Әдәби әсәрләрне бәяләү критерийлары
- Идея эчтәлеге (10 балл).
- Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек (10 балл).
- Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре (10 балл).
- Композицион осталык (10 балл).
- Авторның үз стилен булдыруы (10 балл).
Укучыларның фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларын бәяләү критерийлары
- Эшнең фәннилеге (10 балл).
- Заман таләпләренә туры килүе (10 балл).
- Шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну (10 балл).
- Эшнең максатын дөрес билгеләү (10 балл).
- Логик яктан дөрес фикерләү (10 балл).
- Ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясый белү (10 балл).
- Гомуми фикер. (10 балл).
Эзләнү-тикшеренү эшләрен бәяләү критерийлары
- Әзерлек этабы (10 балл): актуаль булу.
- Эшне планлаштыру (10 балл): хәбәрдарлык.
- Эзләнү эшчәлеге (20 балл): фәннилек; мөстәкыйльлек.
- Хезмәтнең язылу формасы (20 балл)
- Нәтиҗәләр, йомгаклау (50 балл): әһәмиятле булуы; системалылык; төзеклек; башка фәннәр белән бәйли белү; креативлык (иҗадилык);
- Проектны тәкъдир итә белү (30 балл): презентабельлек (халык алдында эшне тәкъдир итә белү); аралаша белү; сорауларга ышандырырлык итеп җавап бирә белү.
- Эшкә үзбәя (20 балл)
Бәяләү
Бик яхшы: 160 – 140 балл
Яхшы: 139 – 110 балл
Канәгатьләнерлек: 109 – 80 балл
Эшкә өстәмәләр, төзәтүләр кертү таләп ителә: 79 – 50 балл
Начар эш: 49 – … балл