Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

Әдәбияттан эш дәфтәре

2008 – 2013 нче елларда актив эшләгән сайтымда мин “Әдәбияттан эш дәфтәре” бүлеге ачкан идем. Әлеге сәхифә аерым проект буларак та эшли. Бүлектә укучыларны интерактив материаллар, кызыклы мәгълүматлар, уеннар һ.б. үзенчәлекле мәгълүмат һәм белем бирү чаралары көтә. Игътибарыгыздан читтә калмасын өчен, яңа сайтыма әлеге проектка да сылтама куярга булдым. Әдәбияттан хәзер инде федераль стандартларга туры китереп эшләнгән дәреслекләр буенча укытабыз, аларга эш дәфтәрләре дә, методик ярдәмлекләр дә, электрон дәреслекләр дә булдырылган. Әмма биредә тупланган материал актуальлеген әле тиз генә югалтмас дигән ышанычта калам. Бәлки, яңартып, әлеге проектка яңа сулыш та өреп булыр. Вакыт күрсәтер.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki