Норматив документлар һәм УМК Остаз

Дәреслекләрнең федераль исемлеге

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 28.12.2019 елгы 345 нче номерлы боерыгы нигезендә дәүләт мәктәпләрендә кулланырга тиешле уку дәреслекләре исемлеге расланды. Боерык Россия Федерациясе мәктәпләрендә яңа уку елына мәктәп китапханәләрен туплау һәм яңарту өчен кулланылачак. Фәннәрне татар телендә укыту дәреслекләре исемлеккә кермәгән. Шулай ук татар халкы яки Татарстан тарихыннан дәреслекләр дә юк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бүген дәүләт теле буларак татар телен укытуның якынча програмнары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәләр. Туган тел буларак татар телен укыту програмнары да әзер, алар экспертиза узган. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту програмнары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак. Аның сүзләренчә, 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш.

Тулырак: azatliq.org сайтында.

Йөкләү:

Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең федераль исемлеге, 1-11 нче сыйныфлар (28.12.2018)

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki