Фәнни-методик эшчәнлек

Проект эше “Язучы Фоат Садриев сайты: иҗат, заман, шәхес” (f-sadriev.hostenko.com/)

Автор: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Теманың актуальлеге

Укучыны мәгълүмат чыганаклары белән эш итә белергә өйрәтү – мөгаллимгә заман куйган таләпләрнең берсе. Ә мәгълүматның хәзер күләме генә түгел, формалары да гаҗәеп төрле, һәм яшүсмерләр, яшьләр арасында аның цифрлы, ягъни электрон форматтагысы бик популяр. Әлбәттә, туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Дәрестә укытучыны, аның белем бирү процессын бернинди компьютер, робот яки камил эшләнгән электрон дәреслек тә алыштыра алмый. Әмма мәктәп укучысын заманча мәгълүмат чыганакларыннан ирекле файдаланырга өйрәтү дә – безнең бурыч. Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә укучылар мәгълүмат туплауны иң беренче китапханәдән түгел, ә Интернет челтәреннән башлыйлар. Чөнки мәгълүмат әзер килеш диярлек, бик аз вакыт эчендә туп –туры өеңә килеп керә бит!

Татар телле кулланучы өчен интернет челтәренең татар сегменты ниләр тәкъдим итә ала соң? Бүгенге көндә татар язучылар иҗатына багышланган сыйфатлы интернет проектлар күп булмаса да, бар. gabdullatukay.rusarasadykova.rurinatmuhamadiev.ru, zolfat-site.narod.rumuzagit.mugallim.commaratkabirov.com,   tufanminnullin.com кебек интернет порталлар үз кулланучыларын күптән тапты. Алар укучыларда әдип иҗаты турында  тагын да тулырак күзаллау булдырырга ярдәм итә, проектлар һәм эзләнү эшләре өчен алыштыргысыз чыганак хезмәтен үти. Әмма болар зур дәрьядан алып эчкән бер йотым суга гына тиңләрлек. Өстәвенә, урта яшьтәгеләр генә түгел, татар яшьләре дә, татар сайтлары, шул исәптән без күрсәткәннәре белән дә әлегә бик аз таныш. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр, шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә. Татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны әкрен, әмма даими рәвештә арта бара. “Татар иле” каталогында (tatarile.org/catalog/tt) татар сайтлары саны бүгенге көндә 700 дән артып китте. Сайтлар саны арту белән бергә, интернетта татар телендә мәгълүмат та арта. Татарча мәгълүмат эзләү бүгенге көндә кулланучыларга буш нәтиҗәләр түгел, ә сайлау мөмкинлеге булган күп төрле мәгълүмат бирә ала, моның нәтиҗәсен белгән интернет кулланучы мәгълүматны татар телендә эзли башлый.

Әйтергә кирәк, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүмат интернет челтәрендә бүгенге көндә бик ярлы. Булган кадәресе ял вакытында да планшет кебек замана хикмәтен кулдан төшермәгән татар кулланучысы ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык дәрәҗәдә түгел. Сүз дә юк, китапны, язучы турында мәгълүмат һәм әдәби әсәрне китапханәдән эзләп укуны бернәрсә дә алыштыра алмый, шулай да бүгенге көндә белем эстәүнең җиңелрәк юллары булганда, рефератны укучы кулдан күчереп утырыр я булмаса кулдан альбом эшләр, дип уйлап та булмый. Әдәби әсәрнең электрон версиясен – планшетына алып укып, аудиоязмасын наушниклардан тыңлап баручы яшьләрне китап укымауда да гаепләргә ярамыйдыр, минемчә.  Әлеге проблемаларның актуальлеген истә тотып, 2014 елның февраль аенда интернет челтәрендә “Язучы Фоат Садриев сайты: иҗат, заман, шәхес” исемле яңа проект булдырылды.

 

Проектның максаты

Язучы-прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев шәхесен һәм иҗатын татар телле интернетта таныту һәм пропагандалау.

 

Бурычлар

  1. Интернетның татар өлешен якташ язучыбыз Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев шәхесе һәм иҗаты турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат белән тутыру.
  2. Интерактивлыкны, сайтның даими эшчәнлеген тәэмин итү.
  3. Укучыларны китап укуга һәм эзләнү эшенә җәлеп итеп, проектны укытуның тәрбияви һәм белем бирү максатларын тормышка ашыруда файдалану.

 

Проектның төремәгълүмати

 

Формасы – интернет-сайт

 

Адресыhttp://f-sadriev.hostenko.com/

 

Эш этаплары

  1. Язучы шәхесенә һәм иҗатына караган интернет материалларының санын һәм сыйфатын өйрәнү, бер урынга туплау.
  2. Мөслим районы үзәк китапханәсендә тупланган материалларны өйрәнү, цифрлаштыру.
  3. Тупланган матриалларны системага салу, сайтның структурасын эшләү.
  4. Сайт өчен хостинг һәм идарә системасы сайлау.
  5. Сайтның дизайнын сайлау, мәгълүмат белән тутыру һәм интерактив мөмкинлекләр булдыру.
  6. Сайтны таныту.

 

Проектның үзенчәлекләре

Сайт баш биттән, алты төп бүлектән һәм Фоат аганың иҗат эшчәнлеген чагылдыручы рубрикалардан гыйбарәт.

Горизонталь менюда урнашкан төп бүлекләр әдипнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү, фотолары, видеоязмалар, әсәрләренең сәхнәдә куелышы турында мәгълүмат тупланган аерым сәхифәләр буларак тәкъдим ителә.

Вертикаль меню язучы иҗат иткән публицистик язмаларны, тәнкыйть мәкаләләрен, җыр текстларын, яңалыкларны үз эченә ала. Әлеге менюда урнашкан барлык материал төп биттә күренеп бара.

Кулланучы өчен сайтта төрле функциональ мөмкинлекләр тудырылган:

  • теләгән һәркем, үз электрон әрҗәсенә килерлек итеп, сайт яңалыкларына языла ала;
  • һәр язмага фикер язып калдырырга мөмкин;
  • фикер калдырылган язмаларда яңа фикер булган очракта, хәбәр килерлек итеп көйләү мөмкинлеге бәхәстә катнашу мөмкинлеге тудыра;
  • сайт язмалары белән социаль челтәрләрдә тиз һәм уңайлы уртаклашырга мөмкин;
  • “Эзләү” функциясе эшли;
  • күп укылган язмалар күрсәтелеп барыла;
  • сайтны кулланучыларның саны, аларның географиясе турында мәгълүмат туплана;
  • PSS тасмадан яңалыклар белән танышып барырга мөмкин.

Сайтның кимчелекләреннән барлык функциональ төймәләрнең һәм диалог язмаларының татар телендә генә эшләмәвен, материалның әле тулы булмавын, доменның беренче дәрәҗәдә урнашмавын күрсәтергә мөмкин.

WordPress идарә итү системасында эшләүче әлеге сайт интернетны татарча сыйфатлы ресурслар белән баету юнәлешендә тагын бер адым булыр дип уйлыйм. Аны даими тулыландырып торырга һәм халыкка файдалы мәгълүматлар белән тутырырга Ходай вакыт һәм рухи көч бирсен, Фоат аганың каләме иҗат утыннан янып торсын, тагын да безне яңа язмалары, матур әсәрләре белән сөендерсен, диясе генә кала. Ә без, үз чиратыбызда, аның иҗатын укучыларыбызга интернет челтәре аша да җиткерергә әзербез.

 

Кулланылган әдәбият

  1. Әмәк Ф. Елга ага да ага… // Казан утлары. – 2001. – № 3. – 181–183 б.
  2. Баһаутдинов Ф. Без Мөслим балалары. – Казан: Идел-Пресс, 2006.
  3. Вәли-Барҗылы М. Намуслы кешеләр // Казан утлары. — 2008. — №1.
  4. Җамалетдинова Ф. Гөнаһ җәзасыз калмый // Мәйдан. — 2010. — №3.
  5. Садриев Ф. Авылдан хатлар: яшәешебезгә тәнкыйди бер караш.- Казан, 2009.
  6. Садриев Ф. Адәм әүлиясе: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
  7. Садриев Ф. Аппаккай: балалар өчен хикәяләр, әкиятләр һәм сәхнә уеннар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.
  8. Садриев Ф. Ач тәрәзәң: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
  9. Садриев Ф. Бәхетсезләр бәхете: роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
  10. Садриев Ф. Бәхетсезләр бәхете: роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
  11. Садриев Ф. Бәхетсезләр бәхете: роман. – 3 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.
  12. Садриев Ф. Бәхетсезләр бәхете: роман-трилогия. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
  13. Садриев Ф. Безнең гомер язлары: драмалар һәм комедияләр. — Казан: Рухият, 2005.
  14. Садриев Ф. Ике икең – ундүрт: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.
  15. Садриев Ф. Көлми торган кеше: повестьлар, хикәяләр, юморескалар. — Түбән Кама: «Ихлас» нәшрияты, 2004.
  16. Садриев Ф. Таң җиле: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.
  17. Садриев Ф. Таң җиле: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.
  18. Садриев Ф. Таң җиле: роман. — Казан: ШЭ Корбанов Р.Х., 2011.
  19. Садриев Ф. Тозлы бал: драмалар, комедияләр, скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
  20. Садриев Ф. Шаһзаманов эше: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
  21. Хуҗина Э. Үкенерлек булмасын // «Яңарыш». — 2012. — 3.03.2012.
  22. Шәрипов Ә.Ә. Яшәү көче табарсың.
  23. http://adiplar.narod.ru/
  24. http://muzagit.mugallim.com/
Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*