Фәнни-методик эшчәнлек

“Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт өчен биремнәр

Вариант №1.

  1. Эш кәгазьләреннән акт турында ниләр беләсез?
  2. Сезнең чыннан да 10 нчы сыйныфта укуыгызны раслап, мәктәп дирекциясе исеменнән белешмә языгыз.

Вариант №2.

  1. Васыятьнамә (завещание) нинди тәртиптә языла?
  2. Фермер хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле акчагызны алуны бер иптәшегезгә ышанып тапшыруыгыз турында ышанычнамә (доверенность) языгыз.

 

Вариант №3.

  1. Беркетмә язганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?
  2. Үзегезнең сыйныф бүлмәсендәге куллануга яраксыз берәр җиһазны гамәлдән чыгарып, акт языгыз.

Вариант №4.

  1. Беркетмә кайчан языла? Ул нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
  2. 10 нчы сыйныфка кабул итүен сорап, мәктәп директоры исеменә гариза языгыз.

Вариант №5.

  1. Белешмә нинди тәртиптә языла? Планын языгыз.
  2. Классыгызда берәр мәсьәләне тикшергән җыелышның беркетмәсен языгыз.

Вариант №6.

  1. Гариза – нинди документ ул? Кайсы очракларда языла? Аны язу тәртибен аңлатыгыз.
  2. Мәктәп спорт залында булган инвентарьлар сакланышын тикшереп, сынган, ватылганнарын юкка чыгару турында (үз районыгызның, мәктәбегезнең тулы исемнәрен, җаваплы кешеләрнең исем-фамилияләрен күрсәтеп) акт языгыз.

Вариант №7.

  1. Эш кәгазьләреннән ышанычнамә турында ниләр беләсез?
  2. Укучының башка мәктәпкә күчүе турында белешмә языгыз.

Вариант №8.

  1. Нинди төр хатлар була? Туганыңа язылган хатның төзелеше нинди булыр?
  2. Мәктәбегездәге берәр кабинетның (әйтик, физика, география) җиһазлары, күрсәтмә әсбаплары сакланышы һәм кирәксезләрен юкка чыгару турында акт языгыз.
Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*