Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек

Эзләнү-тикшеренү эше: “Мөслим төбәге фольклоры: үткәннән бүгенгегә”

Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 б сыйныфы укучысы Атаджанова Нәфисә Кәримбиргән кызы

I. Кереш

Һәр кешенең ата-анасы булган кебек, Ватаны да булырга тиеш. Ва­тан сүзе үз эченә Туган ил, туган як һәм туган йорт кебек олы мәгънәле төшенчәләрне сыендыра. Кешедә Ватанга булган ихтирам туган җиргә булган мәхәббәттән башлана. Та­тар халкында кендек каны тамган, тәпи киткән, ата-ана йорты утыр­ган җир һәрвакыт изгеләрдән сана­лган. Шуңа күрә дә күзгә күренмәс меңәрләгән җепләр белән кеше мәңгегә үзенең туган җире белән бәйләнгән.

Туган якны чынлап яратыр өчен, башта аны белергә кирәк. Мөслим ягы — Ык буе, Ватаныбызның башка почмакла­ры кебек үк, төрле вакыйгаларга бай тарихка, гореф-гадәт, йолаларга ия. Аның нигезен төбәгебездә сибелеп утырган авылларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тәшкил итә. Язмышлары бер булса да, һәр авылның үз йөзе, үз тарихы, үз мәдәни байлыклары бар, һәм алар милләтебезнең уртак хәзинәсе булып санала. Безнең эзләнү-тикшеренү эшебез Татарстан Республикасы Мөслим районы авылларының халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә багышланды. Заман таләпләре үзгә, ихтыяҗ да бүтәнчәрәк тоелган чорда бу тема бик актуаль, безнеңчә. Халык иҗаты әле
бүгенге көндә дә мул сулы саф чишмә булып, тарихыбыз битләрен, халык тәҗрибәсен, акылын, тел җәүһәрләрен һәм башка хисапсыз хәзинәләрне
ияртеп ага да ага. Авылларыбызда риваять-легендалар сөйләүче,
көйләп мөнәҗәтләр әйтүче, бәетләр чыгаручы, милли биюләребезне, җырларыбызны үтә дә оста башкаручы, йолаларны җиренә җиткереп үтәүче изге күңелле кешеләребез, онытыла барганнарын заманча төсмерләр белән сәхнә түренә алып менүче фольклор ансамбльләре, сәнгатькярләребез, үзешчән башкаручыларыбыз бар, һәм без алар белән чиксез горурланабыз. Әмма билгеле бер төбәкнең үзенчәлекле фольклор әсәрләрен үз эченә алган һәм аларны өйрәнүгә багышланган аерым хезмәтләр әле очрамый диярлек.

Соңгы елларда авыллар тарихына багышланган китаплар да чыгып кына тора. Мәсәлән, районыбызның Мөслим, Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Иске Вәрәш, Тойгелде, Күбәк авылларының тарихына, күренекле кешеләренә багышланган бик сыйфатлы басмалар бар. Әлеге китаплар туган ягыбызның фидакарь җанлы кешеләре тарафыннан чыгарылган. Шунысы куандыра: аларга фольклор әсәрләренең бик аз өлеше булса да  керә алган әле. Фольклорчы галимнәребезнең гыйльми хезмәтләрендә чыганагы күрсәтелгән очракта гына табарга мөмкин безнең төбәк халык иҗаты үрнәкләрен. Аларның саны бик чикләнгән булуы ачыкланды. Күрәсең, 60-80 нче елларда тупланган безнең төбәк фольклор әсәрләре, беркайда да басылмыйча, төрле фондларда сакланып ятуын дәвам итәләр.  Ә менә якташларыбыз Котдус Хөснуллин, Марсель Бакиров, Ринал Хаҗиев кебек галимнәребезнең хезмәтләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп табу мөмкин булды.

Без өйрәнгән өченче төр чыганаклар – якташларыбызның үз авызыннан язып алынган, беркайда да басылмыйча, мәктәп музейларында, авыл китапханәләрендә кулъязма рәвешендә сакланучы яисә район матбугатында басылып, артык киң даирәгә билгеле булмаган халык иҗаты үрнәкләре. Бу материаллар, мәктәп укучылары белән берлектә, безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы тарафыннан байтак еллардан бирле папка, төрле альбомнарга туплап килә. Әйтергә кирәк, әлеге тупланма ел саен нинди дә булса яңа мәгълүмат белән байый бара. Анда укучыларның әти-әниләре белән берлектә эшләгән проект эшләре дә бар. Укытучыбыз инициативасы белән быел әлеге тупланма материаллары интернет челтерендә урын алды. Алар белән компьютеры Интернет челтәренә тоташкан һәркем иркенләп таныша ала. http://muslumfolklor.narod.ru адресы буенча урнашкан сайтны без әлеге хезмәтебезгә Интернет-кушымта рәвешендә тәкъдим итәбез һәм кунак китабында Сездән дә теләкләр көтеп калабыз. Без, төбәгебезнең халык авыз иҗатын өйрәнүче укучылар, әле быел гына “Чулпы чыңнары” исемле фольклор түгәрәгенә берләштек.  Максатыбыз – туган төбәгебезнең халык иҗаты үрнәкләрен барлау, туплау, системага салу, башкаларга таныту, гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәнеп, көндәлек тормышыбызга кайтару. Фольклорчы галимнәребезнең дә хезмәтләрен тирәнрәк беләсебез килә.

Безнең эзләнү эшебез үзебездә тупланган фольклор материалларына күзәтү рәвешендә булып, аларны төбәгебез тарихы яссылыгында тикшерү максатын күз алдында тота. Татар халык иҗатын аерым тарихи чорларга бүлеп өйрәнү мәсьәләсе бездә тиешле югарылыкта куелмаган әле, шуңа күрә безнең хезмәтебез бу өлкәдә үзебез өчен дә кечкенә генә табыш булыр дип уйлыйбыз.

 

  1. Мөслим төбәге фольклоры: үткәннән бүгенгегә
  2. Чишмә башы

Республикабызның кечкенә бер өлеше булган районыбыз тарихы, халкының гореф-гадәтләре, фольклоры борынгыдан алып хәзерге көнгә кадәр Татарстанда яшәгән халыкларның уртак язмышы фонында һәм алар белән тыгыз бәйләнештә яшәвен дәвам итә.

Хәзерге Татарстан җирләренә беренче кешеләр таш гасырының палеолит чорында, моннан 100 мең еллар элек үтеп кергәннәр. 40-35 мең еллар чамасы элек неандертальлеләргә хәзерге типтагы кешеләр алмашка килгән. Бу дәвердә үк бирегә көньяктан һәм көнбатыштан монголоид үзенчәлекле халык төркемнәре үтеп керә башлаган. Археологлар тарафыннан Ык буенда табылган һәм Мөслимнең туган як музеенда сакланучы ау кораллары, мамонт сөякләре, Иске Вәрәш авылы янындагы тирән чокырда табылган мөгезборынның сөякләре ул чорда хәзерге Мөслим террирториясендә дә тереклек күп булганлыгы хакында сөйли. Палеолит чорында иң иртә формадагы дини карашлар һәм сәнгать барлыкка килгән. Моннан 10 мең еллар элек безнең якларга көньяктан җылылык яратучы хайваннар, алар артыннан яңа төркем кешеләр күчкән. Мезолит чорында (б.э.к. IX-V мең ел) кеше ук һәм җәя уйлап тапкан, балтасыман корал белән агач эшкәртүне башлап җибәргән. Неолит чорында исә безнең җирләрдә кешеләр саны арта башлаган. Мөслим районы җирләрендә алып барылган археологик тикшерү һәм казу эшләре нәтиҗәсендә табылган истәлекләр бу чор кешеләренең Мәлләтамак авылы янында, Ык елгасының сул ягында, су басмый торган комлы һәм калку урында яшәгәнлеген күрсәтә. Мәлләтамак, Нарат Асты, Катмыш, Иске Чакмак һәм Рус Шуганы авыллары территориясендә борынгы торлаклар булуы ачыкланган. Неолит чорында балчык савыт-саба (керамика) һәм тукымачылык барлыкка килә. Б.э.к. III гасырга кадәрге чорда безнең төбәк ананьино дип аталучы культура тәэсирендә яшәгән. Бу вакытка инде ананьино кешеләре Урал, Себер, Урта Азия, Кавказ халыклары, хәтта борынгы Иран һәм Греция дәүләтләре белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырганнар. Моннан ике мең еллар элек район территориясендә пьянобор культурасы истәлекләрен калдыручы фин-угор телле кабиләләр яшәгән. Шул культурага караган каберлекләрнең берсен Мәлләтамак авылы янында археолог П.Н.Старостин тикшергән. Безнең эраның III-IV гасырларында биредәге халыкларны Урал арты һәм Көнбатыш Себердән килгән кавемнәр, күбесенчә төрки телле кабиләләр кысрыклап чыгарганннар. VI-VII гасырларга караган истәлекләр Мәлләтамак, Мөслим, Иске Вәрәш, Рус Шуганы авыллары янында кыска вакытлы торак урыннары булуын раслый. XIII-XV гасырларда район территориясендә яшәүче төп халыклар мөселман динен кабул иткәннәр. Әмма аңа кадәр безнең борынгы бабаларыбыз мәҗүсиләр булганнар. Алар дөньяда күзгә күренми торган күп җаннар бар дип ышанганнар, алардан шәфкать сорап гыйбадәт кылганнар. Хәзер дә халык телендә йөргән бичура, абзар иясе һәм су анасы әнә шул вакыттан калган. Иске чор кешеләре карашында өрәк, шүрәле, убыр, албасты кебек зыян салучы җан ияләре дә булган. Соңга таба шуларның күк һәм җир дип аталганнарын изге, куәтле дип йөри башлаганнар. Һәр нәрсәнең башы дип күк йөзен йөрткәннәр. Шулай ук кояш, ай, йолдызлар да хөрмәтләнгән, аларга дога кылынган. Җиргә дә теләкләр  теләгәннәр, чөнки рәхәтлек һәм туклыкны җир бирә дип ышанганнар. Үлгәннән соң кеше җаны, яхшы булса, күккә – оҗмахка, гөнаһлы булса, җир астына – караңгылыкка, тәмугка китә дип күзаллаганнар*. Әлеге ышанулар халык авыз иҗатының иң борынгы төре булган мифлар, легенда-риваятьләр рәвешендә сакланып калган. Әмма ни кызганыч, без үзебезнең төбәктән әлегә кадәр табылган фольклор үрнәкләре арасында күк алласы – Тәңре, Күк, Кояш, Ай, йолдызлар турында гына түгел, хәтта Албасты, Өрәк, Су иясе, Шүрәле, Бичура кебек мифологик затлар турындагыларын да очратмадык. Ыруглык тормышы белән тыгыз бәйләнгән әкият жанрына караучы үрнәкләр дә юк икән әле. 3 томлы әкиятләр китабында да без үзебезнең төбәктән язып алынган әкиятләрне тапмадык. Шунысы да бар: безнең югары, илаһи мифлар бөтенләй өйрәнелмәгән санала. Тәңре, күк, Кояш, Ай һәм йолдызлар белән бәйле гаять матур легендалар, җырлар, мәкаль-әйтемнәр белгечләр, галимнәр игътибарыннан читә калып киләләр. Димәк, бу өлкәдә эзләнү эшләре безгә дә җитәрлек әле. Төбәгебез тарихының әлеге чоры белән бәйләргә мөмкин булган мәҗүсилек чорыннан килгән йолалардан Мари Бүләр авылында сакланып калган Кун туе, Бикмәчтәге Инану йоласы, Теләү көне турында әйтә алабыз.

 

  1. Исемеңне кемнәр куйган, әй авылым?

Риваятьләр һәм легендалар – авыллар тарихына иң якын торган, халык арасында зур ихтирам казанган, гомумән, халыкның “җанлы тарихы” ролен үтәче жанр булып санала*. Риваятьләрнең төп вазифасы – борынгы мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында халыкның хәтерен – истәлекләрен саклау һәм җиткерү, аларга тарихи-эстетик бәя бирү. Шулай булгач, төбәкнең билгеле бер чор тарихын өйрәнү процессында документаль материаллар җитешмәгән очракта да халык легендалары һәм риваятьләр төп чыганакларның берсе була ала. Риваятьләр арасында без халкыбызның бик борынгы чор тарихын чагылдырганнарын тапмадык, чөнки XVI-XVII гасырларга кадәр безнең төбәктә авыллар сирәк һәм халык саны да аз булган. Тарихи материаллардан күренгәнчә, Шуран, Тамьян, Мәлләтамак, Табын, Вәрәшбаш, Иске Сәет, Иске Карамалы, Баек, Тат.Бүләр, Исәнсеф, Чакмак, Мөслим кебек авыллар борынгылардан санала. XVI гасырның икенче яртысында Казан татарлары күпләп Себер якларына күчеп китәләр. Шул ук вакытта Себер ханлыгыннан Идел-Урал төбәгенә күпләп күченү процессы да башланган. Бу күченү берничә “дулкын”нан торган. Баштагы күченүне галимнәр 1480 елларда булу ихтималын әйтәләр. Нәсел шәҗәрәләреннән беленгәнчә, беренчеләрдән булып Кара Табын ыруы башлыгы Чулман елгасы буена күченеп килгән. Чиләбе, Пермь, Иртеш буйларында калган ырудашлары да безнең төбәккә килеп җиткәннәр һәм үзләрен “без Ирәхтә башкорты буламыз” дигәннәр. Ирәхтә ыруыннан булган кешеләр Мәллә елгасының Ыкка коя торган урынын бик тә ошатып, шунда төпләнеп калганнар. Башкорт катламыннан булган халыклар белән бергә, Казан ягыннан килгән татарлар (Казан кешеләре, казанлылар), типтәрләр дә яшәгәнлеге мәгълүм. Мәлләтамак авылы белән янәшәдә элек Ирәхтә волостена кергән Табын, Тамьян исемнәрен йөрткән кабиләләр яшәгән. Алар шулай ук Уралдан килеп урнашканнар. Хәзерге Табын, Тамьян авылларының исеме шул кабиләләр исеме белән аталганлыгы шик тудырмый кебек. Майкыби шәҗәрәсен өйрәнгән күренекле галимебез Марсель Әхмәтҗанов та бу фикерне дәлилләр белән исбатлый.

Әлеге авылларның исемнәре килеп чыгу белән бәйле байтак кына риваятьләрдә безнең якларга җиде кеше килгәнлеге турында әйтелә. Кайберләрендә аларның хәтта исемнәре дә бар: Мөслим, Мөэмин, Афзал, Әхмәт, Сәет, Булат, Якуп. Шулардан Мөслим исемлесе, мәсәлән, Ык елгасының уң ягындагы Вәрәш елгасы буенда булачак Вәрәш авылы урынына туктала. Озакламый ул иркенрәк һәм уңдырышлы җир эзләп, елганың сул ягына чыгып, үзенә йорт сала. Аның янына башка кешеләр дә килеп урнашалар. Авылның исемен дә беренче килеп урнашкан кешенең исеме белән Мөслим дип атыйлар. Сәет исемлесе Иске Сәет авылына нигез салган дип уйланыла. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки гадәттә авыллар исемен аңа беренче нигез салган кеше, я аның кушаматы, я шул тирәдәге табигатькә мөнәсәбәтле исемнәр белән атаганнар. Бу уңайдан Тойгелде авылында яшәүче Рифкать абый Кәримов авызыннан язып алынган риваятьләр, Түбән Табын, Краснояр (Кызылъяр, Креп), Иске Чакмак, Чакмак, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Бикмәч, Түреш, Бәкәбез, Тегермәнлек, Нарат Асты, Мәлләтамак, Каенсаз, Исәнсеф Чишмә авылларының исемнәре килеп чыгышы кызыклы. Күбәк авылының исеме килеп чыгу – Кобәк, Метрәйнеке – Дмитрий, Баек авылыныкы – Баймөхәммәт атлы кеше, Ольгино авылыныкы XIX гасырда бу җирләрнең хуҗасы булган подполковникның хатыны Ольга Ивановна Берг  белән бәйле.

Мөслим төбәгендә авыллар барлыкка килүнең икенче дулкыны XVI гасыр уртасында Явыз Иван Казанны яулап алгач башлана. Көчләп чукындыру, төрлечә кимсетү һәм эзәрлекләүләргә дучар булган татар халкы, тынычрак һәм яшәү өчен кулай булган урыннар эзләп, төньяк һәм көнчыгыш юнәлешләренә күпләп күченә башлаганнар. Безнең якларга крестьяннар гаиләләре белән агылган. Патша хөкүмәтенең җәберләүләре көчәйгән саен, бу процесс та көчәйгән. Күченүчеләр элегрәк нигезләнгән авылларга килеп милләттәшләренә сыенганнар, җирләр үзләштереп, яңа авылларга нигез салганнар. Әмәкәй, Октябрь (элекке Теләнче), Иске Карамалы, Күбәк, Баек, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Мөслим, Салавыз Мухан, Тойгелде, Ташлыяр, Мәлләтамак, Табын, Тамьян һ.б. бик күп авылларның риваятьләрендә телгә алынган типтәр, башкорт катламындагы кешеләр, “Казан кешеләре” дигән исем белән йөргән нәселләрнең булуы шуның белән аңлатыла.

Төбәгебездәге рус авыллары тарихы XVIII гасырдан башлана. XVIII гасырда һәм XIX гасырның беренче яртысында Рәсәйнең үзәк өлешеннән, Идел буе өлкәләреннән бу якларга урыс милләтеннән булган халыкларның күченеп килүе башлана. Аеруча Мәскәү, Воронеж, Орлов, Курск, Самара, Казан губерналарыннан крестьяннарны күпләп дворян һәм хөкүмәттә йогынтылы урыннар биләүче югары катлам кешеләре биләмәләренә күчереп утырталар. Әйтик, Михайловка авылын 1852 елда Орлов һәм Курск губерналарыннан китерелгән крестьяннар нигезләгәнннәр. Иске Смыловка авылының исеме Казан губернасының үзәк өлешендәге Смыловка авылыннан күченеп килүче кешеләр тарафыннан элекке үз авыллары исеме белән аталган. Андыйлар рәтенә тагын Катмыш авылын да кертергә мөмкин.

Тарихта Акай Кучумов җитәкчелегендәге крестьяннар чуалышы билгеле. 1735-1740 елларда булган бу чуалыш безнең төбәк халкын да үз йогынтысына чолгап алган. Тамьян авылы халкы да татар иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнаша. Аның бу сыйфаты борынгы әйтемгә дә кереп калган:

Яуга барсаң, Тамьянда киңәш,

     Дауга барсаң, Сарайлыда киңәш.

Патша хөкүмәте Акай фетнәсенә кушылмаган авыл крестьяннарына кайбер өстенлекләр биргән. Бу уңайдан Яңа Усы авылы тарихын мисал итеп китерергә мөмкин. Галимнәр бу яклардагы керәшен халкының формалашуында Казан ягыннан күчерелгән керәшен татарлары, нугайлар һәм башка халыклар катнашканлыгы турында белдерәләр. Биредә шулай ук типтәрләр, иске керәшеннәр һәм ясаклы татарлар да яшәгән. Бүгенге Яңа Усының күпчелек халкын керәшен татарлары тәшкил итә. Авылда яшәүче керәшен халкы борын-борынгыдан килгән нардуган, шыйлык (сабантуй), чымырчыкай (корылык вакытында яңгыр теләү) кебек бәйрәм-йолаларны билгеләп үтә. Тормышларында дини бәйрәмнәрнең урыны зур. Керәшен халкының туйлары да үзгә. Алар әле бүгенге көндә дә искиткеч күңелле, борынгыдан килгән гадәтләргә таянып үтә. Туй йоласы башыннан алып азагына кадәр кара-каршы җырлауга корылган.

XVIII гасырда нигез салынган Мари Бүләр авылында шундый кызыклы риваять яши. Имеш, картлар елгага йомычка ташлап, ул кая туктаса, авылны да шунда салырга керешәләр. Нәтиҗәдә, хәзерге авыл йомычка туктаган урынга салына. Башта елганың сул як урамы (башкорт ягы), аннары Мөшеге елгасының уң ягы барлыкка килә (типтәр ягы). Иске авыл тирәсен халык әле дә “иске йорт урыны” дип, ә басуларын “Тосурт пасу” – “иске йорт басуы” дип йөртә.

 

  1. Гасырлар чигенә таба

Безнең төбәк халкы Пугачев явын да үз җилкәсендә татыган. Әлеге чор белән бәйле атамалар, алар белән бәйле риваятьләр хәзер дә саклана. Әмма гасырлар узу, күп буыннар алмашыну һәм һәр буынга туры килгән фаҗигале вакыйгаларны кичерү нәтиҗәсе буларак, халык хәтерендә Пугачев восстаниесе вакыйгалары шактый тоныкланган. Анда катнашучылар турындагы мәгълүматлар сакланмаган диярлек.

Тупланмабызда Рус-Япон сугышы белән бәйле фольклор үрнәкләре дә саклана. Алар Тойгелде авылында яшәүче Кәримов Рифкать абыйдан һәм Сабирова Асма ападан язып алынган. “Әсирләр бәяны” дип аталучы мөнәҗәт йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләрдән, кайгы-хәсрәттән туган. Тел-стиль ягыннан бу әсәр бәеткә шактый якын тора. “Япон халкы – вак халык” дип башланучы мөнәҗәт сугыш афәте китергән кайгы-хәсрәт, сугышчыларның авыр хәлен тасвирлый, мөнәҗәт авторы патша хөкүмәтенә үзенең ризасызлыгын да белдерә.

XIX гасырга безнең төбәктә инде 28 авыл исәпкә алынган. Бу – авылда натураль хуҗалык, товар-акча мөнәсәбәтләренең нык үсмәгән чоры. Крестьяннар бөтен төр авыл хуҗалыгы продуктларын, шулай ук кием-салым, хуҗалыкка кирәкле эш коралларын да үзләре җитештергәннәр.

1906 – 1911 елларда Столыпинның җир реформасы нәтиҗәсендә авылларда зур үзгәрешләр, фермер хуҗалыклары үсешенә киң юл ачылган. Авыл хуҗалыгы техникасы камилләшкән, крестьяннарга өстенлекләр бирелеп, үзләренең җир участокларына ирекле рәвештә күченеп утырулары өчен мөмкинлекләр тудырылган. Әнә шундый үзгәрешләр нәтиҗәсендә безнең төбәктә дә крестьяннар төрле авыллардан аерылып чыгып, җирле хакимиятләр рөхсәте белән җир мәйданнары алып, урманнар төпләп, күп кенә яңа авыллар төзегәннәр, чәчүлек мәйданнарын киңәйтеп, игенчелек, терлекчелек белән көн күрә башлаганнар. Шундый авыллардан Яңе Сәет, Кырынтау, Яңа Сәфәр, Усаклы, Краснояр, Дусай, Горбуновка, Түреш, Ташъелга, Каенсаз, Бәкәбез кебек авылларны саный алабыз. Күбесенең авыл исеме барлыкка килү белән бәйле риваятьләре халык телендә саклана. Язып алып туплыйсы гына бар.

 

  1. Исемнәре – халык телендә

Авылларыбыз тарихын тулырак итеп, чор үзенчәлекләрен “җанлы” мисаллар белән күз алдына китерәсе китерерлек, аның язмышында онытылмаслык эз калдырган, изге гамәлләре белән авыл халкы теленә күп елларга кереп калган кешеләр  исеме белән аталган урыннар белән бәйле топонимик риваятьләр бик күп сакланган төбәгебездә. Ул риваятьләр белән бәйле вакыйгаларның күпчелеге XIX-XX гасырлар чигенә карый. Авылда бит һәр чишмә, тау, чокыр, хәтта агач –  тарихның “тере” шаһите. Бүген телгә килсәләр, бик күп нәрсәләр бәян итәрләр иде алар… Мәсәлән, Үрәзмәт  авылындагы изге кабер республика мөселманнарының “изге урыннары” исемлегенә дә кертелгән. Риваятьтә болай диелә: каядыр узып баручы бер карт салкын көндә кулларын күтәреп дога кылган хәлдә катып үлгән. Бабайны табып алучылар бу хәлне күреп гаҗәпләнгәннәр, бу кеше әүлиядер дигәннәр һәм шул урынга җирләгәннәр. 1940 елда әле ул урында кабер ташы да булган. Ике авыл арасына күтәреп юл салганда, шул каенлыктан ерак түгел кеше сөякләре дә чыккан. Аның нинди каберлек булуын белүче юк. Элек авыл халкы безнең авылга афәт килми, безне әүлия кабере саклый, дигән. Ул каберлекне саклаганнар, теләкләрен тормышка ашыру өчен, нәзер әйткәннәр, һәм ул үтәлсә, әүлия каберенә килеп 1-3 метр арада каберлеккә терлекләр кермәсен дип ур казыганнар яки урманнан кайтканда читтәге агачларга бәйләп киртә куя торган булганнар. Кызганычка каршы, бу каберлекне авылның бик аз кешеләре генә белә, ә риваять сакланган.

Түбән Табын авылында да изге дип аталырлык Шифа чишмәсе ага.  Халыкта чишмә хакында түбәндәге риваять саклана. Табын авылында яшәүче Камилә апа белән Исмәгыйль абыйның кызлары туа. Аңа Таңсылу исемен кушалар. Ләкин бераздан Исмәгыйль абый үлеп китә. Камилә апа бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Кайнар күз яшьләре түгүдән аның күзләре сукырая. Таңсылу тау буендагы чишмәгә барып су алып кайта, шуның белән әнисенең күзләрен юа. Шифалы чишмә суыннан Камилә апаның күзләре ачыла. Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә чишмәне “Шифалы” дип атыйлар. Бүгенге көндә чишмә буена улаклар куелган. “Изге урын” дип аңа акчалар салалар, килеп намаз укыйлар, дога кылалар. Бу чишмәнең дәвалау үзлегенә ия булуы тикшерүчеләр тарафыннан да расланды.

Тойгелде авылы халкы телендә сакланган “Утыз бер бер тиен сиңа” дигән әйтемнең барлыкка килү тарихы безнең буынга гыйбрәт булырлык. Бервакыт Әхмәтҗан исемле кеше ата-анасына авыр сүз әйткән. Староста моны шундук ишетеп, мир җыйган. Миргә пожар каланчасы янында җыйналганнар. Гыйнвар аеның чатнама суыгында авыл халкы Әхмәтҗанга мондый җәза биргән: һәркөнне (31 көн буена) Карамалы (хәзерге Сарман районы Александровка аылы) авылы стростасына берешәр тиеннән акча илтергә. Авыл капкасыннан аны төнге каравылчылар озатып калган. Таң беленгәнче, бер тиен Карамалы старостасына тапшырылырга тиеш булган. Җәза үтәлүен староста белән мулла көнен-көнгә күзәтеп торалар. Җәза бетәргә өч көн кала, Карамалы старостасының малае туган. Сөенечтән, бу моның өч көнен гафу иткән дә Тойгелде мулласы Ахун хәзрәткә “Җәзаны үтәп бетерде” дигән язу җибәргән. Нәкъ шуннан соң тәүфыйксыз балаларны “утыз бер бер тиен сиңа” дип ачулану калган.

Тойгелде авылында яшәгән Минаҗетдин хәзрәт, Исмәгыйль батыр, Озын Гәрәйләр, Түбән Табынның Акай Күчүмов атлы батыры риваятьләргә горурланырлык сыйфатлары белән кереп калсалар, сатлык җанлы Мәлләтамак кешесе Киек улы Шәриф турындагы усал риваятьләр дә саклана әле халык хәтерендә.

Авыл халкы риваятьләрне хәтер түрендә кадерләп саклый белә. Гыйбрәт алырлыклары  да, үрнәк алырлыклары да, үкенечлеләре дә киләчәк буыннарга сабак булырлык. Өлкәннәр теленнән оланнар теленә күчеп, һичьюгында язмача теркәлеп саклансыннар иде алар.

 

  1. Эх, күңелле өмәсе!

XX гасыр башына кадәр безнең төбәктә рәсми ачылган бернинди мәдәният учаклары булмаган. Шуңа күрә халыкның рухи ихтыяҗларын кич утырулар, аулак өйләр, кичке уеннар, өмәләр (тула өмәсе, хуҗалык төзелешләре, каз өмәсе һ.б.) җыеннар, сабантуй бәйрәмнәре канәгатьләндергән. Әлеге чаралар, гадәттә, өлкәннәр күзәтүендә, дини кысаларда, шәригать кануннарыннан читкә тайпылмыйча уздырылган. Аларның яшьләргә әхлакый, тәрбияви йогынтысы да нык булган.

Вәрәшбаш авылы кешеләренең каз өмәсе турында сөйләгәннәреннән күренгәнчә, өмәләрдә балаларга да эш табылып торган. Малайларның хезмәте –  учакка ягар өчен вак утын кисү һәм каз башы җыю булган. Алар өчен иң кадерлесе – каз куыгы (йоткылыгы). Шук малайлар шул куыкны кабартып озынча шарлар әзерләгәннәр. Кызлар каз юып кайткач, каз мае белән майланган тәбикмәк ашарга утырганнар. Теге куыкларны утыргычка җәелгән палас астына тыгып куеп, малайлар шаяра торган булганнар. Балалар шулай күңел ачкан. Бәләкәй кызлар каз каурые сыдырган, баш чистарткан, тәпи куптарган. Каз чистарткан җиргә малайлар да, егетләр дә кертелмәгән. Берәрсе ялгыш керә калса, аны каз мамыгы белән коендырып бетергәннәр.

Тойгелдедән Рифкать абый Кәримов язмаларында тула өмәсе бик яхшы сурәтләнгән.

Шунысы бар: әлеге истәлекләрдә тел материалы аз сакланган. Аларны әле бөртекләп җыясы да җыясы икән.

 

  1. Зур сынау елларында

1917 елгы Октябрь револциясен безнең төбәк халкы дәррәү хуплап каршылый. Җирнең дә, башка байлыкларның да язмышы халыкның үз кулына тапшырылгч, элеккеге җир хуҗалары, яшерен оешмалар төзеп, ачыктан-ачык көрәш башлаганнар. 1918 елда хәл чиктән тыш кискенләшеп, Гражданнар сугышы башлана. Авылларыбызның Гражданнар сугышы каһарманнары турындагы истәлекләрне халкыбыз онытмый. Аяусыз көрәш елларында безнең төбәк авыллары әле аклар, әле кызыллар кулына күчеп торган. Халык хәтерендә Гимаев Нәҗметдин, Сәлимгәрәев Нургали, Кузьмин Иван кебек кыю партизаннарның батырлык үрнәкләре саклана, буыннардан буыннарга күчеп сөйләнелә. Шуңа нигезләнептер, Нургалинең балаларын, оныкларын “партизан” кушаматы белән атыйлар.

1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсе районыбыздагы барлык авылларга да диярлек кагылып узган. Андагы канлы вакыйгаларны да сөйләүчеләр табыла әле авылларда. Аннан соң килгән,  Идел буендагы 1921 елгы коточкыч ачлык  халык хәтерендә тирән эз калдырган. Бу елларда район халкы сан ягыннан бик нык кимегән.

Тынычлыкта гына яшәп, төзеп, иҗат итеп кенә яшәргә лаеклы халык җилкәсенә тагын бер афәт  ябырылган: репрессия башланып, бер гаепсез кешеләр төрмәләргә озатылып юк ителгәннәр. Вакытында белем, мәдәният үзәкләре булган мәчетләр таратылып, андагы муллалалр, аларның гаилә әгъзалары сөргенгә озатылган. Колхозлар төзү эше, югарыдан көчле басым ясап, кыска срокта башкарылу нәтиҗәсендә, ифрат кыен һәм зур югалтулар белән тормышка ашырылган. Әлеге елларның кайтавазы булган байтак халык авыз иҗаты үрнәкләрен тупладык. Мәсәлән, Тойгелде авылында язып алынган “Башсыз кеше турында риваять” шул еллардагы колхозлаштыру сәясәтен тәнкыйтьләү, кешеләрне кисәтү вазифасын да башкарган. Аны кулаклар чыгарган булуы да мөмкин дип әйтәләр авыл картлары.

“И манара” дип аталучы мөнәҗәт  Ташлыяр авылында яшәүче 1891 елда туган Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан 1983 елда К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган*. Чыганакта әсәрнең ноталары да урын алган. Шуңа охшаш, әмма теле ягыннан  аерылып торучы әсәр Тойгелде авылында гомер итүче Рамазанова Оркыя апаның кулъязмалары арасында табылды. Ул аны “Манаралар киселү” дип исемләгән һәм бәет дип атаган.

Базда батман тарым бар, күтәрә алсаң, барын да ал, дигән әйтем дә бар иде дип сөйләгән Оркыя апа. Бу да колхозлашу елларыннан килә дияргә җирлек бар.

Тагын бер мәкальнең ничек барлыкка килүен белә алдык. “Элек шулхәтле авыр тормыш итүчеләр бар иде, хәтта тирес кирпеч әзерләү мөмкинлекләре булмыйдыр иде. Андыйлар күрше күрше белән сөйләшеп, өйдәш булып керделәр. Ике гаилә бер йортта кыш чыкты. Мичкә алмашлап яктылар. Салкында яшь мал-туар, тавык-кошлар да өйдә торды. Халык теленә кергән “Өйдәш кертсәң, сүз чыгар, тавык кертсәң, чүп чыгар” дигән сүз шул вакытлардан калды инде ул. Җир идәндә тавык, тырманып, тузан күтәргән.” , – дигән юллар бар Тойгелде авылыннан Рифкать абый Кәримов язып биргән истәлекләрдә.

Туйганчы икмәк ашый алмаган вакытларын да бик гыйбрәтле итеп сөйләде безгә Мөслимдә яшәүче  Наилә апа. “Шулкадәрле ач яшәгән вакытлар булды: авызга кабып, икмәкне чәйнәп йоту ничек була микән ул дип уйлый, “Кетерки-кетерки, Алла ипи бир-бир” дип такмаклый торган идек”, – диде ул.

Мөҗәһит абый Әхмәтҗановның авылдашлары, Түреш авылыннан Флера апа (“Ак күмәч килешмәгән”) һәм Зөфәр абыйның (“Гөнаһлы буласым килми”), Тойгелдедән Шәфыйк агай сөйләгәннәрне (“Атты!”) без хәзер мәзәк итеп кенә кабул итәбез. Ул вакытларда бер дә көлке булмаган шул аларга…

Бер сынауны икенчесе алмаштырган: илебездә, зур афәт булып, Бөек Ватан сугышы башланган.  Безнең районнан гына да 8140 кеше фашизмга каршы көрәш фронтларына киткән. Тарихта тиңе булмаган көчле һәм мәкерле дошманны җиңү өчен барган авыр сугышларда райондашларыбыз сынатмыйча, баһадирларча сугыша. Бу чорда фронт белән тыл фашистларга каршы бер көч булып күтәрелә. Райондашларыбызның тылдагы фидакарь хезмәте җиңүне якынайтуга ныклы өлеш кертә.  Афәтле елларда рухи ихтыяҗларның күпчелек өлеше фольклорга йөкләнә. Туган илгә мәхәббәт һәм аның мөстәкыйльлеген, азатлыгын саклау идеяләре белән сугарылган җырлар алгы планга чыга. Сугыш елларында алар, яңа яңгыраш алып, яңа бер көч белән үзләренең изге вазифаларын башкаралар.

Күбәк авылыннан Шиһапова Асия апа истәлекләрендә шундый җырлар сакланган:

Кимә итек, ки ботинка,

Кыен була атларга.

Кызылармеец озатабыз

Совет илен сакларга.

 

Ниләр уйлап җылый микән

Сабый бала бишектә?

Утка-суга салмасалар,

Кавышырбыз ничек тә.

 

Алмагачы биек булса,

Булмый аның алмасы.

Калмыйк Герман кулларына

Юк аларның алласы.

 

Тупланмабызда сугыш елларында киң таралыш алган “Сагыну җырлары” дип аталган фольклор үрнәге дә бар. Тирән кайгы-хәсрәт, аерылу, сагыну хисләре белән сугарылган әлеге җырны фольклорчы галимнәребез нигездә

профессиональ, әмма соңыннан халыклашып киткән җырлар рәтенә кертәләр*. Шигырь калыбына салынып язылган фронт хатлары, киң таралмаса да,  солдатларыбыз арасында  кулланылыш тапкан. Аның да бер үрнәге саклана бездә.

 

  1. Тыныч тормыш сагында

Сугыштан соңгы чорда совет тормышын, большевиклар партиясен, Сталинны мактаган җырлар, уен-бию җырлары чәчәк ату чорын кичерә. Мәхәббәт җырларыннан лирик һәм кыска җырлар актив формада яши.

Түбәндәге җыр юллары шуны раслый:

Мылтык атарга оста мин,

Бик күп тордым постта мин.

Җитәкчебез – компартия,

Юлбашчыбыз – Сталин.

 

Солылар салдым улакка,

Бөдрә җонлы туры атка.

Сызганып хезмәт итәбез

Советский властька.

“Җәй көннәрендә кичләрен яланнарга чыгып, үз күңелебезне үзебез күрә идек. Шундый эчтәлектәге җырлар әле һаман да истән чыкмаган,- дип искә ала Күбәк авылыннан Асия апа Шиһапова үзенең истәлекләрендә –

Айлы кичтә күлгә төштем

Көймәдә йөрер өчен.

Айлы кич – йөрәк ачкычы

Серләрне белер өчен”.

 

Бикмәчлеләрдә әлеге җыр юллары һаман да яши:

Бикмәч буйларына төшәрләргә

Булсын иде безгә туры юл.

Гөрләп кенә торган Бикмәч буе

Безгә булмый, кемгә булсын ул.

Бикмәч буйлары ай җиреклек,

Җиреклектә ай җиләклек.

Бу дөньяны көтәрләргә,

Үтә дә кирәк зирәклек.

Зифа апа Басыйрова башкаруындагы “Мөслим” исемле халык җырын кемнәр генә белми икән?! Кая гына барсак та, әлеге җыр Мөслимебезнең визит карточкасы булып тора.

Мәхмүт Нигъмәтҗановның “Татар халык җырлары” китабына (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976) “Түреш авылы көе” исемле җыр да кергән. Автор искәрмәсендә аның Зифа Басыйрова башкаруында язылуын, җырчының бу көйне Мөслимдә отып алуын әйтә. Мөслимдә башка Түреш авылы булмаганга күрә, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов  аны Түреш авылына нисбәт итә. Без дә аның фикерен куәтлибез.

“Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары” исемле китаптан без Ә.Камалованың Елгабаш авылында язып алган  “Егетнең зирәкләре” исемле уен җырын таптык.

Дүрт-биш ел коточкыч сугыш шартларында яшәп, җиңеп чыккан халык тыныч тормышта яши, киләчәккә матур планнар корып, җиң сызганып илне төзекләндерүгә керешә. Сугыштан соңгы елларда безнең якларда Бәрәңге базы ачу өмәсе дә үткәрелгән.  “Бу өмәнең билгеле көне юк. Карлар эри башлагач, җир өсте ала-колага әйләнгән бер чорда үткәрелә иде ул. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ашау да такы-токы чаклар. Әтисез йортлар, аларның һәрберсендә 2-3 үсмер кыз яки малай. Көз көне бәрәңге алгач, кыш ашарга һәм орлыкка дигәне өй базына аерып салып куела. Ә җәй көне ашарга дигәне бакча башына чокыр казып (баз түгел) күмеп куела. Өстен салам белән каплап туфрак өйгәч, ул туңмый, язга чаклы бик әйбәт саклана. Менә бер көнне әни кеше шул базны ачып карамакчы була. Ярдәмгә күршедәге кызлар һәм малайлар чакырыла. Гадәттә 5-6 малай (8-9 яшьлекләр) һәм кызлар чакырыла. Чокырның өстен әйбәтләп ачып, бер почмагыннан бәрәңгене алып карыйлар: өшемәгәнме, яхшы сакланганмы? Бер-ике чиләк бәрәңге тутырып алгач, малайлар чокырны кире күмеп куялар, җирләр кипкәнче торып торсын әле.  Бәрәңгене кызлар өйгә алып кереп китәләр. Юып, әрчемичә генә урталай ярып пешерәләр, аларны безнең якларда тозга ярып пешерү диләр. Малайлар бу вакытта ишегалдында уйнап торалар. Баштан, 12 таяк уены яратып уйнала иде. Аның тәртибе болайрак. Бер йомры бүкәнгә 1,5 метр озынлыктагы тактаны аркылы саласың. Тактаның җиргә тиеп торган башына 20 см итеп сындырылган нечкә таяклар әйтеп өйеп куясың Нинди дә булса бер санамыш әйтеп чыккан кеше шул таякларны саклаучы була. Калган балаларның берсе тактаның буш башына каты итеп баса, таяклар күккә оча. Каравылчы шул таякларны җыйган арада, башкалары кача. Каравылчы таякларны җыеп куя һәм качкан балаларны эзли башлый. Шул ук вакытта теге таякларны да саклый. Юкса качкан балаларның берсе, сиздерми генә чыгып, таякларны тагын чәчеп китә, беренче табылган бала тагын каравылчы була. Уен дәвам итә. Бәрәңге пешкәч, бөтенесе җыелап, ярмаланып беткән тәмле бәрәңге ашыйлар. Шуннан соң кара-каршы җырлашу башлана. Малайлар җиңәме, кызлармы? Шушындый ук өмәләр яз көне өй юганда, сарык йоны, бәрәңге алганда үткәрелгән.” Бу  турында безгә Вәрәшбаш авылы кешеләре сөйләде. Авыр эшләр  балаларның күңелле уеннары, өлкәннәрнең уен-көлкеле, җырлы кич утырулары белән төгәлләнгән.

Сугыштан соңгы төзелеш еллары, колхозларны эреләндерү сәясәте, инде дөньялар тынычланды дигәндә генә башланып киткән Әфган сугышы, үзгәртеп кору җилләре – һәммәсе, һәммәсе дә халкыбыз күңеленә тирән уелып калган вакыйгалар. Алар да Мөслим төбәге халык авыз иҗатында теге яки бу дәрәҗәдә үз эзләрен калдырган.

 

  1. Бүгенге көннең актив жанрлары

Совет хакимияте елларында, башка төбәкләрдәге кебек үк, безнең төбәктә дә фольклорның кайбер жанрлары бетүгә йөз тота башлаган. Мәсәлән, әкиятләрне күбебез төрле китаплардан укып беләбез, әмма аларны матур итеп сөйләп бирә белүче оста әкиятчеләрне бүгенге көндә инде табуы бик авыр. Яңа әкиятләр хәзер тумый дип әйтергә дә җирлек бар, безнеңчә. Барлыкка килсәләр дә, алар милли төсмерләрен югалткан хәлдә туадыр.

Бәетләр, мөнәҗәтләр белән хәл башкачарак кебек. 80 нче елларга кадәр бәлки алар тоныкланган, хәлсезләнгән халәттә булган,  бик аз барлыкка килгәннәрдер, әмма фольклорчы галимнәребез тырышлыгы белән әлеге жанрлар соңгы 20 ел эчендә   күтәрелеш чорын кичерә.

Мөнәҗәтләр бүгенге көндә актив кулланылучы жанр булып тора. Башка бик күп мөнәҗәтләр белән бергә, безнең төбәктәгеләрен дә якташыбыз, Ташлыяр авылыннан булган Котдус Хөснуллин бик җентекләп туплап, системага салып китап итеп бастырып чыгарды.  Әлеге җыентыкка Мөслим районы авылларыннан язып алынган 24 мөнәҗәт кергән. Кайберләренең ноталары да бирелгән. Безнең тупланмада шулай ук “Үлем хәлләре”, “Ана моңы”, “Дин гыйлеме – татлы җимеш”, “Балаларым төрле якта”, “Балаларыма”, “Узды яшь гомер”, “Изге мәүлед ае” исемле мөнәҗәтләр бар.

Без туплаган бәетләрнең барысы да диярлек сугыштан соң иҗат ителгән һәм алар шәхси фаҗигаләр белән бәйле. Андый хәлләр элек тә булып торган, хәзер дә бар. Аеруча фаҗигале, телдән-телгә сөйләрлек үзенчәлеккә ия булганнары  халык арасында бәет булып тарала. Автомобиль һәлакәте белән бәйле бәетләр аеруча күп. Бүгенге көндә безнең тупланмага 16 бәет теркәлгән. Аларның дүртесе әле быел гына өстәлде. Бәет чыгаручылар һәр авылда диярлек бар. Аларны халык белә. Бәетне махсус рәвештә, ягъни заказ буенча яздыру очраклары да булгалый. Алар шул гаилә кешеләренә генә билгеле булып, үзешчән әдәби иҗат үрнәге буларак кына яши. Шунысын да искәртик: бәетләрне хәзер телдән сөйләүче юк диярлек. Алар күбрәк язма формада тарала. Моңа бүгенге матбугат та өлеш кертә. Республикабызда чыгып килүче берничә газетада, мәсәлән, бәетләр өчен махсус урын булдырылган. Әлбәттә, бу бәетләрне иҗтимагый, әдәби һәм тарихи яктан әһәмиятле дип әйтеп булмый. Шулай да бәетләрнең әле бүген дә бик актив иҗат ителүе – ул традицияләрнең көчле булуы турында сөйли.

Безнең төбәкнең бүген дә чын мәгънәсендә актив һәм тормышчан жанры – мәзәкләр. Алар халык арасында бик популяр. Кушаматлар белән бәйлеләре дә күп. Тойгелде авылында яшәүче, күп кенә авырлыклар күрүенә карамастан, юмор хисен югалтмыйча, оптимист булып кала белгән Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйк агай сөйләгән мәзәкләр, авылдашлары авызыннан язып алып, китап битләренә теркәгән Мөҗәһит Әхмәтҗанов  мәзәкләре бүгенге көн укучысына, кеше нинди генә авыр хәлдә булмасын, уен-көлкенең дәвалау үзлегенә ия булуын, халык сүзенең яшәешебезне җиңеләйтүче гаҗәп бер көч була алуын искәртә кебек. Мәзәкләрнең көн саен диярлек яңа үрнәкләре туып тора. Халкыбызның җор телле булуы, күңелле һәм җиңел юморны аңлый белүе күренә алардан. Шуның өстенә билгеле бер дәрәҗәдә тәрбия чарасы да булып тора алар..

III. Йомгак

Эзләнү эшебезнең башында без туган якны чынлап яратыр өчен, башта аны белергә кирәк дигән идек. Эш барышында белемнәребезне төбәгебез тарихын аның халык авыз иҗаты үсеше белән бәйләп арттырдык, ягъни чал тарихыбызга үзгәрәк ноктадан торып карый алдык. Бераз вакытка гына булса да әби-бабаларыбыз яшәгән чорлар, алар кичергән кичерешләр, уй-гамьнәре, күргән газап-михнәтләре эчендә яшәдек. Үзебез өчен ничаклы файдалы мәгълүмат тупладык, күпме кешеләр белән очраштык, никадәр фәнни язмалар белән таныштык! Хезмәтебез Мөслим районы җирлегендә таралыш алган фольклор үрнәкләренең без таба һәм туплый  алганнарына күзәтү рәвешен алды.  Әле җыясы күпме материал,  туплыйсы күпме фольклор үрнәкләре калды! Мәсәлән, халык авыз иҗатының афористик жанр төрләренә, әкиятләргә, мифологиягә без әле бөтенләй кагылмадык та. Ә бит бу жанрларның һәрберсен аерым-аерым өйрәнсәң дә искитмәле кызык нәтиҗәләргә тап булырлык. Чыганаклар, фольклор үрнәкләре җитәрлек тупланганда, һәр жанрга аерым тукталып тикшеренү эшләре башларга мөмкин.

Эзләнү эшендә риваятьләргә зур урын бирдек. Аларның күпчелеге халык телендә бик гади формаларда, берәр вакыйганың сөйләүче хәтерендә сакланып калган аерым өлешләре халәтендә генә яши. Алар фән даирәсендә тулы канлы фольклор әсәре буларак танылмыйлар, ягъни без риваять дип телгә алган үрнәкләрне галимнәр риваять жанрына кертеп карамый. Совет чорында аларга сөйләк дип исем бирергә омтылыш ясалган хәтта.  Теоретик һәм гамәли яктан дәлилләнмәгәнгә күрә, фольклорчы галимнәр бу идеяләреннән үзләре үк баш тартканнар. Әмма ни генә булмасын, төбәк тарихы өчен әлеге чыганаклар әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Аларда – халык хәтере, бабаларыбызның үткәне. Алар үз ана телебездә телдән-телгә, буыннан-буынга күчә, шуңа күрә халык үзе дә аны риваять,  кайберләрен хәтта легенда дип тә атый.  Безнеңчә, фольклористикада аларга да урын булырга тиеш.

Шунысы куандыра: татар халык иҗатының әле хәзер дә билгеле бер иҗади үсеш кичерә торган төрләре бар. Алар буенча да эзләнү, тикшеренү өчен җирлек кимемәгән, киресенчә, арта гына бара дигән сүз. Бөек Ватан сугышы чорында барлыкка килгән, әмма кыска гомерле саналган үрнәкләрдән солдат фольклоры дип аталганнары күзәтү өчен кызыклы булган кебек, бездә әле студентлар фольклорына игътибар җитми кебек.

Кыскасы, төбәгебез, телебез тарихының бер кыйпылчыгы булган халык авыз иҗатында өйрәнәсе өлкәләр дә, туплыйсы материал да күп әле. Халык иҗатын ил тарихында булган җитди үзгәрешләр белән бәйләнештә җитәрлек дәрәҗәдә аңлату бүгенге фольклор фәненең әһәмиятле бурычы булып тора.

 

  1. IV. Кулланылган әдәбият исемлеге
  2. Әхмәтгалиев Ә.Ә. Мөслим төбәге: тарихи сәхифәләр. – Яр Чаллы, 2003.
  3. Баһманов Ф.М. Елга башы. – Алабуга: Алмедиа, 2009.
  4. Вәлиева Р. Туган авылым – Иске Вәрәш. – Казан, 2005.
  5. Нигамаев А.З. История Татарстана с древнейших времен до 1552 г. – Елабуга, 1998.
  6. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.
  7. Татар халык иҗаты: Хрестоматия / Төзүчеләре: Урманчеев Ф.И., Миңнуллин К.М. – Казан: Мәгариф, 2004.
  8. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005.
  9. Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001.
  10. Шәрипова Флүсә. Кырынтавым- күңел җырым. – Казан: “Паритет”, 2008.
  11. Юсупов Ю. Чишмә башым – Бикмәчем. – “Минзәлә” газетасы китапханәсе, 2005.

 2009 ел.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki