Укучыларыма

Укучыларның иҗади эшләрен бәяләү критерийлары

Әдәби әсәрләрне бәяләү критерийлары

  1. Идея эчтәлеге (10 балл).
  2. Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек (10 балл).
  3. Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре (10 балл).
  4. Композицион осталык (10 балл).
  5. Авторның үз стилен булдыруы (10 балл).

 

Укучыларның фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларын бәяләү критерийлары

  1. Эшнең фәннилеге (10 балл).
  2. Заман таләпләренә туры килүе (10 балл).
  3. Шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну (10 балл).
  4. Эшнең максатын дөрес билгеләү (10 балл).
  5. Логик яктан дөрес фикерләү (10 балл).
  6. Ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясый белү (10 балл).
  7. Гомуми фикер. (10 балл).

 

Эзләнү-тикшеренү эшләрен бәяләү критерийлары

  1. Әзерлек этабы (10 балл): актуаль булу.
  1. Эшне планлаштыру (10 балл): хәбәрдарлык.
  1. Эзләнү эшчәлеге (20 балл): фәннилек; мөстәкыйльлек.
  1. Хезмәтнең язылу формасы (20 балл)
  2. Нәтиҗәләр, йомгаклау (50 балл): әһәмиятле булуы; системалылык; төзеклек; башка фәннәр белән бәйли белү; креативлык (иҗадилык);
  1. Проектны тәкъдир итә белү (30 балл): презентабельлек (халык алдында эшне тәкъдир итә белү); аралаша белү; сорауларга ышандырырлык итеп җавап бирә белү.
  1. Эшкә үзбәя (20 балл)

 

Бәяләү

Бик яхшы: 160 – 140 балл

Яхшы: 139 – 110 балл

Канәгатьләнерлек: 109 – 80 балл

Эшкә өстәмәләр, төзәтүләр кертү таләп ителә: 79 – 50 балл

Начар эш: 49 – … балл

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*