парларда эшләү. Көтелгән җаваплар: теманы төгәл формалаштырабыз, теманы (идеяне) үзәк образ (рәсем) рәвешендә сурәтлибез; ассоциацияләр туплыйбыз, ассоцияцияләрне аерым билгеләре буенча төркемлибез, төп сүзләр һәм фразаларны структура рәвешенә китерәбез; график структурасын ясап, үзәк образга төп тармаклар өстибез; эзлеклелек саклансын өчен, аларны номерлыйбыз; ярдәмче тармаклар булдырабыз; сүзләр белән бәйләнешле символик рәсемнәр өстибез; төп тармакларны төсле блоклар (фигуралар) белән аерып алабыз; блоклар яки аларның элементлары арасында бәйләнеш урнаштырабыз.)
  • Үзебезнең белем һәм күнекмәләребезне бәялибез. Моның өчен слайд мәгълүматларына игътибар итәбез. Барлык таләпләрне истә тотып эшләгән укучы үзенең җавабын 5 балл белән бәяли, 2-3 төгәлсезлек җибәрсәгез – 4, 2-3 үзлек кенә исегездә калган булса – 3 балл. (Үзбәя.)

2 нче проблемалы бирем.

  • Хәзер Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интеллект-карта ясыйк. Эш өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә. (Индивидуаль эшләү.)
  • Төркемнәрдә эшләп алыйк: һәрберебез, дәреслектән карамыйча, үзенең интеллект-картасына гына таянып, Г.Камалның тормыш юлы турында сөйләп карый. Һәр сөйләүчегә ярты минут вакыт бирелә. Эш ахырында төркемдә иң оста сөйләүчене билгеләгез. (Төркемнәрдә сөйләү.)
  • Иң оста сөйләүчеләр арасында сайлап алу оештырыйк. (Аларның һәрберсе үз картасын күрсәтеп чыга, иң дөрес ясалган карта иясе сыйныфташларына Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли.)
  • Кемнәр безнең карталарыбыз өчен өстәмә мәгълүмат тәкъдим итә ала? Аның шәхси сыйфатлары турында ниләр әйтә алырбыз? (Өстәмә ресурслар белән таныш булган укучылар үз мәгълүматларын сыйныфташларына яздыра. Дәреснең әлеге этабы өчен ресурслар истәлекләр тупланган китаптан, методик ярдәмлектән һәм интернет чыганаклардан тәкъдим ителә.)
  • Тагын бер кызыклы истәлеккә игътибарыгызны юнәлтәсем килә, укучылар. Күренекле шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе булып җитлеккән Габдулла Тукай 1907 нче елның көзендә Казанга кайта. Аның Казан белән танышуы Галиәсгар Камал белән очрашудан башлана. Камал үзенең истәлекләрендә язганча, 1907 нче елда ул “Йолдыз” редакциясе газетасында җаваплы сәркатип булып эшли, кыска гына буйлы, чандыр гәүдәле өстенә җилән кигән бер яшь җилкенчәк кыфәтендә егет килеп керә. Ул өстәлдәге газеталарны актарып: “Сез дә Җаекта (Уральски) чыккан газеталарны алдырасызмыни?” дип сораган. Камал бу егеткә: “Җаекта, бәлки, Тукайны да белә торгансыздыр? Ул Апуш мин булам инде”, – дип, Тукай Камалны гаҗәпләндерә. Галиәсгар Камал Тукайны олпат гәүдәле итеп күз алдына китергән була”. Карталарыгызны әлеге мәгълүмат белән баетсагыз иде. Сезгә бер минут вакыт бирелә. (Интеллект-карталарга мәгълүмат өстәү.)
  • Интеллект-картагызда бүген әйтелгән барлык мәгълүмат дөрес чагылыш таба алса, сез шул картага карамыйча матур һәм аңлаешлы итеп сөйли алсагыз, 5 балл куя аласыз. Бер яки 2 мәгълүмат җитми калып, картага карамыйча сөйли алсагыз – 4, карта ярдәмендә генә сөйли алсагыз, хезмәтегезне 3 балл белән бәяли аласыз. (Үзбәя.)

3 нче проблемалы бирем.

  • Интеллект-карта белән эш иткәндә, без сезнең белән нинди яңа төшенчәләр белән очраштык? Кайсыларын аңлауда кыенлык туды? (Көтелгән җаваплар: театр, спектакль, драма, драматург)
  • Бу төшенчәләрне аңлау өчен, нинди мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәрбез? (Көтелгән җаваплар: татар теленең аңлатмалы сүзлегенә, махсус сүзлекләргә, интернет челтәренә, дәреслекнең глоссарий бүлегенә.)

Терминнар белән эшне оештыру: 4 төркемдә эшләү. Һәр төркем бер чара белән эш итә. Эш өчен 2-3 минут вакыт бирелә. Һәр төркемнән бер укучы үзе эзләп тапкан мәгълүмат белән таныштыра.

  • Үзебезнең эшебезне бәялик: кем мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табып, сыйныфташына ярдәм итте, шул үзенә 5 балл куйсын, кем үзе генә эшләде – 4, кем сыйныфташы ярдәменә таянып мәгълүматлы булды – 3 балл. (Үзбәя)
  • Әлеге мәгълүматлар сезгә алдагы дәресебезне үзләштерергә бик ярдәм итәчәк, укучылар. Игътибар белән карагыз: дәреслектә сезгә үзләштерү өчен Г.Камалның нинди әсәре бирелгән? (Көтелгән җавап: дәреслектә драматургның “Беренче театр” комедиясе урын алган.) Димәк, алдагы дәресебез нинди эшкә багышланыр? (Көтелгән җавап: алдыгы дәресебез “Беренче театр” әсәрен өйрәнүгә багышланыр.) Моның өчен өйдә нишләргә кирәк булачак? (Көтелгән җавап: моның өчен әсәрне өйдә тулысынча укып килергә кирәк.)
  • Әлеге әсәрнең телевизион версиясен кайсыгызның караганы бар? (Укучыларның җавабы.)

III. Рефлексия этабы.

  1. Өй эше алу.
  • Мин аны сезгә үземнең сайтымнан игътибар белән карарга һәм үзегезгә роль сайларга тәкъдим итәм: http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/6-G_Kamal-1teatr.html. Шулай ук нәфис фильмның язучы тәкъдим иткән версиясеннән аермасын да табарбыз. Кайбер укучылар татар театры тарихы турында да мәгълүмат тупласын, бәлки берәрегез Камал театрына багышланган проект эшенә алыныр? Индивидуаль бирем: “Беренче театр” әсәре Г.Камалның биографиясе белән ничек бәйләнгән – шул сорауга җавап табыгыз.
  1. Рефлексия.

– Бүгенге дәрескә куелган мәсьәлә чишелдеме? Дәрес башында куелган уку мәсьәләсе үтәлдеме, максатка ирештекме – йомгак ясыйбыз. (Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә. Берничә укучының җавабы тыңлана. Көтелгән җавап: Мин бүгенге дәрестә Г.Камалның татар драматургиясенә нигез салучы, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес булуын танып белдем, өстәмә чыганаклар белән эшләп, яңа мәгълүмат алдым, сыйныфташларыма ярдәм итә алдым/сыйныфташларымның ярдәменә таяндым, интеллект-карта ярдәмендә хәтеребезне ныгыттым. Шулай итеп, дәрес башында үз алдыма куйган максатка ирештем дип саныйм.)

  1. Дәрескә гомуми бәя. (Барлык куелган үзбәя билгеләренең уртачасын чыгару. Берничә укучыдан үзбәясен аргументлаштыруны сорау.)

– Мин дә сезнең бүгенге хезмәтегездән канәгать, укучылар. Дәрес өчен бер-беребезгә рәхмәт әйтеп саубуллашабыз. (Кул чабу яисә кул бирешү.)

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Галиәсгар Камал турында истәлекләр / төз. Р.Даутов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.
  2. Галиәсгар Камал. Әсәрләр. 3 томда. 1 нче том: пьесалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  3. Галиәсгар Камал. Әсәрләр. 3 томда. 2 нче том: пьесалар, эстрада әсәрләре, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.
  4. Галиәсгар Камал. Әсәрләр. 3 томда. 3 нче том: хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, истәлекләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  5. Ганиева Ф.Ә., Гарифуллина М.Д. Әдәбият дәресләре. 6 нчы сыйныф: методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.
  6. Камал Г. Сайланма әсәрләр: пьесалар, хикәяләр, истәлекләр / төз. Р.Корбан. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.
Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki