Фәнни-методик эшчәнлек

Интернет-сайтларны укытучыларның IT-компетентлыгын үстерү максатында файдалану тәҗрибәсеннән

(Милли мәгариф белгечләренең Мөслимдә узган республика семинарында ясаган чыгыш. 2014, октябрь)

Мәгариф системасы укытучының һөнәри осталыгына зур  таләпләр куя. 2015 нче елның 1 нче гыйварыннан гамәлгә керәчәк “Укытучының һөнәри стандарты”нда да мөгаллимнең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә компетентлылыгына аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге шартларда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итүнең бер чарасы итеп без интернет сайтларны сайладык.

2010 нчы елда нигез салынып, 4 ел дәвамында үсеш-үзгәреш кичергән район методик берләшмә сайты мөгаллимнәребезнең IT-компетентлыгын үстерүдә яңа бер адым булды. Башта narod.ru хостингында кулдан төзелеп, хәзер инде заманча WordPress платформасында эшләүче сайтыбыз иң беренче чиратта мәгълүмат чыганагы буларак хезмәт итә: аңарда районыбызда барган вакыйгалар, республика һәм дөньякүләм мәгариф, фән, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать яңалыклары урын ала. Биредә мөгаллимнәребез алдынгы эш тәҗрибәсе, методик табышлар, дәрескә кирәкле материаллар белән бүлешә.

Сайтыбызның эш юнәлешләре горизонталь һәм вертикаль меню эчтәлегеннән күренә.Уңайлы навигация системасы кирәкле мәгълүматны тиз арада табарга ярдәм итә. Сайт кулланучыларының көннән-көн арта баруы – безнең эшчәнлегебезнең кирәклеген күрсәтеп торучы дәлил. Сайтыбыздагы яңа материалларга төрле социаль челтәләрдә анонослар куеп барабыз. Бу юнәлештә эшләү дә кулланучыларыбызны арттыра, элемтәләрне ныгыта дип уйлыйбыз.

2011 елда сайтыбыз “Белем җәүһәрләре” бөтендөнья бәйгесенең 3 нче дәрәҗә, 2012 нче елда – 2 нче дәрәҗә, 2013 елда 3 нче дәрәҗә дипломына лаек булды. Сайтыбыз шулай ук “Татнет йолдызлары – 2011” халыкара интернет сайтлар бәйгесенең кызыксындыру бүләген дә алды. Ниһаять, быел сайтыбыз “Белем җәүһәре” исемен яулап, мәгълүмати технология белгечләре тарафыннан югары бәяләнде.

Методик берләшмә эшчәнлегенең бу юнәлешен нәтиҗәле дип әйтә алабыз: районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәрестә һәм класстан тыш чараларда  интернет материалларыннан, төрле гамәли програмалардан, мультимедияле әсбаплардан оста файдаланып заманча белем бирәләр, үзләре дә сайтлар төзеп, киң җәмәгатьчелек алдында иҗат отчеты тоталар. Берничә мөгаллимнең шәхси сайты интернет киңлекләрендә үз урынын яулады. Сез алар белән күргәзмәдә якыннанрак таныша алдыгыз. Шәхсән мин үзем һәм Хәкимова Гөлнара Шәрип кызы бөтендөнья челтәрен укучыларның проект эшчәнлеген оештыру максатында да файдаланабыз, шуның белән балаларны татар телле аудиториягә ныграк җәлеп итүгә ирешәбез, туган телдә белем алуның өстенлекләрен күрергә һәм аңларга ярдәм итәбез.

Югарыда әйтелгәннәр барысы да мөгаллимнәребезнең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә компетентлы белгечләр булуын күрсәтә. Алга таба алдыбызда бурычлар күп. Безнең әле дистанцион белем бирү технологияләрен ныклап торып өйрәнәсе, онлайн режимда эшләү, социаль челтәрләрнең мөмкинлекләрен, күмәк эш документлары белән нәтиҗәле эш ысулларын уку-укыту процессына актив кертеп җибәрәсебез бар. Мәгълүмати технологияләр айлап түгел, сәгатьләп үсеш кичергән дәвердә татар теле мөгаллимнәренә һич кенә дә заманнан артта калырга ярамый. Шул чакта гына без дәүләтебез куйган бурычларны уңышлы үтәп чыга алачакбыз, шул вакытта гына безнең таләпчән  укучыларыбыз, ата-аналарыбыз алдында йөзебез ак булачак.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, muslumtat.ru сайты администраторы

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*