Автор турында

Педагогик эшчәнлеккә бәяләмә

Җәлилова Гөлназ Илсур кызы –  теоретик һәм методик яктан югары әзерлекле, тәҗрибәле белгеч, укыту формаларын, метод һәм алымнарын сайлауда иҗади якын килеп, яңалыкка омтылып эшләүче мөгаллимә. 1996 нчы елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып кайтканнан соң, Баланлы урта мәктәбендә эшләде, 1998 елдан алып бүгенге көнгәчә Мөслим урта мәктәбендә хезмәт куя.

 

16 ел эш тәҗрибәсе булган югары квалификацион категорияле укытучы педагогик эшчәнлегендә балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, белем алуга мотивацияне үстерүгә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыруга, һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнүгә зур әһәмият бирә. Укытучы электрон ярдәмлекләрдән, интернет-ресурслардан  файдалануның үз системасын, үз комплексын булдырды. Педагогның компьютер технологияләрен, интернет сайтларын, онлайн-технологияләрне  программа материалын үзләштерү, укучыларга белем бирү максатында  файдалануы аның интеллектуаль үсешкә ирешкән компетентлы белгеч икәнлеген күрсәтә. Проектлар методын, блоклы-модульле укыту алымнарын,  интерактив һәм мультимедиа технологияләрне сыйныфның әзерлек дәрәҗәсен, укучыларның интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып куллана. Укытучының дәрес-семинар, конференция-дәрес, интернет-сәяхәт, бәхәс-дәрес формалары, интеграль дәресләр үткәрү тәҗрибәсе зур. Әдәбият дәресләрендә, проект эше буларак, укучылары  презентацияләр яклау, стена газетасы чыгару, альбом эшләү, аларны тәкъдир итү һәм башка эш төрләрен кулланалар.  Татар теле дәресләрендә дә проект эше яклауны югары сыйныф укучылары яратып башкара. Педагогик-психологик диагностиканың төрле формалары укытуда дифференциаль якын килү өчен уңышлы файдаланыла. Дәресләрдә биремнәр вариатив формада, төрле дәрәҗәдә тәкъдим ителә, укытучы үзе төзегән компьютер тестлары кулланыла.  Дәресләрдә контроль һәм коррекция өчен төрле тренинглар үткәрү укучыны шәхес буларак үстерүгә ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә уен ситуацияләре кертә, парларда, төркемнәрдә эш алымнары ярдәмендә укучыларның коммуникатив, иҗади мөстәкыйльлекләрен үстерү юнәлешендә эшли. Проблемалы сораулар, ситуацияләр, кызыклы грамматика мисаллары аша йомшак үзләштерүче укучыларны да материал белән кызыксындыра, аңлы үзләштерүгә ирешә.

 

Эшенең нәтиҗәсе буларак, Гөлназ Илсуровнаның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып, югары нәтиҗә күрсәтәләр. 2010 – 2012 елларда укытучы татар теле фәненнән район күләмендә үткәрелгән олимпиадада 3 призер, әдәбияттан 1 җиңүче укучы әзерләде. VIII “Раштуа укулары” (II урын), “Илһамлы каләм – 2010” бөтенроссия иҗат бәйгесе (драматургия жанрында II урын), “Дөнья бүген һәм иртәгә” исемле мәгълүмати технологияләр кулланып эшләнгән иҗади эшләр республика конкурсы (“Компьютерный ас” номинациясендә II урын), Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе (лауреат),  “Зирәк тиен” бөтенроссия уен-бәйгесе (I урын), “Халкым өчен нәрсә эшләрмен?!” региональ иншалар бәйгесе (III урын), “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” исемле укучыларның III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе (III урын) һ.б. җиңүчеләре – мөгаллим горурлыгы.

 

2008 елдан бирле, Җәлилова Г.И., укучылары белән бергәләп, Мөслим төбәге халык авыз иҗатын туплау, системага салу, аны киң даирәгә таныту өстендә эшли. Укытучы укучылар белән эш системасында интернет-проект формасыннан да уңышлы файдалана. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән “Мөслим төбәге фольклоры” (muslumfolklor.narod.ru) сайты укучылар көче белән даими яңартылып тора. Ул әледән-әле яңа материаллар белән байый. Проект – “Белем җәүһәрләре – 2010” бәйгесе җиңүчесе.

 

Гөлназ Илсуровна укыту-тәрбия процессында фәннәрне интегральләштереп куллануның  нәтиҗәле юлларын эзли. 2005 нче елдан бирле мәктәп базасында гарәп графикасын өйрәтү, гарәп каллиграфиясе сәнгате, татар язуы тарихы турында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру, эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез, тарихыбызга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт, милли горурлык тәрбияләү максаты белән “Серле язу” түгәрәге үткәрә. Дәрестән тыш эшчәнлек авторлык программасына нигезләнеп алып барыла. Түгәрәк әгъзалары район һәм республика күләмендә оештырылган күргәзмәләрдә, конкурсларда, фестивальләрдә бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Үз эшенең остасы буларак, мөгаллимә район түгәрәк җитәкчеләре алдында чыгышлар ясый, мастер-класслар үткәрә.

 

Укытучы  эш тәҗрибәсе, педагогик белән теләп уртаклаша. 2008 елда ук, районда беренчеләрдән булып, интернет челтәрендә үзенең шәхси сайтын булдырды. “Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” бүген дә дөньякүләм мәйданда татар теле мөгаллимнәре өчен кыйммәтле электрон чыганак булып хезмәт итә. Биредә мөгаллимнәр өчен генә түгел, укучыларга да дәрескә мөстәкыйль әзерләнү өчен киң мөмкинлекләр тудырылган.

 

Гөлназ Илсур кызы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган республикакүләм презентацияләр бәйгесе (I урын), “Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану” исемле IX республика бәйгесе (“Рус, татар, инглиз һәм Россия халыклары телләрен өйрәнү өчен иң яхшы укыту-методик эшкәртмә” номинациясендә I урын), Мөслим районы белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең иҗади эшләр район конкурсы (II урын), Мәгълүмати технологияләр кулланып эшләүче укытучы проектларының федераль бәйгесе (грамота), Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе (III урын), укытучыларның август конференциясе кысаларында иҗади проектлар бәйге-күргәзмәсе (җиңүче), “Белем җәүһәрләре-2011” бөтендөнья  интернет-проектлар конкурсы (“Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” – “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә I урын, “Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә сайты” – “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә III урын), ТР Мәгариф учреждениеләре интернет-сайтларының 5 нче Республика бәйгесе (“Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!” сайты – “Иң эчтәлекле сайт” номинациясендә лауреат, “Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә сайты” – “Иң популяр сайт” номинациясендә III урын), “Татнет йолдызлары – 2011” Халыкара интернет-проектлар бәйгесе (“Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә сайты” – интернет ярдәмендә татар мәгарифен үстерүдә зур өлеш керткән өчен диплом), “Дөнья бүген һәм иртәгә” исемле мәгълүмати технологияләр кулланып эшләнгән иҗади эшләр республика конкурсы (катнашучы сертификаты һәм җиңүче укучылар әзерләгән өчен грамота), “Интеллектуаль педагогик галерея” исемле регионара бәйге (“Белем бирү программасы” номинациясендә III урын) бүләкләренә лаек булды.

 

Мастер-классларда, һөнәри бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә укытучы үз эш стилен булдырган, фәнен тирән белүче компетентлы белгеч булуын, оештыру осталыгын күрсәтте.

 

Тынгысыз укытучы һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшли. 2010 – 1012 елларда укытучы Мәскәү социаль-гуманитар институты белгечләре, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль университеты галимнәре, мәгълүмати-методик үзәк методистлары тарафыннан оештырылган 3 курста белемен күтәрде, 3 методик семинарда педагогик осталык мәктәбе үтте.

 

Энергияле, үз-үзенә бик таләпчән, ярдәмчел укытучының  хезмәттәшләре, укучылар, аларның әти-әниләре арасында, гомумән, район җәмәгатьчелегендә абруе зур.

 

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры: И.Д.Миргалимов. 2012 ел.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki