Норматив документлар һәм УМК Остаз

5-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программалары

Татар мәктәпләрендәге 5 – 8 нче сыйныф укучыларына әдәбият укыту тәҗрибәсеннән атнага 1 сәгатьтән ФДББС таләпләрен исәпкә алып төзелгән эш программаларымны тәкъдим итәм. Кадерле һөнәрдәшләрем, игътибар итегез: эш программалары мәктәпнең локаль актына нигезләнеп, шундагы күрсәтмәләр, мәҗбүри булырга тиешле бүлекләрне, аларның урнашу тәртибен истә тотып эшләнә, шуңа күрә һәр мәктәпнең, хәтта һәр укытучының эш программасы азмы-күпме дәрәҗәдә бер-беребезнекеннән аерыла. Шул сәбәп белән титул битен дә куймадым. Документ Сезгә таяныч рәвешендә генә тәкъдим ителә. Сез һәр сыйныфны, анда белем алучы укучыларның үзенчәлеген истә тотып та эшләрсез дип ышанып калам. УМК күрсәтелде. Әлеге хезмәтне без коллегам Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы белән бергә башкардык. Кулга-кул тотынып эшләү барыбер җиңелрәк. Сез нәрсә әйтерсез?

Йөкләү:

  1. Әдәбият – 5 нче сыйныф, 2018, ФДББС – 1 сәг.
  2. Әдәбият – 6 нчы сыйныф, 2018, ФДББС -1 сәг.
  3. Әдәбият – 7 нче сыйныф, 2018, ФДББС – 1 сәг.
  4. Әдәбият – 8 нче сыйныф, 2018, ФДББС – 1 сәг.
Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki