Фәнни-методик эшчәнлек

Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы)

Дәрес Татар теле (татар мәктәбе)
Сыйныф 6
Дәрес төре Яңа төшенчәләр формалаштыру
Тема Үткән заман хикәя фигыльләр,  аларның зат-сан белән төрләнеше.
Максат Белем бирү максаты: Үткән  заман хикәя фигыльнең ике төре турында мәгълүмат формалаштыруга, аларның аермасын аңларга ярдәм итү.

Үстерү максаты:  Үткән заман фигыль кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү өчен шартлар тудыру.

Тәрбия максаты: Әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

Көтелгән нәтиҗә Предмет күнекмәләре Язу күнекмәләре:

– каллиграфик дөрес итеп күчереп язу,

– язганның  дөреслеген   тикшерү.

Уку –язу күнекмәләре:

– сүзне дөрес укый һәм яза белү;

–  сүзнең дөрес язылышын күрү,  аны аңлата белү;

Тел күнекмәләре:  

Фигыль сүз төркемен таный һәм өйрәнгән үзлекләре ягыннан тикшерә белү;

– үткән заманда зат-сан кушымчаларын дөрес ялгый белү;

– фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Шәхси:  әниләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, хөрмәт хисе;  танып-белү мотивларын формалаштыру;  үз үзгәрешкә – яңа белем һәм күнекмәләр алуга омтылу;  әхлакый-этик бәяләү;  белем алуга, үз белемеңне күтәрүгә уңай караш, мөстәкыйльлек, үз белемеңне билге белән бәяләүне өстен күрү;

Регулятив: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую; алдан фаразлау, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын ачыклау; эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.

Танып – белү : мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар кулланып, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, мөһим билгеләрен арып алу максатыннан анализ; нәтиҗә чыгару; мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану; алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Коммуникатив: сораулар куелышы, информация табу , фикереңне әйтә белү; партнер  гамәлләре белән идарә итү , фикерне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Төп төшенчәләр Фигыль, заман, үткән заман, билгеле үткән заман, билгесез үткән заман, фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.
Предметара бәйләнеш Татар теле, математика, әхлак тәрбиясе
Эшне оештыру Төп ресурслар Дәреслек: Хәсәншина Р.Г. Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2009.
Өстәмә ресурслар Техник чаралар:

Методик кулланма, тест биремнәре язылган карточкалар.

Эш формалары Фронталь эш,  индивидуаль эш,  парларда эшләү.

 

 

Дәрес этаплары Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

(биремнәр )

Көтелгән нәтиҗә
1 нче этап.

Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2) Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

-Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк.

Укучылар теләкләр телиләр: (Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!)

-Дәрестә барыгыз да бармы?

-Хәзер инде татар теле дәресен башлап җибәрик.

Таймд Раунд Робин

72 нче биттәге 27 нче биремне эшләү (Җөмләне укыгыз, хикәя фигыльләрне табыгыз).

Аның кушуы белән, Салиха апа бер чәйнек кайнар су алып керде, сумкалардан өйдә пешкән пәрәмәчләр чыкты; Җамал апа хәтта авыл каймагы да алып килгән икән.

Укучылар 10 секунд уйлыйлар, сәгать теле уңаена һәр укучы 30 ар секунд сөйләп чыга, калганнар тыңлый, сораулар бирә.

Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә, фигыльләрне тактага яза.

-Хәзер фигыльнең заманын билгеләгез.

-Үткән заманда.

-Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшербез?

-Үткән заман турында.

-Дәресебезнең темасын билгеләп карыйк.

Үзбәя.

Дәфтәрләргә теманы язып кую.

Коммуникатив эшчәнлек: Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле (Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап, уңай атмосфера тудыралар).

Шәхес буларак эшчәнлек: танып-белү мотивларын формалаштыру.

2 нче этап. Эшкә кызыксыну тудыру

(Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

 

Максат: хикәя фигыльнең үткән заман формаснда килүе белән бәйле җөмләләр аша яңа белем ачуга әзерлек эше

1)      Дәреслек белән эшләү.

166 нчы күнегү. Җөмләләрне күчереп яздыру, үткән заман хикәя фигыльләрне таптыру. Кушымчаларның асларына сыздыру. Бу фигыльләр кайчан үтәлгән эшне белдерәләр, аермалары нәрсәдә – шуларны ачыкларга ярдәм итү. Язмача мөстәкыйль эшләү. Тикшерүне парларда оештыру. 2 нче һәм 4 нче номерлы партнерлар 1 нче һәм 3 нче номерлы күршеләренең эшләрен тикшерәләр.

Көтелгән җавап: Аларда сөйләм вакытына хәтле булган эш-хәл турында сүз бара.  Беренчесендә сөйләүче үзе күргән эш турында әйтә, икенчесендә сөйләүче бу эшне үзе күрмәгән, хәзерге вакыттагы нәтиҗәсе буенча гына хәбәр итә.

Үзбәя.

2) Модельләштерү. 167 нче күнегү. Финк-Райт-Раунд Робин (Уйла-Яз-Фикер алыш)

Уйлау – 30 секунд

Язу – 1 минут

Фикер алышу – 1 минут

Үткән заман хикәя фигыль турында белгәннәрне гомумиләштереп, түбәндәге план нигезендә аның моделен төзергә җирлек тудыру: төп мәгънәсе (нәрсәне белдерә?), төрләре, сораулары, кушымчалары (вариант – координаталар турысы).

Үзбәя.

Регулятив эшчәнлек: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар кулланып, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, мөһим билгеләрен арып алу максатыннан анализ.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.

Шәхес буларак эшчәнлек: үз үзгәрешкә – яңа белем һәм күнекмәләр алуга омтылу.

3 нче этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру (Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

 

 

Максат: Сөйләү моментыннан алда булган эш-хәлне белдереп, нишләде? нишләмәде? нишләгән? нишләмәгән? сорауларына җавап бирүче фигыльнең үткән заман хикәя фигыль булуын аңлау.

168 нче күнегү. Модельгә таянып, үткән заман хикәя фигыльнең билгеләмәсен чыгаруга җирлек тудыру: парларда эшләп, бер-берсенә һәм үз-үзләренә әйттерү.

Көтелгән җавап: Сөйләү моментыннан алда булган эш-хәлне белдереп, нишләде? нишләмәде? нишләгән? нишләмәгән? сорауларына җавап бирүче фигыль үткән заман хикәя фигыль дип атала.

Үзбәя.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү

Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү.

4 нче этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (Уку мәсьәләсен өлешләп чишү).

 

Максат: алган белемнәрне ныгыту, үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләнгәндә, кушымчаларны дцрес итеп  ялгый белүгә ирешү.

1) Телдән күнегү (басып эшлибез). Билгеле үткән заман х.ф. очраса – уң кулны, билгез үтк. з. х. ф. очраганда, сул кулны күтәрәсе.

Әни

Син иртә белән уяндың, күзләреңне ачтың. Өйдә тәмле аш исе таралган. Сиңа рәхәт.

Син “Әни” дип эндәштең. Әни шул сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белде. Ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрде. Әйе, күрде. Чөнки “әни” дигән сүз үзе йөрәктә туды. (Н.Д.)

 

Эчтәлек буенча әңгәмә.

-Укучылар, безнең тиздән нинди бәйрәм якынлаша? Ул нинди бәйрәм? Бу көнне без кемнәрне котлыйбыз?

Көтелгән җавап: Без бөтенебез дә әниләребезне яратабыз. Әниләребез авырсалар да аларның тизрәк терелүләрен телибез. Алар безнең эштә генә түгел, өйгә кайткач та эшлиләр. Һәрвакыт әниләребез безнең янда. Без дә аларны яратыйк һәм кадерлик.

2) Җыю фигылен зат-санда ике төре белән дә төрләдереп яздыру.

Кушымчалар турында ни әйтергә мөмкин? дигән сорауга җавапны төркемнәрдә тикшертү. 2 укучыдан (сайлап алып) әйттерү.

Көтелгән җавап: Билгеле үткән заман хикәя фигыль, зат-сан белән төрләнгәндә, кыска кушымчалар ала, ә билгесез төренә тулы кушымчалар ялганырга мөмкин.

Үзбәя.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен символик чаралар куллану

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы,  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу

Шәхес буларак эшчәлек: әниләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, хөрмәт хисе.

 

 

5этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

 

Максат: яңа белемне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Тест биремнәре тәкъдим итеп, укучыларга. үзләренең белемнәрен объектив бәяләүгә мөмкинлек тудыру.

Эшләрне ачкыч ярдәмендә тикшерү.

Үзбәя (Гомуми билге кую)

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын ачыклау.

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символлар куллану.

Шәхес буларак эшчәнлек: белем алуга, үз белемеңне күтәрүгә уңай караш, мөстәкыйльлек, үз белемеңне билге белән бәяләүне өстен күрү.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

 

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1.   170 нче күнегүне  биремдәгечә эшләү.

2.   171 нче күнегүне биремдәгечә эшләү.

3. 172 нче күнегүне биредәгечә эшләү.

 

Йомгаклау.

Бу  дәрестән Сез ни алдыгыз? (Фикерләрне тыңлау). Кул чабып, бер-берсенә рәхмәт әйтү. Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.

Коммуникатив эшчәнлек: фикерне тулы итеп әйтә белү.

Танып-белү эшчәнлеге алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

 

 

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*