Автор турында Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре Фәнни-методик эшчәнлек

Мөслимдә “Серле язу” бар

Расиха ФӘИЗОВА

Мөслим районының Мөслим 2нче урта мәктәбе укучылары соңгы алты ел дәвамында остазлары Гөлназ Җәлилова белән әнә шул “Серле язу”ның асылына төшенергә тырышалар да инде. Сыйныфка керә-керешли, өстәлләргә тезеп салган шәмаилләр яныннан ым кагып, Нәҗип Нәккаш, Фирдәвес Гыйрфанов, Зөлфия Мөхәммәтдинова, дип, һәркайсын барлый-барлый үтәм. Дистәләп кенәме икән. Һәммәсе, әлеге танылган шәмаилчеләрнең эшләрен өлге итеп алып, укучы балалар кулы белән күчереп ясалганнар.

– Чыннан да профессиональ рәссамнар иҗатына еш мөрәҗәгать итәбез. Матур язу дәфтәрендә дә бит хәрефләрне үрнәккә карап язарга өйрәнәбез. Шулай итеп, каләм тотуны, хәреф элементларын матур итеп, оригиналдагыча язуны камилләштерәбез. Өйрәнчек рәссамнарга да, теге яки бу останың эш алымын, стилен тотып алу өчен, күчереп ясауның файдасы зур. Шуңа да карамастан, бертөрле үрнәк буенча башкарылган эш төрле балада төрлечә килеп чыга, ягъни бер генә шәмаил дә бер-берсен кабатламый. Хәреф, текстлар һәм бизәкләрне төрле комбинацияләрдә, төрле төсләр белән башкару нәтиҗәсендә, һәр шәмаил үзенә бертөрле килеп чыга, – ди “Серле язу” түгәрәге җитәкчесе Г. Җәлилова.

Баштанаяк үзләре башкарган иҗади эшләре дә юк түгел. Әйтик, Муса Җәлилнең – “Имән”, Фәнис Яруллинның “Ашыгыйк” шигырьләренә эшләнгән шәмаилләр гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуы белән башкарылган. Мондый иҗади эшләр белән район һәм республика бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашып киләләр. Район күләмендә еллык эшкә йомгак ясаганда “серле сүз” кадерен белүчеләрне телгә алмый калганны юк, ди. Иң мөһиме – укытучы шәмаилне төрле яклап өйрәнү объекты итә алган. Еллар дәвамында үзе берәмтекләп туплаган күргәзмә материалын (фоторепродукцияләр, видеороликлар, матбугатта чыккан язмалар, китаплар, җыентыклар) файдаланып, һәркем кызыксынып карый, шактый файдалы мәгълумат алырлык сайт эшләгән. “Серле язу” түгәрәгенең эш алымнары, тәҗрибәсе, үсеше, кыскасы һәр баскан адымы шушы авторлык программасында фото, видео материаллар ярдәмендә теркәлә барган. Утыр да өйрән генә. Әлеге сайтның “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә I урын алуы да (“Укытучы-җәүһәр” номинациясе) очраклы түгел. Үткән ел әлеге бәйгенең web-проектлар җиңүчеләренә тапшырылган бүләкләр дә нәкъ менә Мөслимнең яшь шәмаилчеләре кулы белән ясала. Шул ук вакытта хәйриячелек төшенчәсе дә ят түгел аларга. Күп кенә эшләрен картлар һәм инвалидлар йортына, инвалид балаларга, өлкән яшьтәге әби-бабайларга бүләк итеп биргәннәр. Эшләгән бер шәмаилләренең туган-тумачага, дусларга бүләккә китә баруын да яшермиләр. Араларында Эльвина Галимәрдәнова, Эльвин Хисаметдинов, Дамир Смелов, Лилия Сәйфетдиярова кебек үзләрен күргәзмәләрдә чын оста итеп күрсәтергә өлгерүчеләр дә шактый икән. Гөлназ ханымның үз кызлары Равилә белән Зөлфия дә сер бирмиләр. Район бәйгеләрендә эшләре призлы урыннарны алып килә. Пыялада 20 шәр, 30 ар эш башкарган бу балаларга җаваплылык, төгәллек, осталыктан тыш никадәр сабырлык, белем таләп ителүен чамалавы кыен түгел.

Шамаил, каллиграфия, дип, шулай янып йөрмәсә, балалар белән рәттән утырып үзе дә күз явын алырлык эшләр тудырмаса, һаман саен эзләнмәсә, бу кадәр баланың (ике төркемдә 25 ләп бала!) йөрәгенә очкын сала алыр идеме икән Гөлназ ханым? “Минем үземнең ни гарәп теле, ни сәнгать буенча махсус белемем юк. Гарәп графикасына 80 нче еллар ахрында Казан телевидениесендә Җәмил Зәйнуллинның телеукуларында өйрәндем. Бер генә дәресне дә калдырмадым. Шуңа да Чаллы дәүләт педагогия институтында укыганда иске татар язуы шактый җиңел бирелде”, – ди ул.

Гөлназ ханымның күңеленә уңдырышлы орлык, күрәсең, күпкә иртәрәк тә салынган булгандыр. Юкса Лотфисорур әбисенең түр башында кадерләп сакланган Аятел Көрси язылган зәңгәр шамаилен, томан артындагы серле утрау шикелле, хәтерендә гел яңартып торыр идеме ул?! Күңеленә балачактан салынган ул бизәкләр – зәңгәр мәчет һәм мәк чәчәкләре, әле булса, ничек бар – шулай күз алдында. “Хаттат дигәне, күрәсең, иң талымлы осталардан булмагандыр. Шулай да эшләгән кадәресен бик хасиятләп, ихластан башкарганы күренеп тора иде аның”, – ди ул. Башкача мөмкин дә түгелдер шул. Әнә үзләрендә дә яшь шәмаилчеләр өчен эчке тәртип кагыйдәләре урнаштырганнар: эшне бары яхшы уй-ниятләр белән генә “бисмилла” әйтеп башларга; ихлас күңелдән эшләргә; үзара аралашканда ямьсез сүзләр кулланмаска; эчтәлеген, мәгънәсен белмәгән әйбергә алынмаска.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының әлеге эш тәҗрибәсе белән Мөслим районының башка укытучылары да кызыксына башлаган. Шуңа да Гөлназ Җәлилова укытучылар алында да берничә тапкыр чыгыш ясаган, осталык дәресләре үткәргән. Инде кызыксынып китеп эш башлаучылар да бар, ди.

“Серле язу” өйрәнүчеләр күргәзәмәләрдә, музейларда булып, шәмаилләр белән турыдан-туры танышу мәмкинлеген дә кулдан ычкындырмыйлар. Чаллыда яшәп иҗат итүче якташлары – рәссам-каллиграф Зөлфия Мөхәмәтдинованың Мөслимдә узган шәхси күргәзәмәсенә дә дәррәү килеп җыелышып барганнар. Күңелләрен кузгатмаган булса, Казанның Кол Шәриф мәчетендә, “Казан” милли мәдәният үзәге музеенда алган тәэсирләр турында әледән-әле берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләрләр идеме икән алар? “Түгәрәк эше вакытында ник бер тавыш чыксын да, ник бер тәртип бозучы булсын. Киресенчә, “проблемалы” дигән балаларыбыз тартыла башлады бу эшкә. Матур язу күнекмәсе бирүдән тыш, аның тәрбияви әһәмияте дә зур. Бу эшебез районның мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан да, директорыбыз Илнар МИргалимов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галиева тарафыннан да гел яклау табып килә”, – диләр мәктәптә.

Моны һәрчак күреп, белеп торган Гөлназ ханым исә өйрәнчекләреннән дәрт-дәрман алып, балаларны файдалы шөгыльгә өйрәтә алуына, белемнәрен, рухи байлыкларын арттыра алуына сөенеп эшли бирә. Үз кулларың белән матурлык тудыру рухи дөньяңны, күңел күгеңне баету, бизәү дигән сүз бит. Ә күңеле матурдан бары яхшылык кына көтәсең.

“Шәһри Казан” газетасы, 29 ноябрь, 2011 ел.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki