21 нче код өчен БРТ демоверсиясеннән сорау (2017).
II бүлек. 2 нче бирем.
Күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
- Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли.
- Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сөйләргә ярата иде.
- Безне барыннан да ныграк дулкынландырганы Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” булгандыр.
- Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.

Минемчә, дулкынландырганы сүзен күчерелмә мәгънәдәге сүз дип алырга кирәк.
Күпчелек шулай уйлый, әмма демоверсия җавапларында дөрес җавап башкасы күрсәтелгән. Күрәсең, анда да хата калучан.
Демоверсиядә хата булгач, нәрсә көтәргә?! Узган елгы хәлләр кабатланмас, дип, кем ышандыра ала?! Балалар алдында читен :(((
Шулай шул. Бик күбебезне борчый бу хәлләр.