Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек

“Мөслим төбәге фольклоры” интернет-проекты

“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Г.Тукай.

Заман таләпләре үзгә, ихтыяҗ да бүтәнчәрәк тоелган чорда халык авыз иҗаты темасы Интернет сәхифәләре өчен бик актуаль, безнеңчә. Халык иҗаты әле бүгенге көндә дә мул сулы саф чишмә булып, тарихыбыз битләрен, халык тәҗрибәсен, акылын, тел җәүһәрләрен һәм башка хисапсыз хәзинәләрне ияртеп ага да ага. Авылларыбызда әкият, риваять-легендалар сөйләүче, көйләп мөнәҗәтләр әйтүче, бәетләр чыгаручы, милли биюләребезне, җырларыбызны башкаручы, йолаларны җиренә җиткереп үтәүчеләр, онытыла барганнарын заманча төсмерләр белән сәхнә түренә алып менүче фольклор ансамбльләре, сәнгатькярләребез, үзешчән башкаручыларыбыз бар, һәм без алар белән чиксез горурланабыз. “Мөслим төбәге фольклоры” сайтының максаты – алар турында сезгә дә сөйләү, фольклор үрнәкләрен бер урынга туплау, киң даирәгә таныту.

Сайтыбыз 2009 нчы елда интернет киңлекләренә чыкты. Шул ук елның декабрь аенда мәктәбебездә аның презентациясе үтте. Интернет-проектыбызга бик күп уникаль материал куелды. Аны туплау, электрон версиясен булдыру, сайтка урнаштыру өстендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары көч куйды. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр авыллар тарихы, микротопонимика буенча бай мәгълүматлар, фотоматериаллар белән ярдәм итә. Бүгенге көндә проект буенча эш башка төрле формада алып барыла: укучылар тупланган материал буенча буклетлар, альбомнар эшлиләр, өлкәннәр белән очрашалар, җырлар өйрәнәләр, фәнни тикшеренү эшләре башкаралар.

Әлеге проектыбыз белән без төбәгебез фольклорына кызыксыну уята алдык дип исәплибез. Кунак китабындагы фикерләр шуны раслый. Интернет-проектыбызның төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булуы хезмәтебезнең сыйфатлы һәм кирәкле булуына тагын бер дәлил.


 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki