2016 нчы ел азагында Татарстан китап нәшриятында шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, остазыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗановның «Бәхет юлы» исемле китабы басылып чыкты. Анда балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр, палиндромнар тупланган.
Гөлназ Илсуровна! Оператив мәгълүматыгыз өчен рәхмәт. Китап сатуда бармы?
Китап сатуга чыккан: https://tatkniga.ru/book/bhet-yuly-balalar-chen-shigyrlr.html адресы буенча кереп сатып та алырга була.
Рәхмәт!
Җитез дә үзең, Гөлназ. Афәрин!
Рәхмәт. Яңалыклардан хәбәрдар булыйк. Мәгълүматлы кеше – кораллы кеше. Сорауларыгыз да игътибарсыз калмас дип ышандыра алам.
Молодцы, Гөлназ Илсуровна! Бик яхшы яңалык!