Укучыларыма

Фәнни тикшеренү белән шөгыльләнүче укучыга ярдәмгә

Исеңдә тот!

  • Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
  • Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (И.Кант)
  • Уйлау – үз-үзең белән бәхәскә керү ул. (И.Кант)
  • Тормышта яхшы белем алу гына җитми, белемеңне дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. (Р.Декарт)

 

Фәнни-тикшеренү эшен башкару этаплары:

– проблеманы билгеләү яки күзаллау;

– проблеманы кую, аның төгәл яңгырашын билгеләү;

– аңлаешсыз мәсьәләләрне ачыклау (өстәмә әдәбият уку, күзәтүләр үткәрү);

– гипотеза билгеләү;

– планлаштыру;

– фәнни проблеманы хәл итәргә кирәк булган мәгълүматлар туплау;

– җыелган мәгълүматларны системалаштыру, анализлау, синтез;

– тупланган мәгълүматларны проблемага карашларың, фикерләрең белән чагыштыру;

– гипотезаңны исбатлау;

– гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау, йомгаклау;

– фәнни тикшеренүләр буенча отчет төзү;

– фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен чыгыш яки фәнни текст рәвешенә китереп, башка тикшеренүчеләр игътибарына тәкъдим итү, яклау.

 

Фәнни-тикшеренү эшенең төзелеше

  1. Титул бите.
  2. Эчтәлек (бүлек исемнәрен, аларның кайсы биттә урнашуын күрсәтү).
  3. Кереш (проблеманың актуальлеге, гипотеза, тикшеренүнең максаты һәм бурычлары).
  4. Төп өлеш (тикшеренү алымнары, тупланган мәгълүматлар турында аңлатмалар – җыелган мәгълүматларны системалаштыру, анализ, синтез; тупланган мәгълүматларны проблемага карашларың, фикерләрең белән чагыштыру; гипотезаңны исбатлау).
  5. Йомгак (тикшерүнең гомуми нәтиҗәләре, гомумиләштерүләр – гипотезаның дөреслеген яки нигезсез булуын бәян итү).
  6. Библиография (кулланылган әдәбият исемлеге).
  7. Кушымталар (рәсемнәр, схема, карта, таблица, фоторәсемнәр һ.б.).

 

Хезмәтнең язылу тәртибенә таләпләр

Югарыда күрсәтелгән структура – фәнни-тикшеренү эшләренә куелган катгый таләпләрнең берсе.

Эш төзәтүләрсез, хатасыз башкарылырга тиеш.

файллар, төрле папкалар куллану киңәш ителә. Эшнең күләме аның конкрет максатына һәм үтәлү шартына бәйле.

Хезмәт А4 форматындагы кәгазьгә компьютерда басыла. Кулъязма хәлендәге эшләр хәзерге вакытта хупланмый.  Конкурс яисә конференция нигезләмәсендә башкача таләп ителмәгән очракта, шрифт – Times New Roman-14, интервал – 1,5, ә полялар 2*2*2*2* үлчәмендә сайлана. Битләр номерлана.

Кушымта эш белән бергә беркетелә. Теркәү өчен пластик файллар, төрле папкалар куллану киңәш ителә. Эшнең күләме аның конкрет максатына һәм үтәлү шартына бәйле.

 

 

Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны үз эченә ала. Анда:

– оешманың тулы исеме;

– фәнни хезмәтнең төре (доклад, реферат, фәнни-тикшеренү эше һ.б.);

– эшнең темасы;

– автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме,  белем алу урыны, сыйныфы яки төркеме, курсы);

– фәнни җитәкче турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эш урыны, вазифасы, гыйльми дәрәҗәсе);

– эшнең башкарылу урыны, датасы күрсәтелә.

Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.

Текстта кулланылган әдәбиятка, чыганакларга  өстөшермә бирелә.

Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.

 

Фәнни-тикшеренү эшен яклау тәртибе

  1. Үзең белән таныштыру.
  2. Фәнни-тикшеренү эшенең темасы (ни өчен бу теманы сайлавыңны аңлат).
  3. Теманың, күтәрелгән проблеманың актуальлеге.
  4. Фаразлау (гипотезаңны әйт).
  5. Тикшеренүнең максаты, бурычлар (конкрет, төгәл булсын).
  6. Тикшеренүдән барлыкка килгән нәтиҗәләр (эш этаплары турында кыскача сөйлә: күзәтүләр, чагыштырулар, анализ, синтез, тупланган мәгълүматларны проблемага карашларың, фикерләрең белән чагыштыр; гипотезаңны исбатла).
  7. Гомуми йомгак.
  8. Сорауларга җавап бирү.

Чыгыш өчен 5-7 минут вакыт бирелә.

 

Чыгыш ясаганда, исеңдә тот:

  • рәислек итүченең рөхсәте буенча гына чыгыш яса;
  • фикереңнең иң кыска һәм мәгълүматка бай вариантын төгәл һәм аңлаешлы итеп әйт (онытма: кыскалыкта – осталык);
  • шушы фән өлкәсенә караган терминнарны гына кулланырга тырыш;
  • сөйләмеңнең интонациясе, эмоциональ төсмерләре әйтелгән фикерләреңнең эчтәлегенә туры килсен;
  • сөйләм телеңдә хаталар булмасын;
  • башкалар фикерен кабатламыйча, үз дәлилләреңнең өстен якларын күрсәт;
  • озын җөмләләр төземә;
  • темадан читкә китмә;
  • башкалар тарафыннан яңа фактлар китерелсә, үз фикереңне үзгәртергә әзер тор;
  • фикерләреңне нигезлә, дәлилләр китер;
  • алып баручының кисәтүләренә һәм тәкъдимнәренә колак сал, башкалар чыгышындагы хаталарны кабатламаска тырыш;
  • бирелгән сорауларга җавап бир, җавап таба алмаганда, “…без туплаган мәгълүматларга нигезләнеп кенә әлеге сорауга җавап бирә алмыйбыз, гафу итегез” дияргә оялма;
  • тыңлаучыларны хөрмәт итүеңне күрсәт;
  • уңайсыз хәлгә калмас өчен, хәбәрдар булмаган мәсьәлә буенча үз карашыңны белдермә;
  • нигезләмәләреңдә дөреслеге, фәннилеге тикшерелгән фактларга гына таян;
  • ышанычсыз урыннардан мәгълүмат җыйма.

 

Чыгышыңда түбәндәге сөйләм формаларын куллан:

  • Безнең фикеребезчә, …
  • Безнең күзәтәләр буенча, …
  • Галим Фәләнов Фәлән бу фактны болай аңлата: …
  • Бу проблема түбәндәге авторларның хезмәтләрендә чагыла: …
  • Фәлән чыганактан алынган мәгълүматлар буенча, …
  • Бу мәсьәләне ачыклау өчен, түбәндәге авторларга мөрәҗәгать иттек: …
  • Тупланган мәгълүматлар түбәндәгеләрне раслый: …
  • Без үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, …
  • Сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк (шуны әйтү урынлы булыр): …
  • Чыгышымны мондый сүзләр белән тәмамлар идем: …
  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт…

 

Фән үрләрен яулауда яңа уңышлар, кызыклы ачышлар телим сиңа, кадерле укучым!

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki