Норматив документлар һәм УМК Укучыларыма

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.

Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?

Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим сезнең ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуыгызга игътибар итә.

Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.

Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
6 нчы сыйныфта – 75-115 сүз
7 нче сыйныфта – 80-125 сүз
8-9 нчы сыйныфларда – 85-130 сүз
10 нчы сыйныфта – 90-135 сүз
11 нче сыйныфта – 100-145 сүз

Игътибар итегез: укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда – 40-50 процентка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 60 процентка югарырак булырга тиеш.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карат үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатҗле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының текст эчтәлегеннә чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирәсез – “5”ле.

Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының сорауларына төгәл җавап бирәсез, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килми, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталарыгыз бар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрәсез – “4”ле.

Уку тизлеге тиешле нормада түгел, текстны аңлыйсыз, әмма сорауларга биргән җавапларыгызда төгәлсезлекләр җибәрәсез, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясадыгыз, интонацияне төгәл бирмисез – “3”ле.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйсыз, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирәсез, тиешле тизлектә уку күнекмәләрегез юк, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачаулый – “2”ле.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

 

Сөйләм күнекмәсе ничек бәяләнә?

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи аласыз, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора беләсез – “5”ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен “4”ле аласыз.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмисез, эчтәлекне ачып бетерә алмыйсыз, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашасыз – “3”ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмыйсыз – “2”ле.

 

Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрегез ничек бәяләнә?

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланасыз, анализыгыз нигезле, җавабыгыз теоретик яктан югары оештырылган – “5”ле.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап тааларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрәсез, анализ эчтәлек сөйләүгә “борыла” – “4”ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланасыз, әмма алар күренешкә туры килми, хаталар ясыйсыз; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт – “3”ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булуыгыз күренә, аларны җавабыгызда кулланмыйсыз, анализ бөтенләй юк – “2”ле.

 

Сорауларга җаваплар язу ничек бәяләнә?

Эшләрегезне бәяләгәндә, укытучы җавабыгызның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хатагыз булырга мөмкин) – “5”ле.
Сорауларга дөрес җавап бирдегез, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрдегез – “4”ле.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хатагыз бар – “3”ле.
Җавапларыгызның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталарыгыз 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатагыз бар – “2”ле.

Сочинение ничек бәяләнә?

Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын “тудыра”.

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
5 нче сыйныфта 0,5-1 бит
6 нчы сыйныфта – 1-2 бит
7 нче сыйныфта – 2-3 бит
8 нче сыйныфта – 3-4 бит
9 нчы сыйныфта – 4-5 бит
10 нчы сыйныфта – 5-6 бит
11 нче сыйныфта – 6-7 бит

Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.

Хаталар поляда күрсәтеп барыла. Югары сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә “I”), аннан соң пунктуацион (“V” рәвешендә) һәм стилистик (“С” рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала.

Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе – эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган – “5”ле.
Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган – “4”ле.
Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән – “3”ле.
Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк – “2”ле.

Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар – “5”ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар – “4”ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар – “3”ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар – “2”ле.

Язма эшләрегезне укытучы сезгә кайтарганнан соң, хаталарны төзәтеп язасыз. Эшегез уңай бәяләнмәсә, укытучыгыз күрсәтмәсе нигезендә, сочинениегезне яңабаштан язасыз. Бу эшегез инде 1 баллга түбәнрәк бәяләнәчәк.

 

Йомгаклау билгесе ничек куела?

Чирек тәмамлангач, яртыеллык һәм еллык билгеләрне чыгарганда, укытучы иң беренче чиратта укучының әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, язма эшләрне һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә ала.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki