“Татар телен – “5”легә!” интернет-проектына 2012 нче елда нигез салынды. Ул орфограммалар белән эш буенча виртуаль факультатив буларак эшли башлаган иде. Укучыларның гына түгел, мөгаллимнәрнең имтиханага, олимпиадаларга һәм төрле сынауларга әзерләнүдә туган кыенлыкларын исәпкә алып, ул бүген берничә бүлек белән баетылган рәвештә эшләп килә. Шул ук вакытта орфограммалар белән эшләү өчен күнегүләр әле эшләнә генә башланган килеш. Ул минем авторлык программасының мәгълүмат базасы ролен дә үтәячәк. Буш вакыт табылган саен, сайт материаллар белән баетыла бара. Яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз.