Укучыларыма Яңалыклар

IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2017”

Республикакүләм Фоат Садриев укулары Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан үтәрелә.

1. Укуларның максаты:
• Укытучыларны, укучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту;
• матур әдәбият аша туган телгә, милләткә карата хөрмәт тәрбияләү;
• сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;
• гомуми төп, урта белем бирү йортларында белем бирүче укытучыларны үстерү юлларын билгеләү, тәҗрибә уртаклашу.

2. Бурычлары:
• Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү;
• Укытучыларда, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Катнашучылар:
Республикакүләм Фоат Садриев укулары гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 2-11 нче сыйныф укучылары катнаша.

4. Үткәрү шартлары һәм тәртибе
Бәйге 2 турда үткәрелә:
• I тур – 2017 нчы елның 3 нче мартына кадәр Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе бәйгедә катнашу өчен гаризалар, фәнни эшләр, тезислар кабул итә. Гариза, тезис һәм фәнни эшне nurania.shai@tatar.ru адресына җибәрергә кирәк. Хәбәрләшү өчен телефон: 8(85556) 2-40-49, 89274804700, 89196332598, Нурания Әзһәмовна. 6 нчы марттан 15 нче мартка кадәр эшләр комиссия тарафыннан тикшерелә һәм иң яхшы эшләргә чакыру җибәрелә.
II тур – 29 нчы март көнне Мөслим гимназиясендә үткәрелә. (Адрес: Мөслим авылы, Кооператив урамы, 170 нче йорт). Укытучы яки укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, мастер-класс, проект эше)

ЭЗЛӘНҮ ЭШЛӘРЕ ӨЧЕН ТҮБӘНДӘГЕ ЮНӘЛЕШЛӘР ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ:

1 нче юнәлеш: “Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес” (Фоат Садриев иҗаты буенча укучыларның, укытучыларның, балалар бакчалары тәрбиячеләренең, китапханәчеләрнең фәнни-эзләнү эшләре)
2 нче юнәлеш: “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” (Мөслим төбәге әдипләре иҗаты буенча укучыларның, укытучыларның, балалар бакчалары тәрбиячеләренең, китапханәчеләрнең фәнни-эзләнү эшләре)
Шагыйрьләр Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов) һәм Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов), Фәрит Гыйльми, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәрнең 70 еллыгына багышлана.
3 нче юнәлеш: Мөслим төбәгенең күренекле сәнгать әһелләре
Г.Камал театрының күренекле актеры Наил Әюпов һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисовның юбилейларына, күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова иҗатына, районыбыздан чыккан башка күренекле сәнгать эшлеклеләренә багышлана (презентацияләр бәйгесе. Слайдлар 10 нан артмавы шарт. Бер укытучы бер генә эшнең җитәкчесе була ала. Бәйге 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен).
4 нче юнәлеш: Мөслим төбәге тарихын һәм язучылары, шагыйрьләре иҗатын мәктәптә өйрәнү (укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре, Мөслим төбәге тарихын, язучылар иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар, презентацияләр, авторлык электив курс программалары, мастер-класслар).

Беркетелгән файлКүләме
"Фоат Садриев укулары - 2017" нигезләмәсе70 КБ
  • Share to Facebook
    Share to Google Plus
    Share to LiveJournal
    Share to MyWorld
    Share to Odnoklassniki
  • Җавап калдыру

    Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

    *