Фәнни-методик эшчәнлек

“Сүзлекләр” темасы буенча шәхси биремле карточкалар

Максат:  төрле сүзлекләр белән шәхси танышу мөмкинлеге тудырып, алар белән эшләү күнекмәсе булдыру.

Җиһазлау:  кабинетта һәм мәктәп китапханәсендә булган төрле сүзлекләр тупланмасы.

№1. Келәм, Зөбәрҗәт, ваемсыз, бәйге, дәвер, гадел, коткару сүзләренең мәгънәләрен белү өчен, нинди сүзлекләрдән файдаланырга кирәк?

№2. Көчәергә, чәчәк атарга, тышкы, дус  сүзләренә капма-каршы мәгънәле сүзләрне кайсы сүзлектән карарсыз? Язып алыгыз.

№3. Боегырга, изге, күңел ачарга, күрекле сүзләренә капма-каршы мәгънәле сүзләрне нинди сүзлекләрдән карарсыз? Язып алыгыз.

№4. Зимагур, ерагаю, зиярәт кылу, таләп, урынбасар сүзләренең дөрес әйтелешен кайсы сүзлектән карарсыз? Табыгыз һәм язып алыгыз.

№5. Сез хыялда гына булса да Бөекбританиягә сәяхәткә бардыгыз. Кибеткә кердегез. Үзегезгә ошаган әйберне алу өчен, кибетче белән сөйләшергә кирәк. Ләкин сез инглиз телен белмисез. Мондый хәлдә калганда, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәрсез? Берничә җөмләне язып алыгыз.

№6. Синонимнар сүзлегеннән файдаланып, бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табыгыз: кырыс, һәвәскәр, ялган, ихлас, ямансулау.

№7. Мөселман календаре, рамазан, пәрәнҗә, хәдис турында күбрәк беләсегез килгәндә, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәрсез? Мәхәллә сүзенең аңлатмасын язып алыгыз.

№8. Гөрелдәвек сүзенең русчага тәрҗемәсен нинди сүзлектән карарсыз? Катыргы, котып, кыргый сүзләренең аңлатмаларын язып алыгыз.

№9. Советник, собрание, производство, палач, нелегальный сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен кайсы сүзлектән тизрәк табып була? Тәрҗемәләрен язып алыгыз.

№10. Бак, кунакларга, көя, чүпләнергә сүзләренең ничәшәр омонимы бар? Нинди сүзлектән карарсыз? Бер-ике омоним белән җөмлә төзегез.

№11. Алыш-биреш, алҗытырга, консервлаучы, репрессияләргә, сыдырырга сүзләрен русчага тәрҗемә иткәндә, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәрсез? Тавыш сүзен дөрес тәрҗемә итү өчен, аңлатмаларын сүзлектәгечә язып алыгыз.

№12. Укмаштырырыга, чыганак, чумырырыга, яшелләндеререгә сүзләренең русчага тәрҗемәләрен белмәгәндә, нинди сүзлекләрдән файдаланырсыз? Яхшылык сүзенең тәрҗемә вариантларын язып алыгыз.

№13. Күз  алдына китерегез:  сез тимер юл вокзалында. “Татарстан” поездын көтәсез, ләкин әле билетыгыз юк. Кайсы поездның нинди юлдан кузгаласын белмисез. Рус телен белүегез дә чамалы. Нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәрсез? Шушы темага караган 5 җөмләне сүзлектәгечә язып алыгыз.

№14. Нәргиз, Наилә, Мөбарәкҗан, Лира, Алмаз кебек кеше исемнәренең мәгънәсен нинди сүзлектән карап белеп була? Үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме? Язып куегез.

№15. Энҗе, Фәһимә, Гыйлаҗ, Миркасыйм, Мәгъсүм кебек кеше исемнәрен русча дөрес язу өчен, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк? Язып алыгыз.

№16. Баек, Актүбә, Борындык, Мәлләтамак, Кәрәкәшле, Ләшәүтамак кебек ялгызлык исемнәрне русчага дөрес тәрҗемә итү өчен, нинди сүзлекне кулланырга кирәк? Тәрҗемәләрне сүзлектә бирелгәнчә күчереп языгыз.

№17. Тормыш түгәрәк булу, чүпсез җирдән чүп чыгарып йөрү, эч катып көлү, өмет йолдызы кебек тотрыклы сүзтезмәләрнең мәгънәләрен нинди сүзлектән карап белеп була? Тычкан уты сүзенең мәгънәсен сүзлектә бирелгәнчә язып алыгыз.

№18. Күңел нечкәрү тотрыклы сүзтезмәсенең мәгънәсен кайсы сүзлектән карарсыз? Табып, сүзлектә бирелгәнчә язып алыгыз.

№19. Галиҗәнаб, гайре табигый, галәмәт, иттифак, камәр сүзләрнең мәгънәләрен нинди сүзлектән тизрәк табарга мөмкин? Сезгә таныш булмаган яңа сүзнең аңлатмасын сүзлектә бирелгәнчә язып алыгыз.

№20. “Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь”ны кулланып, болеть душой, сердце замирает, лица нет фразеологизмнарын сүзлектә бирелгәнчә язып алыгыз.

№21. “Русча-татарча сүзлек”тән ледяной сүзенең аңлатмасын язып алыгыз.

№22. Необхоимо, немногий сүзләренең русчадан тәрҗемәсен нинди сүзлектән карарсыз? Ничәнче битләрдә урнашканын языгыз.

№23. Остеклить, карта, пропустить сүзләрен “Русча-татарча сүзлек”тән карап, ничәнче битләрдә урнашканын язып куегез. Развешать сүзенең аңлатмасын сүзлектә бирелгәнчә язып алыгыз.

№24. Тирәк сүзенең мәгънәсен нинди сүзлектән карарга кирәк? Аның ничәнче биттә урнашуын һәм ничә мәгънәсе бирелгәнен языгыз.

№25. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән баш сүзен табыгыз. Ул ничәнче биттә урнашкан, ничә мәгънәсе бирелгән? Шуларны языгыз.

№26. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән тулу сүзенең мәгънәләрен язып алыгыз. Ничәү булды? Бу сүзне ничәнче биттән таптыгыз?

№27. Авыр язылышлы сүзләрне нинди сүзлектән карарга кирәк? Алдыгыздагы сүзлекләр арасыннан аңлатмалы сүзлекләр төренә кергәннәрен аерып алыгыз.

№28. Кайсы очракта н яки ң языла? Язган сүзләрегезнең дөреслеген нинди сүзлектән белә аласыз? Тикшерегез. У_ган, та_нан, кара_гы, ме_гән, ме_нәрчә, а_лый, ы_гырашу, со_га, кө_гә, иртә_ге, бәрә_ге, ту_ган. Барлык сүзләрне дә таба алдыгызмы? Тапмасагыз, ни өчен дип уйлыйсыз?

№29. Орфографик сүзлектән файдаланып, сүзләрне дөрес итеп языгыз. Астына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

Ак(бүз), ак(түш), алма(чуар), алып(сатар), ак(кош), бал(алмаш), ак(сөяк), бал(кашык), рәхим(шәфкать), бала(чага).

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*