Остаз

Әдәби иҗатны үстерү өчен юл картасы (проект)

Максат: укучыларда татар телендә (туган телдә) иҗат итү теләге уятып, татар рухлы, туган илен һәм туган халкын яратучы ватанпәрвәрләр тәрбияләнү өчен шартлар тудыру, татар китабына мәхәббәт, сүз көченә ышанычны үстерү.

Бурычлар:  кыска жанрлар белән халык мәхәббәтен яулаган классик язучылар иҗатын тирәнетен өйрәнү; якташ язучылар белән тыгыз  элемтәдә иҗат серләренә төшенү; каләм көчен төрле бәйгеләрдә сынап  карау мөмкинлеге тудыру.

Проектны тормышка ашыру вакыты: 2019 – 2020 нче уку елы.

Проектта катнашучылар: туган телдә белем һәм тәрбия бирүдә катнашучы барлык мөгаллимнәр, җитәкче кадрлар, укучылар, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары, мәктәп китапханәчесе һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшләүче җирле оешма-учреждениеләр.

Эш юнәлешләре:

  1. “Язучылар белән кулга-кул” исеме астында әдәби очрашулар циклы оештыру.
  2. “Иҗат кешеләре безнең арада” – журналистик язмалар аша матбугатта үз сүзен әйтә белүче якташлар белән осталык дәресләре үткәрү.
  3. “Әдәби уку марафоны” – чиреккә бер тапкыр 21 көн дәвамында әдәби китап укып, социаль челтәрләрдә яки махсус эшләнүче кулъязма журналларда яки буклетларда өзекләр белән уртаклашу, китап укучылар бәйрәме ясап, иң актив укучыларны ачыклау.
  4. “Тукай ялкыны” мәктәп газетасы эшчәнлеген тәэмин итү, аны кимендә айга бер тапкыр чыгаруны максат итеп эшләү. Газетаны чыгаруда укучыларның өлешен максималь дәрәҗәгә җиткерү.
  5. Иҗат мөмкинлекләрен үстерүне күз алдында тоткан махсус күнегү-биремнәр, уеннар тупланган методик брошюра өчен материаллар туплау, сынап карау.
  6. Укучыларны әдәби иҗатка тартуда уңышларга ирешкән республика мәктәпләре тәҗрибәсен өйрәнү.
  7. “Киштәбездә иң өлкән китап” циклыннан махсус чаралар үткәрү: китап презентациясе, әдәби китаплар укырга яратучы гаилә әгъзалары белән сыйныфташларны очраштыру, “Китап бәйрәме” үткәрү, “Иң күп китап укучы” бәйгесе оештыру һ.б.
  8. Республика балалар матбугаты белән хезмәттәшлекне җайга салу: газета-журналларга язылу кампаниясенә әти-әниләрне, гаиләнең өлкән буын вәкилләрен җәлеп итү, реклама кампаниясе, газета-журналлар кулланып, махсус биремнәр үтәү, квест-уеннар оештыру, редакция әһелләре белән кызыклы форматта очрашулар үткәрү, махсус темаларга шигырь, хикәя, мәкалә һ.б. язу.
  9. Драма жанрына игътибарны арттыру максатыннан, мәктәп сәхнәсе, КВН өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яздыру, аларны дәрестән тыш вакытта уйнап карау, иң уңышлысын сайлап алып, махсус түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар белән сәхнәләштерү, алга таба “Мәктәп сәхнәсе” исемле әдәби җыентыкка кертү өчен материал итеп туплау, драма жанрын үз иткән укучыларны бүгенге көн драматурглары, юмор осталары, конферанслар белән очраштыру һ.б.
  10. Укучыларның уңышлы иҗат җимешләрен район һәм республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләргә тәкъдим итү.
  11. Укучыларның әсәрләрен үз укуында яздырып, тавышлы яки видеодисклар эшләү.

Ә сез, сайтым белән даими кызыксынып торучы укучыларым, нинди эшләр тәкъдим итәсез?

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*