Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды

20 нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Критик фикерләү сәләтен үстерү аша әдәбият дәресләрен укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү юллары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды. Семинарда база мәктәбенә караган Р.Шуган, О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Җәлилова Г.И., Даутова Г.М., Ханов Р. һәм Шәфигуллина Н.М. ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук мәктәпнең фольклор ансамбле милли гореф-гадәтләребезне яктырткан балага исем кушу йоласын күрсәтте.

Сарман муниципаль районыннан килгән бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Түгәрәк өстәл”  артында сөйләшүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki