Фәнни-методик эшчәнлек

Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре

(5 нче сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы)

 

Дәрес Татар теле (татар мәктәбе)
Сыйныф 5
Дәрес төре Яңа төшенчәләр формалаштыру (яңа белем ачу дәресе).
Тема Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре
Максат Белем бирү максаты: Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре турында мәгълүмат формалаштырырга, аларның үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Үстерү максаты: Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләрен дөрес таба һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү өчен шартлар тудыру.

Тәрбия максаты: әхлаклы, кешелекле, мәрхәмәтле булуга омтылыш булдыруга йогынты ясау.

Көтелгән нәтиҗә Предмет күнекмәләре Язу күнекмәләре:

– каллиграфик дөрес итеп күчереп язу,

– язганның  дөреслеген   тикшерү.

Уку –язу күнекмәләре: сүзне дөрес укый һәм яза белү.

Тел күнекмәләре: вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләрен таба һәм сөйләмдә куллана белү.

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Шәхси:  мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү; танып белү мотивларын формалаштыру; әхлакый-этик бәяләү.

Регулятив: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую; алдан фаразлау, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; эшчәнлеккә бәя биргәндә, объективлыкка омтылу.

Танып – белү: нәтиҗә чыгару; мәсьәләне чишү өчен, тамга-символик чаралар кулланып, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, белемнәрне структуралаштыру.

Коммуникатив:  фикерне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Төп төшенчәләр Вакыт рәвеше, урын рәвеше, сәбәп-максат рәвеше.
Предметара бәйләнеш Әхлак тәрбиясе.
Эшне оештыру Төп ресурслар Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
Өстәмә ресурслар Дидактик чаралар: карточкалар.

 

Эш формалары Фронталь эш,  индивидуаль эш, төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү.

 

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Көтелгән нәтиҗә
1 нче этап.

Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

– Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Хәзер инде татар теле дәресен башлап җибәрик.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар теләкләр телиләр: (Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!)

 

 

Коммуникатив эшчәнлек: Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле (Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап, уңай атмосфера тудыралар).

Шәхес буларак эшчәнлек: танып-белү мотивларын формалаштыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2) Актуальләштерү.

 

Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү. Модель буенча сөйлиләр.

Үзбәя.

Шәхес буларак эшчәнлек: үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау, әхлакый-этик бәяләү.

Регулятив эшчәнлек: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

 

3) Өй эшен тикшерү. Ярым иҗади һәм иҗади эшләрне тыңлау. Үзбәя.
4) Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. Узган дәрестә без рәвешләрнең нинди төркемчәләре барлыгын белдек?

Телдән җөмләләр уку.

Җаваплар тыңлана.

 

 

Укучылар әлеге җөмләләрдән рәвешләрне язып алалар, кайсы төркемчәгә керүен билгелиләр.

  1. Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит. – урын рәвеше.

2. Тикмәгә әйтмәгәннәр борынгылар: олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. – сәбәп-максат рәвеше.

3. Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла. – вакыт рәвеше.

Ничек уйлыйсыз: аларны табу уңайлы булдымы? Ныграк белү өчен нишләргә кирәк? Дәрескә уку мәсьәләсе куялар, дәфтәргә максатны язалар, дәрескә бурыч билгелиләр.

Үзбәя.

2 нче этап. Эшкә кызыксыну тудыру

(Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

Максат: яңа белем ачуга әзерлек эше.

Киселгән җөмләнең сүзләрен очраклы рәвештә тарату, шул рәвешле төркемнәр оештыру.

 

 

 

 

 

Укучылар эш төркемнәре төзиләр.

104 нче күнегүне төркемнәрдә эшлиләр (сценарий рольләргә бүлеп укыла).

Үзбәя.

Коммуникатив эшчәнлек: максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү.

 

3 нче этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру (Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

Максат: вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләренең фигыльне ачыклавын белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илгиз урынында булсагыз, сез дә аның кебек эшләр идегезме? Ярдәмчел, кайгыртучан булу кешеләргә кирәкле сыйфатмы?

108 нче күнегүне язмача эшлиләр. Вакыт һәм урын рәвешләрен үзләре ачыклап килгән фигыльләр белән язып алалар, дөреслеген үрнәк буенча тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар: рәвешләр фигыльне ачыклый.

Модельгә өстәп язып куялар.

Үзбәя.

Җаваплар.

 

 

 

 

 

Физкультминут.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү.

Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү.

4 нче этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

Максат: алган белемнәрне ныгыту, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләрен җөмләдә дөрес куллануга җирлек тудыру .

 

 

1. 106 нчы күнегүне карточкаларга язып эшлиләр.

Парларда тикшерәләр (үрнәк буенча).

Бер сүз белән җөмлә төзиләр.

Нәтиҗә ясыйлар: рәвешләр төрле дәрәҗәдә килә ала (модельгә язып куялар).

Үзбәя.

2. Сәбәп-максат рәвешләрен ачыклау. 110 нчы күнегүне парларда эшләү.

Нәтиҗә ясау:

Белдерә?

Сораулары?

Нинди кушымча ала?

Моделҗгә мәгълүмат өстәү.

Үзбәя.

Регулятив эшчәнлек: эталоннан аермаларны ачыклау өчен, нәтиҗә һәм эш алымнарының бердәмлеген тикшерү, контроль.

 

 

 

 

 

Коммуникатив эшчәнлек: хезмәттәшлек алымнарын билгеләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

5 нче этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Максат: дәрестә эшләгәннәргә нәтиҗә ясау.

Сайлап алу мөмкинлеге белән өй эше бирү.

1. 111 нче күнегү.

2. 112 нче күнегү.

3. Сәбәп, максат, урын рәвешләре белән бәйле иҗади эш башкарырга.

Йомгак ясау.

Бу дәрескә нинди максат-бурычлар куйдык?

Нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәгә ирештек?

Бүген дәрестә алган белемебез алга таба кайда кирәк булачак?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикерләрен әйтәләр, нәрсә белгәннәрен искә төшерәләр, ачыклыйлар, алдагы дәрестә нишләргә кирәклеге турында фикерләр әйтәләр.

Үзбәя (Гомуми билге кую).

Кул чабып, дәрес өчен бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Коммуникатив эшчәнлек: фикерне тулы итеп әйтә белү.

Шәхес буларак эшчәнлек: белем алуга, үз белемеңне күтәрүгә уңай караш, мөстәкыйльлек, үз белемеңне билге белән бәяләүне өстен күрү.

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*