Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма

Халык авыз иҗаты – туган телебез сакчысы

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рахмаев Илнар Илфак улының “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына багышланган укучыларның Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы. Алабуга шәһәре, 10 декабрь, 2010 ел.

Мин өлкән кешеләрнең сөйләмен тыңларга яратам. Әллә ничек җиңел, бик тә матур итеп, тәмләп сөйли беләләр алар. Чынлап уйлап карасаң, аларга бит хәзерге кебек заманча мәктәпләрдә, бөтен мөмкинлекләр тудырылган уку кабинетларында белем алырга да туры килмәгән. Каян, ничек өйрәнгәннәр алар моңа? Тормышның нинди генә авырлыкларын күрергә, нинди генә замана сынауларын үтәргә туры килмәгән бит әби-бабайларыбызга. Шулай да искиткеч оста итеп, телебезнең иң нечкә төсмерләрен дә белеп, милли моңнарыбызга гашыйк булып, гореф-гадәтләребезне саклап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп яши белгәннәр. Халкыбызның авыз иҗаты кыйммәтле мирас булып безнең көннәргә килеп җиткән. Килеп җиткән, әмма бездән соң килгән буынга ни рәвешле, ничек тапшырылыр соң әлеге бәяләп бетермәслек рухи байлык? Игътибарлы, сак караштамы соң хәзерге буын әлеге хәзинәгә?

Туган төбәгебезнең  халык иҗаты үрнәкләрен барлау, туплау, системага салу, башкаларга таныту, гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәнеп, яшьләр, балалар арасында тарату, көндәлек тормышыбызга кайтаруны максат итеп, 2009 нчы елда без, бер төркем укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Җәлилова Гөлназ Илсуровна инициативасы белән “Мөслим төбәге фольклоры” исемле сайт оештырып җибәрдек. Әлеге проект өчен ни өчен Интернетны сайладыкмы? Чөнки Интернет, иң беренче чиратта, ул – яшьләр актив куллана торган мәгълүмат чыганагы. Әйтергә кирәк, тупланган материалларыбызның күп булуы безгә сайтыбызны тиз арада кызыклы мәгълүматлар белән баетырга, бөтендөнья челтәре кулланучыларына танытырга ярдәм итте.

Эзләнү нәтиҗәсендә безнең тупланмага 30 дан артык мөнәҗәт, 15 тән артык җыр, такмак, күп сандагы риваятьләр һәм легендалар, 20 ләп бәет, мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, такмаклар, уен-йола фольклорына караган байтак материаллар җыелды. Соңгы вакытта сайтыбызга куясы кызыклы материаллар арасында әкиятләр, солдат хатлары да бар.

Интернет сәхифәбезнең күп кенә язмалары якташларыбыз хатирәләреннән алынды. Бу әсәрләр аларга буыннан-буынга сөйләнеп, йөрәк түрләрендә хәзерге көннәргә кадәр сакланып килгән. Кызганычка каршы, аларның бик күбесе онытылган. Ә кайбер әсәрләр беркайда да басылмыйча, мәктәп музейларында, авыл китапханәләрендә кулъязма рәвешендә сакланганнар. Бу чыганаклардан  без бик күп файдалы мәгълүматлар тупладык.

Соңгы елларда авыллар тарихына багышланган китаплар да басылып чыкты. Мисалга Мөслим, Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Иске Вәрәш, Тойгелде, Күбәк авыллары турындагы китапларны китереп була. Шунысы сөендерә: аларга азмы-күпме булса да фольклор әсәрләр кертелгән. Ә менә якташларыбыз Котдус Хөснуллин, Марсель Бакиров, Ринал Хаҗиев кебек галимнәребезнең хезмәтләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп табу мөмкин булды.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр арасында шактый кызыклылары бар. Мәсәлән, Ташлыяр авылында яшәүче 1891 елда туган Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан 1983 елда  К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган  “И манара” дип аталучы мөнәҗәт һәм шуңа охшаш, әмма теле ягыннан  аерылып торучы Тойгелде авылында гомер иткән Рамазанова Оркыя апаның кулъязмалары арасында табылган “Манаралар киселү” дип аталган бәет репрессия чорындагы афәтләрне аермачык итеп тасвирлап бирә. Зур сынау елларында  туйганчы икмәк ашый алмаган вакытларын бик гыйбрәтле итеп безгә Мөслимдә яшәүче Наилә апа сөйләде. ”Шулкадәрле ач яшәгән вакытлар булды: авызга кабып, икмәкне чәйнәп йоту ничек була икән ул дип уйлап, “Кетерки-кетерки, Алла, ипи бир, бир” дип такмаклый торган идек” , – дип сөйләде ул безгә.

Игътибар белән укысагыз, сайтыбыздагы күп материалның эчтәлегендә төбәгебез халкының михнәтләрдә газап чигеп, гаделсезлекләр күрүен, шулай да сынауларга бирешмичә, үз кәефен үзе күтәреп, буш вакытын файдалы итеп үткәрергә һәм күңеллерәк итеп яшәргә тырышуын күрергә мөмкин. Халкыбызның җор теле, зирәк акылы аңа зур сынауларны үтәргә булышкан. Ә бит ныклап карасак, 20 нче гасыр башына кадәр безнең төбәктә рәсми ачылган бернинди мәдәният учаклары булмаган. Шуңа күрә халыкың рухи ихтыяҗларын кич утырулар, аулак өйләр, кичке уеннар, өмәләр (тула өмәсе, каз өмәсе), җыеннар, сабантуй бәйрәмнәре канәгатьләндергән. Әлеге чаралар, гадәттә, өлкәннәр күзәтүендә, дини кысаларда, шәригать кануннарынан читкә тайпылмыйча уздырылган. Аларның яшьләргә әхлакый, тәрбияви йогынтысы да нык булган. Гореф-гадәт, йолаларыбыз белән бәйле фольклор әсәрләре әлегә сайтыбызда аз әле. Боларны туплау – бүгенге бурычыбыз булып тора. Бүгенге яшьләрнең кичке вакытларын кайда ничек уздырырга белми аптырап, шикле кешеләр арасында яман гадәтләргә өйрәнеп, файдасызга үткәрүе белән чагыштырсак, әби-бабаларыбызның халык авыз иҗатын, йолаларыбызны педагогик чара буларак куллануын аңлау кыен түгел.

Сүз дә юк, хәзерге буын яшьләре бөтенләй башка төрле, әби-бабаларыбыз яшәгән заманнан бөтенләй үзгә чорда яши. Техник прогресс безне заманча аралашу чаралары белән коралландырса да, кешеләрнең күзгә-күз очрашып сөйләшүләре, хәл белешү, ярдәмләшеп яшәүләре, хәтта ял итүләре дә башка төрле формада бара. Монда инде тел берәмлекләренә игътибарлылык, сакчыл караш турында уңай фикер әйтү кыен. Минемчә, халкыбызның гасырлар буена туплаган теле байлыгы, гыйбрәтле хикәятләр, риваятьләр, кызыклы әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, такмаклар, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, тапкыр җаваплар рәвешендә  сакланып калуы безнең үзебезгә, гаиләдә алган тәрбиягә бәйле. “Мөслим төбәге фольклоры” проекты ярдәмендә замана кешесе аңына халкыбыз традицияләре, йолалар, гореф-гадәтләребез һәм туган телебезгә аерым игътибар булырга тиешлеген сеңдерә, төшендерә алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*