Яңа уку елы башлану белән барыгызны да котлыйм, кадерле хезмәттәшләрем, һөнәрдәшләрем, укучыларым һәм әти-әниләр. Һәммәгезгә авыр сынауларны җиңел үтүегезне, кызыклы очрашулар, танып-белү ләззәте телим, һәр эштән тәм һәм ямь табып эшләргә һәм яшәргә язсын! Яңа уку елы уңышлы булсын!