Рубрикасыз

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) – 2018

Игътибар! Мәгълүмат рус телле төркемнәрдә укучылар өчен!

Кадерле укучыларым!

Әлеге көнгә кадәр 9 нчы сыйныфлар өчен ана теленнән (туган телдән) 2018 нче елгы төп дәүләт имтиханы өчен контроль-үлчәү  материалларының күрсәтмә вариантлары булмау сәбәпле, 2017 нче елгы демоверсия буенча әзерләнергә тәкъдим итәм.

Туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Имтихан эше 36 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора.

1 нче бүлектәге 13 бирем (1 – 13 нче биремнәр) тыңлап аңлау күнекмәләрен (аудирование), 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) уку күнекмәләрен, 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 – 28 нче биремнәр)  лексик-грамматик күнекмәләрне, 4 нче бүлектәге 29 нчы бирем язма сөйләмне тикшерү өчен бирелә.  5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне үз эченә ала һәм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бием), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирем), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен, һәр укучыга 15 минут каралган.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми.

 

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki